МӘКТӘБЕМ ДӘ, ТЕЛЕМ ДӘ УЛ ТУКАЙ...
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
ГБОУ

«Сабинская

школа-

интернат

для детей

с ОВЗ»
Ахметова Расима Галихановна литературное творчество- эссе

Учитель- дефектолог ГБОУ «Сабинская школа- интернат для детей с ОВЗ» Ахметова Расима Галихановна Литературное творчество - эссе

МӘКТӘБЕМ ДӘ, ТЕЛЕМ ДӘ УЛ ТУКАЙ...

Җирдә калган якты эзең,

Мирасын-каурый каләм

Алам да кулыма аны

Тирән уйларга талам...

2018 нче ел. 26 нчы апрель. Бу көн ел саен татар халкының күңелендә Бөек Тукаебызны яңарта. Апуш, Габдулла, Тукай. Эйе, чыннан да ул безнең күңелләрдә яши. 100 ел үтсә дә, 132 ел үтсә дә яши, мәңге яшәр, яшәячәк. Аның әсәрләрен укыган саен, гаҗәпләнәсең, мизгел кебек кыска гомерендә нинди генә авырлыклар күреп яшәсә дә, ул киләчәкне алдан күргән, алдан күзаллаган. Шагыйрьнең иҗаты, фикерләре гасыр үтсә дә актуаль.

Ел саен, Тукай бәйрәменә күңелдән аның шигырьләрен укый-укый, кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, аның һәйкәле янына барабыз. Һәр елны ул яңа ягы белән ачыла.

Мәктәп елларыннан ук күңелдә “Туган тел” не көйлим, “Шүрәле”ләрен йөрәктән үткәрәм, “Су анасы”н җанландырып, “Пар атлар” га утырып Казан буйлап барам. Тукаебыз да шул юллардан йөргән бит, дип уйланам. Минемчә, ул һәр татар йөрәгендә йолдыз булып яна, һәр татар күңелендә чәчәк ата.Аның исемен һәр кеше горурланып искә ала.

Тукайны укыган һәр әни Тукайның бишек җырларын көйләп балалар үстерә, үсә төшкәч, әкиятләрен күңелләренә сеңдерә, күңелләргә дәва бирә.

Ул үзенең кыска гына гомерен шигырьләр белән бизәде, үзе үлсә дә, шигырьләре калды, фикерләре яши. Җирдә якты эзе калган, җырлары халкымның йөрәгенә уелган. Халкым күңелендә аның җыр чишмәсе беркайчан да кипмәс. Без бит телебезне Тукай теле , моңыбызны Тукай моңы, җырыбызны Тукай җыры, дибез. Аның иҗаты безгә гомерлеккә мирас булып калган. Шагыйрь телебезне бөек иткән, бөеклеген таныткан. Дөньядан бик иртә китсә дә, язган һәрбер сүзе алтынга тиң, ул сүзләр мәңге үлмәс, мәңге яшәр.

Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул халыкның үз улы.

Габдулла- “Аллаһ колы”, “Аллаһ илчесе” , Тукай- җәя, “салават күпере” дигәнне аңлата.

Кеше һәрвакыт нидер көтеп яши. Без дә яңгырлы җәйне көтәбез.

Яңгыр явып үткәннән соң, күк йөзендә галәмәт матур бер балкыш пәйдә була. Аллы-гөлле бу могҗизаи күренешне татар халкы “салават күпере” дип атаган. “салават күпере”-“шатлык дугасы”

Габдулла Тукай да әдәбиятыбыз күгендә балкый. Гасырлар буе безнең күңелләрне балкыта. Тукай иҗаты- ул мәңге сүнмәс иҗат чишмәсе.

Ахметова Р.Г.

 

У вас нет прав для создания комментариев.