Соры Бүре белән Озынколак бездә кунакта.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Соры Бүре белән Озынколак бездә кунакта.

( башлангыч сыйныфлар өчен дидактик әкият)

                                   Гыйляҗиева Альбина Николай кызы

                           126 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2014ел

Максат:

  •          Юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрне киңәйтү;
  •          Урамда йөрү кагыйдәләренең кайберләре белән танышу;
  •          Светофорның эшчәнлеге турындагы белемнәрне ныгыту;
  •          Юл йөрү билгесен – зебраны танып белергә өйрәтү;
  •          Балаларда бер – береңә ярдәм итү сыйфатын тәрбияләү.

Җиһазлау :

           Куян, Бүре киемнәре, светофор макеты, зебра, Бүре фотосурәте, машиналар, агачлар, юл, музыкаль бизәлеш.

( Сихри көй яңгырый)

Укытучы. Борын – борын заманда түгел, безнең көннәрдә булган ди бу хәл бер бик зур шәһәрдә. Шәһәр урамында машиналар бик күп ди, ә җәяүлеләрнең саны тагында күбрәк ди.

Шушы матур шәһәргә урманнан килгән ди Озынколак белән Соры Бүре. Балалар, тротуардан кемнәр килә анда?

Балалар. Озынколак

Укытучы. Ә арттарак Соры Бүре   түгелме?

Балалар. Әйе, әйе, Соры Бүре килә.

Укытучы. Озынколак ничек килә?

Балалар. Озынколак әкрен генә килә.

Укытучы. Балалар, Соры Бүре кая ашыга? Әнә, кешеләргә дә бәрелә дә сугыла. Әйдәгез, Соры Бүрене туктатыйк та, нәрсәне дөрес эшләмәвен аңлатыйк.

( Музыка астында Бүре керә, балалар аны туктаталар)

Балалар. Бүре, Бүре, Бүрекәй, тротуарда әкрен генә, тыныч кына, кешеләргә бәрелмичә генә йөрергә кирәк.

Соры Бүре. Ничек телим, шулай йөрим, Озынколакны куып тотасым бар.

Балалар. Юлга килеп җиттек, тукта Бүре, як – ягыңа кара, каршыңа машина килеп чыкмасын, таптап китмәсен.

Укытучы. Әнә, балалар, Озынколак башта туктады, аннан як – ягына карады, машина күренмәгәч, тыныч кына китеп барды.

Соры Бүре. Ә мин белми идем. Һәрвакыт чабам, моннан соң сагырак булырмын.

Укытучы. Балалар, юлның икенче ягына чыгарга кирәк, нишләрбез икән?

Соры Бүре. Сезнең белән сөйләшеп Озынколак Куянкайны күздән югалттым, әйдәгез, тизрәк, юлда бер машина да юк, чыгып калыйк.

Балалар. Син нәрсә Бүрекәй. Моннан юлны үтәргә ярамый.

Соры Бүре. Чабам да чыгам, нәрсә булган ди?

Укытучы. Балалар, Соры Бүрегә юлның икенче ягына кайдан чыгарга икәнен күрсәтегез әле.

Балалар. Зебрадан чыгарга кирәк. Әнә Озынколак әкрен генә шуннан чыгып бара.( Куян зебрадан икенче якка чыга, әкрен генә музыка яңгырый)

Соры Бүре. Нәрсә соң ул зебра? Зебра бит зоопаркта гына була.

Балалар. Юк, Бүрекәй, зебрага охшаган юл була, кара полоса, аннан соң ак полоса, аннан тагын кара полоса . Менә шундый юлны зебра диләр.

Укытучы.Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен юлны машина булмаганда да тиешле урыннан гына чыгарга кирәк?

Балалар. Җәяүлеләр өчен махсус юлны үтү урыннары бар. Анда светафор куелган. Ул безгә юл күрсәтә. Туктап торыргамы, әллә юлны аркылы чыгаргамы?

Соры Бүре. Светофор сөйләшә белми бит ул.

Балалар. Ул күзләре белән күрсәтә.

Укытучы . Балалар, Бүрекәйгә әйтегез әле, светофорның нинди күзләре бар?

Балалар. Кызыл, сары, яшел.

Укытучы .Дөрес балалар. Бүре дус, ул күзләр берьюлы янмыйлар, ә чиратлап яналар. Ә менә кызыл күз янганда юлны чыгарга ярыймы?

Балалар. Юк, ярамый. Машина таптап китәргә мөмкин.

Соры Бүре. Дуслар, сары төс янды, ә машиналар нигәдер тормоз тоталар?

Балалар. Сары төс кисәтә, туктарга әзерлән ди. Машиналар туктарга әзерләнәләр.

Укытучы. Балалар,светофорда яшел ут янды. Озынколак безнең алдан юлны чыгып бара. Әйдәгез, Соры Бүрене дә алып чыгыйк ( алып чыгалар)

Балалар, Соры Бүре юл йөрү кагыйдәләрен бозса, нәрсә килеп чыгарга мөмкин иде?

Балалар. Автомобиль тәгәрмәче астында калган булыр иде.

Укытучы. Фаҗига килеп чыкмасын өчен без, балалар, нишләргә тиеш?

Балалар. Юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәргә тиеш.

Укытучы. Дөрес, балалар. Сез Соры Бүрене бәләдән коткарып калдыгыз.

Соры Бүре. Рәхмәт, дусларым. Моннан соң мин Озынколак белән дуслашырмын. Аның белән бергә юл кагыйдәләрен бозмый гына йөрермен. Сезгә сүз бирәм. Рәхмәт йөзеннән истәлеккә фотосурәтемне калдырам ( фото бүләк итә).

Укытучы. Балалар, әйдәгез Соры Бүрегә үзебез ясаган светофорны бүләк итик. Ул аңа юл кагыйдәләрен онытмаска булышыр. ( светофор бүләк итәләр)

Соры Бүре. Рәхмәт сезгә, минем өчен бу кадерле бүләк. Озынколакка да күрсәтим әле. Саубулыгыз.( Чыгып китә)

Укытучы. Балалар, Соры Бүрегә нинди кагыйдәләрне өйрәттек, үзебездә онытмыйк, әдәгез искә төшерик әле.

Балалар. 1. Юлның икенче ягына махсус, җәяүлеләр өчен булган, юлдан гына чыгарга

2. Светофорның сары төсе кисәтә

3. Светофорда яшел ут янмыйча юлны үтәргә ярамый

4. Юлны ашыкмыйча, тыныч кына үтәргә кирәк

Укытучы. Бик дөрес, балалар. Шушының белән безнең әкиятебез тәмам.

 

               

У вас нет прав для создания комментариев.