Ә иҗатың үлчәү тапкысыз.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Гайнуллина Гөлнар Фирдинант кызы

                         Ә иҗатың үлчәү тапкысыз.

Тукай абый, шигырьләрең аша,

Күңелләргә шатлык өләштең.

Шагыйрь, бөек остазлыгың тоеп,

Мин бит синнән чиксез көнләштем.

Эч пошканда кулга китап алып,

Син укырга мине өйрәттең.

Нәни күбәләкнең хәлен сөйләп,

Аңа мәхәббәтем уяттың.

Угърылык начар гамәл,  диеп

“Су анасы” аша аңладым.

Күзем төшеп, кызыккан мәлдә дә,

Бу адымга һич тә бармадым.

Шүрәле яшәгән кара урман,

Рәссам сурәтләгән рәсемдәй

Теле матур, укылалар җиңел.

Челтер-челтер чишмә аккандай.

“Туган тел”не, “Күбәләк”не көйләп, әбием

Атынчыкта мине тирбәтте.

Синең моң һәм тирән сагышларны

Ул аңларга мине өйрәтте.

Бик аз яшәгәнсең, Тукай абый!

Ә иҗатың үлчәү тапкысыз.

Синең иҗат халкым күңелендә

Ул гомергә аерылгысыз.

 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

-

-

 МБДОУ «Новокинерский детский сад» Арского муниципального района Республики  Татарстан

Гайнуллина Гөлнар Фирдинант кызы

 Литературное творчество – стихотворение

У вас нет прав для создания комментариев.