Яңа буын стандартлары кысаларында әдәбият укыту үзенчәлекләре.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Яңа буын стандартлары кысаларында әдәбият укыту үзенчәлекләре.

                                                     Ф.Ә.Шәйдуллин.З.Н.Исламова.

                                                                                        Әлмәт шәһәре,2 нче лицей.

       “Шәкертнең рухында аң уяту, шуңа тырышу иң беренче          шартлардан. Укыган, ятлаган нәрсә онытыла, онытылмаса да,     телдә генә йөрергә мөмкин. Бу бик аз. Төп максат: шул нәрсәләр   рухыбызның үз хәзинәсе булып китсен.   Рухыбызда шул хакта             мәсьәләләр тусын. Гакылымыз, шөбһәләр, ялгышулар, аңлашулар      табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү мөгаллим тарафыннан шәкерт   аңына салынган орлыклардадыр” (Г.Ибраһимов)                                                                                                                                             

  “Ничек укытырга?” — дигән сорауга ап-ачык һәм иң уҗай җавап булып хезмәт иткән әлеге концептуаль фикерләр тезмәсе — “Нәрсә укытырга?“ — дип борчылуларыбызга җавап табуның да алыштыргысыз һәм киңәйтелгән эзләнүләр моделе булып тора.

Бүген безгә тәкъдим ителгән  татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты белем эчтәлеген заман таләпләренә туры китереп яңарту, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү бурычларын хәл итү максатында төзелгән. Ул һәр баланың татар әдәбиятыннан яхшы сыйфатлы белем алуга хокукын гарантияли, һәр укучыга тигез мөмкинлекләр тудыра, гомуми белем бирүнең төрле баскычларындагы укыту программаларының бәйләнешен булдыра, укучыларнын психик һәм физик сәламәтлеген саклый, артык эш күләменнән азат итә, укучыларны һәм укытучыларны социаль яклауны тәэмин итә.

Стандарт нигезендә татар әдәбиятыннан белем күләме билгеләнә, гомуми башлангыч, гомуми төп һәм гомуми урта (тулы) белем программалары, укыту-методик комплектлар эшләнә, гомуми белем бирү учреждениеләренең укыту планы төзелә.

Белем эчтәлеге  заманча дәрес таләпләреннең җирлеге буларак тәкъдим ителгән татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты проектының төп эчтәлеге, нигездә, Г.Ибраһимовның  теләк — омтылышларына туры килә.Иң мөһиме: һәм укытучыга, һәм укучыга иҗат итү өчен мөмкинлекләр, шартлар тудырыла. “Традицион” уйламаучыларны аңлаучылар бермә-бер артыр дигән өмет тә туа.

Билгеле, иҗади фикерләр офыгы заман таләп иткәнчә киңәя алмый.Чөнки бүген киңәйгән офык мөмкинлекләрен, иҗади мәйдан биргән алшартларны тиешенчә файдалану өчен көтелгән ихтыяҗ әлегә юк, теләктәшлек тә көтелгән дәрәҗәдә түгел. Хәтта иҗадилыкка мөккиббәннәрне дә билгесезлек, мәгариф өлкәсендәге бихисап реформалар сагайта. Ә иртәгә башка фәннәр белән бер рәттән расписаниядә (фәннәр җәдвәлендә) үз фәнен күрү өметен югалтып барган татар теле һәм әдәбияты укытучылары — билгесезлек, “яңа мәктәп” системасына күчеш хәрәкәте китереп тудырган кыенлыклар белән беренче очрашучылар. Чор кайнарлыгын тойган мөгаллимнәр янә җиде юл чатында калды: элеккечә укытып булмый, яңача укытуга кыюлык та, мөмкинлек тә, хезмәтеңә ихтыяҗ да канәгатьләнерлек түгел.Чөнки заманча дәрес нәтиҗәле, гамәли: бала — ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булырга тиеш. Әлегә ни ата-ана, ни җәмгыять   кызыксынуы кирәгенчә сизелми.

Билгеле: нәтиҗәлелекне күтәрү, гамәли эшчәнлекне методологик югарылыкта үткәрү мөгаллимнәрнең дәресне планлаштыруның гаммәлдә булган ике моделен (традицион, үстерелешле технология) куллана алу талантына күпмедер дәрәҗәдә бәйле.

Функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм зур шәхес тәрбияләүдә әдәбият фәне мөмкинлекләрен куллану укытучының зыялылыгына, актив тормыш позициясенә гомуми компитетлыгына бәйле булу да бәхәссез. Әмма алда әйтелгән максатка — күчеш шартларында әдәбият дәресләренең нәтиҗәлелегенә ирешүдә төп алшартларның берсе — әдәбиятның гомуми белем бирүнең эчтәлеге (фундаменталь төше) булган әдәби әсәрләрне дөрес сайлау. Һәм тәкъдим ителгән сүз сәнгате үрнәкләрен фикер, зиһен үстерү мәйданы буларак, куллану. Фикер һәм зиһен үсеше, мәгълүм булганча, фәлсәфи фикер үсеше нигезендә генә күзәтелә. Бу юнәлештәге уңышлы нәтиҗә иң әүвәл “…белем алуга теләк, омтылыш, ягъни һәвәслек, уку мотивиациясе булдыруга бәйле.”(М.ИМәхмүтов)                                                                                                           Кызыксыну, белем алуга теләк тудыру дәрес структурасының бертөрлелегеннән тизрәк котылуны таләп итә. Дәрестә эшлекеле психологик халәт тудыру, укучыларда булган киеренкелекне йомшартырту да һәвәслеккә якынайтучы адымнар.

Әдәби әсәрне өйрәнү дәресләренең эчтәлеген укылган әсәрне (өзекне) берничә тапкыр кабатлап сөйләү, укучыдан үзенә ошаган урыннарны кат-кат укыту кебек күңелсез (не интересно) мизгелләр тудырган эш төрләреннән мөмкин кадәр кыюрак  арынырырга кирәк.

Дәрес эчтәлегенең төп тукымасы, әдәби әсәр эчтәлеге булса да, әдәби әсәрләрне сайлап алуда “яңа мәктәп” стандарты тәкъдим иткән критерийларны (төп таләпләрне) саклау зарур. Ягъни, дәрескә өйрәнү объекты итеп алынган әдәби әсәр сәнгатьнең бер төре буларак өйрәнерлек һәм алар укучыда милли горурлык тудырырлык, угыл-кызларыбызның инсани, әхлакый яктан үстерерлек, матурлыкка, яшәешкә хөрмәт уятырлык (Миннегулов Х.Й.) йөкләмәне гамәгә ашыруда төп ярдәмче булырга тиеш.

Олуг мөгаллимебез 1910 нчы елда тәкъдим иткән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” дигән хезмәтенең сүз башында: ”Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә латыйф булып,анчак гүзәл вә  мөкатдәс нәрсәләрне  генә сөючән булалар”-  дип язган иде.

Димәк, әдәбиятның төп йөкләмәләреннән берсе булган тормышка әзерләү, әхлак тәрбиясе бирү — балага таныш булган күренешләрне, матурлык вә гүзәллекне тасвирлаган әсәрләр аша гына көтелгән нәтиҗә бирә. Чын күңелдән соклана белү тойгысы тәрбияләү, үз — үзеңә читтән карау (үз-үзеңне тәрбияләү) мөмкинлекләре, безгә калса, нәкъ менә бала күңелендә “таң ату, салават күпере күренү, торналар кычкыруы, усак яфраклары шаулавы кебек күренеш — мизгелләр бала күңелендә” телгә килгәндә аңа “эндәшкәндә” мөмкин. Сүз сәнгатенең көчен сизелмәгәндә генә торналар кычкыруында моң-сагыш, был-был тавышына тиң аһәңнәрне ишетеп була (Г.Каһиров). Бу очракта без әсәрнең ”эстетик җегәре“ (Ф.Хатипов), әсәрнең мавыктыру, сокландыру сәләтен күздә тотаыбыз. Инсанны  укуга актив күзәтүче булудан гайре күңел һәм зиһен белән кабул итүче буларак күзаллыйбыз. Әмма гамәлдәге дәреслекләрдә  китерелгән өзекләр һәм  яңа мәктәп шартларына тәкъдим ителгән әсәрләр ,нигездә, “бичара”, ”бәхетсез” геройлар йогынтысы белән “тәрбияләүче”  әдәби үрнәкләр. Аеруча мәгънәви эчтәлеге һәм бөтенлеге булмаган өзекләр нинди генә иннавацион метод-алымнар кулланганда да “яңа мәктәп” таләбенә туры килгән дәрес эчтәлеген бирә алмый. Безгә калса, чишелеш  бик гади: тәкъдим ителгән әсәрнең, нинди жанрда, эчтәлек — компазицион төзелештә булуына карамастан, берничә җөмләдән торган өзек булса да адресатка җиткерелергә тиешле фикере булырга тиеш.                                                                                                                            Теге яки бу герой урынында булып карарга тәкъдим итү, образ — персонажларны, герой — каһарманнарны уңай яки тискәрегә бүлеп карау гадәти күнегелгән эш төрләре.       Теге яки бу герой урынында булып карарга тәкъдим  итү һич      тә заман героен эзләгән укучыны канәгатьләндерми. Укучы катлаулы борчулы, мәрхәмәтсез заманда үз күзләре белән очраткан неготивларны ,әсәр укыганда, исенә төшерә, үз карашын белдерергә омтылганда гына   адресат автор тарафыннан уйлап табылган, яки кабат торгызылган “чыбарллыкны” (Заһидуллина)  мәгълүм бер сүзләр тезмәсе генә (Хализев) булмавын һәм бу сүзләрнең башка текстлардан, аерылып  торуын аңларга омтыла.Һәм нәтиҗәдә  автор авазын  (Зимина) үзенчә ишетә  .”Алмачуар”дагы Закир белән озак итеп бәхәсләшә, ”Исемдә калганнар”дагы бөек Тукайны бүләк иткән ана язмышы хакында озак кына  уйланып йөри.”Ташырылмаган хатлар”дагы Галия белән дә  тиз генә бәхәсләшеп тә ала.Әмма моның  өчен,  һәр сүзне, сүзтезмәне.җөмләне , ахыр чиктә, текстны кабат сүтеп җыярга, фикри хасиятне табарга өйрәтергә кирәк.Билгеле, моңа бары әдәби әсәр әсәр эчтәлеген аңлауга мөнәсәбәтле теоретик төшенчәләрне, әдәбият белеменә керештән башлангыч мәгълүматны билгеле бер эзлеклелектә өйрүнүне макатчан юнәлеш итеп алырга, методологик нигезен  тәкъдим итәргә кирәк.   Сүз сәнгатенең образлы табигате тукымасына  “керә алу” теләге тудыру юнәлешендә күпмедер нәтиҗәгә ирешү өчен әдәбият дәресләрендә коммуникатив методның кайбер үзенчәлекле алым — формаларын куллану мөмкинлекләрен эзләү юнәлешендә тотрыклылыкка аерым игътибар итътүне таләп итә.

Сүз сәнгатенең образлы табигате тукымасын “керә алу” теләге тудыру юнәлешендә күпмедер нәтиҗәгә ирешү өчен әдәбият дәресләрендә коммуникатив методның кайбер үзенчәлекле алым — формаларын куллану мөмкинлекләрен эзләү юнәлешендә тотрыклылыкка аерым игътибар итътүне таләп итә.

Без дәресләребезне бик тә гади форадан — шигъри мизгелләрдән башлыйбыз. Укучылар үзләре сайлап алган “параоль” һәм “кодлар” (вариативлык), әсәр эчтәлегеннән тормышта очрау ихтималы булган ситуацияләрен эзләү, язучы белән “ачык хат аша бәхәсләшү, вакыйгалар эзлеклелеген” күрсәткән фильм сценариясен язу, презинтациясен ясау, дәрес моделен төзү, үзе төзегән дәрес проекты белән” укытучы “вазифасын башкару кебек эш төрләрен дә  бик теләп кулланалар.

Әлеге эш төрләре фикер йөртүне геә үстереп калмыө, өсөр эчтәлеген рациональ зиһенгә ъсалуга һәм  Гамил Афзал юморында тәкъдим итегән фикер эчендәге фикерне табуга да ярдәм итә.

В.В.Карнаухованың :..әдәби текст укучыда әдәби тел культурасы формалаштыру белән бергә, белем ала торган тел аша дөнья сурәтен фәлсәфи кабул итүгә дә ярдәм итә  дигән фикеренең актуальлеген  истә тоту да зарур.

Әдәбиятны, яшәешне педагогик, фәлсәфи, әхлакый яссылыкта күрергә өйрәнү, әдәби әсәрнең объектив җәмгыятьнең Адамизатка (А.Хәлим)  язучы каләме очындагы субъектив чагылышы икәкенә инандыру өчен дәрес эчтәлеге тукымасы булган әсәрне дөрес сайлау — төп алшарт.Әлеге юнәлештә ялгышмас, адашмас өчен яңа буын федераль дәүләт белеем бирү кысаларында әдәбият укытучыга күчеш этабында остазларыбыздан Г.Ибраһимовның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре“(1913), Г.Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият”(1910) һәм Г.Исхакыйның ”Тукай мәктәптә” дигән хезмәтләрен, Р.Фәхретдиновның педагогик карашларын янә бер күздән кичерүдән башларга кирәктер.

У вас нет прав для создания комментариев.