Һади Такташ. "Алсу" поэмасыннан өзек.
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Тема: Һади Такташ “Алсу” поэмасыннан өзек.
Гөлсинә Ахметсафина, Алексеевск районы Левашово урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Дәрес тибы:катнаш дәрес.
Дәрес максат: (Укытучы өчен)
1) Укучыларны Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү һәм “Алсу” поэмасынан өзек белән таныштыру.
2)“Алсу” поэмасы ярдәмендә сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; фикерләү сәләтен, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
3) Шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту; дусларыңа карата мәрхамәтлелек тәрбияләү.

(Укучы өчен)
1)“Алсу” поэмасыннан өзекне сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.
2)“Алсу” поэмасы нигезендә монологик , диалогик сөйләмгә өйрәнү.
3) Фикерләү сәләтен үстерү.
Җиһаз: Һ.Такташ портреты;дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

Дәрес барышы
Оештыру моменты.
1) уңай психологик халәт тудыру;
2) дежур укучы рапорты;
3) укучыларның бер-берсенә комплиментлары
-Исәнмесез, укучылар, хәерле көн сезгә!
- Мин сезгә исәнлек телим. Көнегез файдалы үтсен!
( Балалар торып басып исәнләшә, бер- берсенә карап елмаеп һәм хәерле көн теләп,бер-берсенә комплиментлар әйтеп урыннарына утыралар). -Хәерле көн , Даша! Син бүген бик матур.
-Рәхмәт , Ангелина, мин сиңа яхшы кәеф телим.
- Ә, мин барыгызга да яхшы билге алуыгызны телим.
-Кызлар, сез бик чибәрләр һәм сөйкемлеләр.
- Укучылар , дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим.
Өй эше тикшерү.
-Ә хәзер өй эшен тикшерәбез.
Укучылар үзләренең дуслары турында сөйлиләр.Дуслык турында әңгәмә.
-Укучылар, чын дус нинди булырга тиеш?
(Укучыларның җаваплары тыңлана һәм нәтиҗә ясала.) Чын дус яхшы күңелле, ярдәмчел , тәртипле , тырыш , намуслы булырга тиеш. Дусларын яратырга һәм аларга ярдәм итергә тиеш. Олыларны хөрмәт итергә тиеш. Ул көчле һәм кыю булырга тиеш.
Яңа төшенчәләр һәм ысуллар үзләштерү.
1) Һади Такташ турында сөйләү .(Ике телдә сөйләү).
- Бүген без сезнең белән дәрестә Һади Такташның тормыш юлы һәм аның “Алсу” поэмасыннан өзек белән танышырбыз .”Алсу” поэмасы нигезендә сөйләм оештырырбыз.
- Кем соң улҺади Такташ ,кем белә аның турында? (укучыларның җавабы)
Һади Такташ 1901 елның 1 гыйнварында ,хәзерге Мордва Республикасы Сырдыклы авылында туа.Кечкенәдән үк җырларга , шигырьләр тыңларга ярата. Һади үз авылында мәктәптә укый.Күрше авылдагы Пешлә мәдрәсәсендә белем ала.
- Ә хәзер укучылар,без сезнең белән Г.Тукайның тормыш юлы турында презентация карап утәрбез.(Презентация).
2) Сүзлек өстендә эш.
- Әсәрдән өзекне укыганда безгә авыр сүзләр очырар. Тактага карыйк әле:
Соң- поздно
Кичеккән - задержался
Соңга калган - опоздал
Итенә- предворяется
Тыңламаган кебек итенә- предворяется как будто не слушает.
1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).
2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):
- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;
- сүзне кабатлау;
- сүзтезмә әйтү: эшләп армаган кебек итенә, соң килгән һ.б.;
- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.Ул дәрескә кичекккән.Лена дәрескә соңга калган. Ул язган кебек итенә. Ул уйнаган кебек итенә. Ул өйгә соң кайтты.
3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү;
- Как вы скажете, что вы опоздали на урок.
- Как скажете, что сестренка предворяется как будто не слышет.
- Как скажете, что ты задержалась .
3) Өзекне уку.
- Мин хәзер сезгә “Алсу” поэмасыннан өзекне укыйм,ә сез игътибар белән тыңлап торыгыз.(Өзекне уку.)Укучылар тыңлаган өзекне күрсәтмә материал итеп тарату.Укучылар үзлектән укыйлар,сүзлекләр белән эшлиләр.Кычкырып уку,дөрес әйтү ,тәрҗемә итү күнекмәләре.
Укучылар, хәзер сорауларга җаваплар бирәбез
- Сез ничек уйлыйсыз,әсәрдә сүз кем турында бара?
- Әсәрдә сүз Алсу исемле кыз турында бара.
- Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?
- Һади Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек укыдык.Димәк , кызның исеме Алсу.
- Бик дөрес әйттез.Ә Алсу нинди кыз?
- Матур ,сөйкемле ,усал кыз.
- Алсу чыннан да усал кызмы?
- Алсу усал түгел.Ул усал шикелле генә.
- Мин Алсуны усал дип уйлыйм.Ул соңга калган, ә үзе көлә.
- Ә мин Алсуны шаян кыз дип уйлыйм.
- Алсу шаян да,усал да , матур да кыз.
- Алсу бик сөйкемле кыз , ләкин дәрескә соңга калган.
- Мин сезнең фикерләрезне тыңладым.Һәр укучы үз фикерен дөрес әйтә белде.Укучылар, үзегезнең фикерләрне дәлилләү максатыннан өзектән үз фикерегезгә туры килгән юлларны укып күрсәтегез әле.(Укучылар өзек нигезендә эшләр.)
- Укучылар, Алсу турында үз сүзләрегез белән кыскача сөйләргә әзерәнү максатыннан, күнегү эшлибез.Бер укучы тактага Алсу турында яза,ә без аңа булышабыз.Укучыларның дөрес һәм эзлекле төзегән җөмләләрне тактага язабыз.Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.(Язма һәм монологик сөйләм күнекмәләре тикшерелә.)
Алсу.
Алсу матур , сөйкемле кыз.Ул усал кызга ошамаган. Бүген ул дәрескә соңга калган.Ул каядыр барган һәм кичеккән.Дәрескә Алсу көлә-көлә керә.Ул дәресне тыңлый , ләкин тыңламаган кебек утыра.
Ныгыту моменты.
1) Әңгәмә.
- Укучылыр, сез ничек уйлыйсыз,Алсуга ошаган кыз безнең сыйныфта бармы?Ни өчен шулай уйлыйсыз?(Укучыларның җаваплары.)
Йомгаклау
- Бүген без кайсы шагыйрь белән таныштык? (Һ.Такташ).
- Сез аның нинди әсәрен беләсез? (Укучыларның җавабы)
- Бүген нинди әсәрдән өзек укыдык? (“Алсу ” поэмасыннан өзек).
- Әсәрдә сүз кем турында бара? (Балалар җавабы).
- Саша, спроси у Кати, она похожа на Алсу? (укучыларның җавабы).
-Девочки , как вы спросите у мальчиков,нравится ли им девочки как Алсу.
(Укучыларның җаваплары тыңлана Һәм күңелле ,шаян сүзләр белән дәрес тәмамлана) Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.
Өй эше.
- Көндәлекләрне ачтык өй эшен язып куябыз.
А)әсәрдән өзекне ятларга.
Ә) сәнгатьле итеп укырга.
Б)Алсу турында сөйләргә .(дәфтәрдә язылган).

У вас нет прав для создания комментариев.