Тукай язы
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Тукай язы.

Без Тукайлы һәм шигырьле халык,

Безнең күңел җырдан яралган.

Буген тарих өр-яңадан язар:

Җиргә нәни Апуш аваз салган....

Табигатькә язлар килгән саен

Апрель белән Тукай барлана

“Туган тел”е, “Бәйрәм бүген”е җырлап

Һәр шигыре искә алына.

Милләтче, каләм көче белән бөек шәхес,

Тукай булганлыгын беләбез.

Горурланып искә алабыз да

Берәр елга кабат сүнәбез....

Сабыр булган, горур булган Тукай,

Ятимлеге озата барса да.

Халык угълы, халык бөеге ул

Күңеле Апуш булып калса да.

Апрель килсә- шигырь бөреләнә,

Тукай язы бер дә боекмас.

Горурлыгың –бакый, газиз халкым,

Тукаең бар-мәңге онытылмас!

Ф.И.О. воспитателя

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Ахтямова Флюза Мансуровна (воспитатель)

 

МАДОУ "Детский сад № 167 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Советского района г.Казань

 

- Литературное творчество – стих

У вас нет прав для создания комментариев.