Исәнмесез, Тукай абый!
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

       Исәнмесез, Тукай абый!

         Сезгә Радмир исемле малай хат яза. Мин Минзәлә шәһәре 1нче урта мәктәбенең 4нче сыйныфында укыйм.

         Сагынып көтеп алган апрель ае җитте. Ямьле апрель ае.... Табигатьнең иң матур ел фасылы. Карлар эреп урамнардан гөрләвекләр, елгаларда бозлар агып китә, табигать уяна, кошлар сайрый. 131 ел элек, шундый матур бер көнне, сез дөньяга килгәнсез. Бу 26 нчы апрель көне була.

   Тукай абый! Үземне белә башлаганнан бирле сезнең исем миңа бик якын. Башта сезнең әкиятләрегезне, шигырьләрегезне әти-әниемнән, әби-бабамнан, аннары балалар бакчасында тәрбияче апалардан ишетеп белдем. Сезнең иҗатыгыз миндә кызыксыну, соклану хисләре уятты. Мәктәпкә укырга килгәч, мин сезнең турыда тагын да күбрәк белдем. Сезнең ачы һәм катлаулы язмышыгыз тетрәндерде. Сез нибары 27 ел яшәгәнсез. Шул кыска гына гомерегездә бик зур мирас, рухи байлык калдыргансыз. Сезнең әсәрләр 32 халык теленә тәрҗемә ителгән. Тукай абый, сез татар халкының гына түгел, ә барлык халыкларның да уртак шагыйре, якты юл күрсәтүчесе.

Тукай абый, сезне бер генә көнгә булса да кайтарасы иде! Үзегезне ничек яратуларын күреп, шатланыр идегез. Һәр ел саен халкыбыз сезнең туган көнегезне, зурлап, билгеләп үтә. Сәхнәләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сезнең иҗатыгызга багыш­лап, әдәби кичәләр уздырыла. Сезнең иҗат буенча иң оста шигырь сөйләче һәм рәсем ясаучы бәйгеләре оештырыла. Иң зур бәйрәм республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Сез иҗат иткән әкиятләр, шигырьләр буенча ясалган кызыклы һәм матур мультфильмнәрне күреп нәрсә әйтер идегез икән?!

Республикабызда Тукай исемендәге район һәм колхозлар бар. Казанда, Минзәләдә һәм башка шәһәрләрдә Тукай исемендәге урамнар да бар. Татар культурасы, әдәбияты, сәнгате өлкәсендә ирешкән зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артистларга, рәссамнарга Тукай премиясе бирелә. Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театры янында, Куйбышев мәйданында Г.Тукай һәйкәле куелган. Казанда, Арчаның Яңа Кырлай авылында сезгә, Тукайга багышланган музейлар бар.

Сез безнең күңелләрдә мәңге сакланырсыз.

                          

                                                Сезнең иҗатыгызны яратучы Радмир

                                                                                                                            10.04.2017.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Хамитов Радмир Флерович

4

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №1» города Мензелинска Республика Татарстан

Шайхелмарданова Чулпан Тавиловна

«Литературное творчество»

У вас нет прав для создания комментариев.