Гүзәл ягым Теләче (БСҮ. Сочинение язуга әзерлек дәресе)
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче урта гомумбелем мәктәбе МБГУ

9нчы рус сыйныфының татар төркемендә татар әдәбиятыннан үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Гүзәл ягым Теләче (БСҮ. Сочинение язуга әзерлек дәресе)

Башкарды: I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сәлмәнова Гүзәлия Рафиковна

2013

Тема: Гүзәл ягым-Теләче. (БСҮ. Сочинение язуга әзерлек дәресе )
Максатлар. 1Сочинение язарга өйрәнүне дәвам итү.
2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; тел байлыгын арттыру;танып- белү эшчәнлеген камилләштерү.
3.туган якка мәхәббәтю табигатенә сакчыл караш, туган җир белән горурлану хисләре тәрбияләү
Җиһазлау: компьютер, экран,проектор, якташларыбыз Ф. Галиев, И. Калжановаларның туган як табигате турындагы рәсемнәре, карточкалар; туган як турындагы мәкальләр язылган плакатлар.
Әдәбият: И. Х. Хәлиуллинның “Теләче йолдызлыгы” китабы, “Теләче” газетасының төрле саннары, Р. Фәхретдин нәсыйхәтләре.
1.ОЕШТЫРУ.
1)исәнләшү.
2)видеокассетадан “Сәлам сиңа,Теләчем”җырын тыңлау.
2.Актуальләштерү.
1)әңгәмә:
-җыр нәрсә турында?
-Теләче.
-Җырда нәрсә диелә?
-Теләче-безнең туган ягыбыз,шуңа күрә безнең өчен бик кадерле,ямьле.
-Туган як сүзен ничек аңлыйсыз?
-Туган ил,туган авыл, туган төбәк,туган йорт.
-Бүгенге дәрестә без туган төбәгебез Теләче турында сөйләшербез. Төгәлрәге сочинение язарга әзерләнербез.Бүгенге дәреснең темасы: Гүзәл ягым-Теләче. (Гүзәл сүзенең синонимнарын табу: матур, чибәр,ямьле). Шулай да бу сүзләр мәгънә төсмерләре ягыннан аерылалар. Матур туган як дигәч, сезнең күз алдына нәрсә килә?
-Табигате,төзек, матур йортлары, биналары, чисталыгы һ. б.- тышкы матурлык.
-Гүзәл сүзе тышкы матурлыкны гына түгел, эчке матурлыкны да күздә тота. Ә туган якның эчке матурлыгы нәрсәдә чагыла соң?
-Аның уңган, эшчән халкында, үткәнендә, киләчәккә планнарында, хезмәт нәтиҗәләрендә.
3.Сочинение язуга әзерлек.
1)Туган як сүзенә эпитетлар табу: газиз, кадерле, җанга якын, бердәнбер, гүзәл һ. б.
2)Сөйләшүне алып бару өчен план тәкъдим итү:
1.Җанга якын туган як.
2.Туган ягым табигате.
3.Теләче үсә, яңара.
4.Халкы белән гүзәл Теләче.
5.Киләчәктә Теләче...
3)Эпиграф сайлау (укытучы бер үрнәк тәкъдим итә ).Төркемнәрдә эпиграф сайлыйлар:
1нче төркем-туган як турынлагы мәкальләрдән
2нче төркем-туган як турынлагы шигырьләрдән.
3нче төркем-күренекле кешеләрнең туган як турындагы сүзләреннән.
Дәфтәрләргә язу:
Гүзәл ягым-Теләче.
Эпиграф.
-Эпиграф сочинениенең үзәк мәсьәләсен аерып чыгарырга ярдәм итә.Уңышлы сайланган эпиграф эшне бербөтен, тулы эчтәлекле итә, аны баета, бизи:
Туган ягым Теләче, гасырларга керәсе,
Үткәннәрне беләсе, хәерле юл теләче.
4)Укытучы сөйләме:
-Туган як сүзенә без нинди матур эпитетлар таптык.Үзенең туган ягы турында сөйләгәндә, һәркем шушы сүзләрне куллана. Башкача булуы мөмкин түгел. Чөнки без үзебез дә туган як табигатенең бер кисәге.
Теләченең табигате, чыннан да, искиткеч.Ул Мишә буена урнашкан.Тирә-якта күпсанлы чишмәләр, болыннар. Монда берничә гасыр элек килеп урнашкан әби-бабаларыбыз бу урынны махсус сайлаганнар. Балык тулы елгалар, саф чишмәләр, котырып үскән үләннәр, куе урманнардагы кыргый җәнлекләр аларны туендырып торган.(Картиналар күрсәтү) Бу картиналарда Теләче төбәге табигате сурәтләнгән. Аларның авторлары-якташларыбыз Ф.Галиев, И.Калжанова. Күргәнегезчә, туган як табигатен рәссамнар рәсемнәрендә сурәтлиләр, ә без телдән сурәтләргә тырышып карыйк әле.
5)Төркемнәрдә эш: биремнәрне уку, мөстәкыйль эш, тикшерү.
1нче төркем.Сүзләргә эпитетлар табу.
Урман (яшел, калын, шаулы, куе).
Болын (яшел, хәтфә, чәчәкле, хуш исле, киң).
Елга (бормалы, тирән, киң)
Чишмә (салкын, саф сулы, йөгерек).
Таулар (алыптай, горур, мәгърур, мәхабәт).
2нче төркем. Бирелгән шигырьгә төшеп калган сүзләрне куярга, сәнгатьле укырга.
Мишә буена утырган
Бик борынгы Теләчем.
Барам сиңа гел ашкынып,
Килә сине күрәсем.
Теләчем – туган йортым,
Син күңелгә бик якын.
Мишә буең нинди ямьле,
Булдыклы, эшчән халкың.
Җырны юлдаш итеп яши
Егетләрең-кызларың.
Чыңлап китә колагымда
Әйткән моңлы азаның.
Т. Шәрәфиева.
3нче төркем. Туган як табигатенең матурлыгы турында җөмләләр төзергә
Нәтиҗә ясау.
ЯЛ ИТҮ.
6)Теләче буйлап “сәяхәт”.Слайдлар карау, “экскурсоводларның” чыгышын тыңлау.
- ҮЗӘК ХАСТАХАНӘ
-"ИХЛАС" МӘЧЕТЕ
-МӘКТӘП
-МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ
-МУЗЕЙ
-ЭЛЕМТӘ БҮЛЕГЕ
-ВЕТЕРИНАРИЯ БЕРЛӘШМӘСЕ
-ЮЛЛАР ИДАРӘСЕ
-СӨТ-МАЙ ЗАВОДЫ
-Безгә экскурсоводлар Теләченең үсүе, яңаруы турында сөйләделәр. Шуның белән беррәттән авылның эшчән халкы турында да мәгълүмат алдык. Гомумән, Теләче төбәге уңган, тырыш кешеләргә бай. Алар арасында илгә, хәтта дөньяга танылганнары да бар. Менә аларның берничәсе (слайдларны хор белән уку):
Галимнәр: Т.Сираҗетдинов, Я. Абдуллин.
Филология фәннәре докторы: В. Гарифуллин.
Җырчылар: В.ганиева, Р.Низамов, Т.Якупов.
Язучылар: Ф.Хөсни, М.Максуд, Р.Низамиев.
Спортчылар: О.Князева, Ш.Сабиров.
Композитор: Ф.Хатыйпов.
Йомгаклау. 1) Нәтиҗә ясау.
2) Өй эше бирү. Тәкъдим ителгән темалар буенча сочинение язарга (сайлап):
1.Җанга якын туган як.
2.Туган ягым табигате.
3.Теләче үсә, яңара.
4.Халкы белән гүзәл Теләче.
5.Киләчәктә Теләче...

Кулланылган әдәбият
1.Ф.Ә.Гайфуллина. Әдәбият дәресләрендә .Казан: ”Яңалиф” нәшрияты.2006.
2.Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән.Казан: ”Яңалиф” нәшрияты.2003.
3.Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан: “Мәгариф”, 2004.
4.Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына.Казан: “Яңалиф”,2005.

5.И.Х. Хәлиуллин. Теләче йолдызлыгы. Казан: ”Татарстан” нәшрияты, 2006.

6. Р. Фәхретдин. Нәсыйхәт. Казан: “Мәгариф”, 2004.

У вас нет прав для создания комментариев.