Тукай яши...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Тукай яши...

   Габдулла Тукай исеме еллар үткән саен тормышыбызда тагын да әһәмиятлерәк урын алып тора дип уйлыйм мин. Тукай исеме, Тукай иҗаты белән һәр язучы үзенең әсәрен чагыштырып карыйдыр, мөгаен. Чагыштырып карый дип әйтү, бәлки, дөрес тә булмас, ә үзенең иҗатына Тукай каләме аша бәя бирергә омтыладыр, иҗатының кимчелекле якларын аның иҗаты биеклегеннән торып бәяли аладыр.

Тукай - татар галәмендә якты йолдыз дип юкка гына әйтмиләр. Тукай сүз сәнгате аша безгә, балаларга, күпме фикер әйтеп калдырган. Аналар үз балаларын тәрбияләү юнәлешендә Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен укып күпме нәсыйхәт, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтә алалар. Мәсәлән: “Акбай” шигырендә балаларны яшьтән үк хезмәтне яратырга, эш сөючән булып үсәргә чакыра. ”Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырендә аң-белем алу мактала.

Туган тел. Һәр халыкның үз теле, моңы, тарихы, гореф-гадәтләре бар. Безнең телебез-татар теле. Гасырлар дәвамында камилләшеп безнең көннәргә хәтле килеп җиткән сөекле, газиз туган телем. Татар телебез турында күпме шигырь, мәкалә, матур сүзләр язылган. Әмма туган тел турында иң дөрес фикерне Тукай үзенең “Туган тел” шигырендә әйтеп биргән. Татар халкының гимнына әйләнгән әлеге шигырьнең көйгә салынган сүзләре һәр татар кешесенең татар халкы, теле белән горурлану хисләре тудыра дип уйлыйм мин.

26нчы апрель, Г.Тукайның туган көне, республикабызда Шигырь бәйрәменә әверелде. Әлеге уңай белән Түбән Кама шәһәрендә дә “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, булыр иң зур бүләгең” исемле яттан сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе булып узды. Татарстан республикасында да бик күп мәгънәле, кирәкле чаралар үткәрелә. Димәк, Тукай шәхесе, аның иҗаты татарның рухында, халкыбызның яшәтүче, алга омтылдырып торуын ниндидер бер илаһи көч.

   Шушы ук көнне татар халкының күренекле кешеләренә Тукай премиясе тапшырыла. Г.Тукай әйтмешли, сүз башым бит Шүрәле дигән кебек, язмамның башлам өлешендә язылган фикергә кире кайтам. Язучылар, рәссамнар, композиторлар үз иҗатларына иң югары бәя -Тукай премиясен алырга омтылалар. Әлеге бүләкне үзләренең иҗатына иң зур бәя дип кабул итәләр.

   Димәк, Тукай иҗаты татар рухын һәрдаим сафландырып торучы, язучыларның иҗатка омтылдыручы илаһи бер көч. Мин, татар баласы, Тукай иҗатын өйрәнгән, яттан сөйләп үскән бала, татар халкының бер вәкиле. Бик күп яшьтәшләрем кебек үк мин дә татар телен саклау буенча халкымның бер буын вәкиле. Тукай иҗаты буыннардан-буыннарга кадәр сакланып, алдагы буыннарга да барып җитсен иде дигән теләктә калам.

Халирахманова

Альмира

Ильнуровна

МБОУ «Гимназия№2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района РТ

Зарипова Аниса

Газизуловна

Литературное творчество

(сочинение)

У вас нет прав для создания комментариев.