Әнием минем
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Мәрхәмәтле безнең әниләр.

                                                                                       

                                                                                              Иң йомшак куллар,

Иң көчле иңнәр-

Тик әниләрдә,

Юк аңа тиңнәр.

  Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше! Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, татлы яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы –шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез. Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да. Әниләр – сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме!

 Сез безнең нәселебезне, милләтебезне саклап калгансыз. Халкыбызның олылыгын, бөеклеген югалтмагансыз. Батырлар яуга барганда, сезне уйлап, үзләренә көч – күэт иңдергәннәр. Җәлилчеләр үлем алдыннан сезне күз алдына китереп, сезне исләренә төшереп елмайганнардыр.Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламаслар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә? Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә батырлар? Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда?

     Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәүче кем? Ана! Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Иң дөрес юлны да ана күрсәтер. Аналарның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау - сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олылырга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә бишек җыры, ана назы аша салына.

 Әни! Әнием! Әнкәем! Нинди матур сүзләр! Кадерләп, назлап әйтәбез без аларны. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәебезгә шулай дәшәбез.

 Әнием, мин якты дөньяга килгәч тә, үзенең кочагына алып : “Балам!” – дип дәшкәндер. Һәм шушы көннән алып аның барлык уйлары, борчулары нәни сабые-минем  турыда булгандыр. Елап уянган вакытларым булса, үзенең йомшак куллары белән иркәләгән, бишек җыры көйләп тирбәткән.

Сөекле әниемнең

Борчыгандыр җанын

Күңелемнең көйсез һәр чагы,

Еласам юаткан,

Иркәләп уйнаткан

Әниемнең җылы кочагы.

 Әнкәйләрне саклагыз, аларны ялгыз калдырмагыз!

 

У вас нет прав для создания комментариев.