Яңа ел могҗизасы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автономияле гомумбелембирү учреждениесенең 5 нче сыйныфы укучысы Татыева Амалия Федор кызының эше..

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы.

Яңа ел могҗизасы

Бервакыт Яңа ел көнендә кеше ышанмаслык бер вакыйга килеп чыкты.

Яңа ел – ул гаилә бәйрәме. Мин дә бәйрәмне гаиләм белән каршы алдым. Халык сөйләвенә караганда, Яңа ел төнендә бар өйгә дә бәхет килә, әлбәттә инде, Кыш бабай могҗиза алып килә.

Кичке сәгать биш. Без гаилә белән бәйрәмгә әзерләнә башладык. Мин күптән түгел Кыш бабай турында бер хикәя укыган идем, анда бер кызга Яңа ел төнендә Кыш Бабайны күрү бәхете тигән. Кисәк әлеге хикәя исемә килеп төште, һәм миндә ниндидер дәрт уянды. Сикереп тордым да план төзедем. Әһә! Сәгать уклары уникене суккач, ил халкы ниндидер бер сихрилеккә төренгән вакытта, кешеләр бер-берсенә матур теләкләр теләп елмаешкан чакта, мин камин артына качып Аны көтеп утырачакмын. Әти-әниемә сиздермичә үземчә коралландым, Бабайны бәйләп куяр өчен бау юнәттем.

Сәгать уклары ярыша-ярыша өскә үрмәләделәр. Минем гаиләм дә бәйрәмне каршы алырга әзерләнде. Уникене каршы алып, бераз тәм-томнан авыз иткәч, мин планлаштырылган урынга барып утырдым. Өйдәгеләр мине эзли башладылар, ләкин озак та тормыйча, алар мине бүлмәмдә йоклап ята дип уйладылар.

Качып утыра-утыра мине дә йокы баса башлады, нәни беркатлы күңелем әкияткә ышанмый башлаган иде бугай инде...Чү! Кинәт камин эчендә нәрсәнеңдер гөрселтәп ауган тавышы ишетелде. Курку белмәс йөрәгем лепер-лепер тибә башлады. Тын да алмыйча торам. Ни күзем белән күрим! Камин эченнән башта шыплап тәм-том, матур бүләкләр тутырылган кызыл капчык чыгып утырды. Аның артыннан корымга буялып беткән, чал сакаллы бер бабай күренде. Я, кем дип уйлыйсыз? Әлбәттә, яраткан Кыш бабаем! Кесәмдә бау барлыгы кылт итеп исемә төште. Күзгә-күз карашып торырга вакыт юк иде. Качкан җиремнән тиз генә чыктым да, бабайны бау белән бәйләп куйдым. Юк, сез мине шундый мәкерле кыз дип уйлый күрмәгез! Бары тик үземнеке генә булган, шәхси Кыш бабаем булуын теләдем мин... Аксакаллы бабай миңа шундый рәнҗеш катыш курку белән карады, хәтта күзләреннән яшь тә күренде. Шунда мин үземнең зур хата эшләгәнлегемне аңладым, Кыш Бабайны да иреккә җибәрдем. Ул минем башымнан сыйпап, бик ягымлы итеп карады, маңгаемнан үбеп алды.

-     Син миңа һәрвакыт өстәлдә тәмле печенье белән җылы сөт калдыра идең, шулаймы, кызым? -, дип сорады.

Күзләремнән кайнар яшь бәреп чыкты.

-     Кыш Бабай, син ни өчен башкалар күзенә күренергә теләмисең? -, дидем мин, телемне чак-чак кына әйләндереп.

-     Минем теләгем бик гади, кызым. Хәзерге заман балаларының ниндидер тылсымга һәм әкияткә, Яңа ел могҗизасына ышануларын телим мин. Бары тик могҗизага ышанган кешенең генә күңеле гел изгелектә була. Әкияткә ышанган кешедә генә Яңа ел кәефе барлыкка килә -, диде бабаем.

Мин аңа карап елмаеп куйдым, күңелне ниндидер бер тылсымлы көч җылыта иде бу минутта.

Инде китәргә дип җыенгач, Кыш Бабай миңа борылып болай диде:

-     Амалия, һәрвакыт могҗизага ышан. Әгәр син могҗизага ышансаң, бу тормышта бәхетле булырсың.

Аксакаллы бабай мине кочаклады һәм күптән хыялланган зур бүләгемне тоттырды. Мин әлеге бүләкне караган арада ул инде юкка чыккан иде.

...Кисәк кенә шыбыр тиргә батып уянып киттем. Өйдәгеләр татлы йокыда иде әле. Нәрсәдер исемә төшеп, чыршы янына йөгердем. Менә могҗиза! Чыршы астында Кыш бабай калдырган бүләк ята иде.

У вас нет прав для создания комментариев.