Халык авыз иҗатында бишек җырлары
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Халык авыз иҗатында бишек җырлары

Кәримова Фирадия Юлдуз кызы
Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Казан шәhәре
2011

Халык зур ул,
Көчле ул,
Дәртле ул,
Әдип ул,
Шагыйрь ул.
Г.Тукай
Татар халык авыз иҗаты әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә.Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Халык авыз иҗатының барлык төрләре дә кешеләрнең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял-омтылышларын чагылдыра. Шуңа күрә дә татар халык авыз иҗаты кебек олы мирасны читләтеп үткән, шул чишмәнең суын татымаган, аның гүзәллеге, тылсымлы көче белән илһамланмаган кеше юктыр дөньяда. Татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, яшь буынны иҗтимагый тормышка алып керүдә,аны намуслы, игелекле, ягымлы, кешелекле итеп тәрбияләүдә, балада уңай сыйфатлар үстерүдә зур роль уйный. Халык авыз иҗатын зур бер рухи йорт дип күз алдына китерсәк әлеге йортның нигез ташларын бишек җырлары тәшкил итә.
Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.
Бишек җыры....Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр,иксез- чиксез матур хыяллар,берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла...
Мин тууга әнием мине бишек җырлары белән тибрәтеп йоклаткан,елаганда тагын бишек җырларын җырлап юаткан.
Әлли-бәлли: йом син күзең,
Әлли-бәлли — татлы сүзем.
Йоклый инде бөтен бәбиләр дә,
Йоклый инде хәтта әбиләр дә Әлли-бәлли, йом син күзең,
Әлли-бәлли, татлы сүзем.
Балалар бакчасына йөргәндә дә , мәктәптә уку дәресләрендә дә без бишек җырлары белән таныштык, аны өйрәнүне һаман дәвам итәбез. Бу тема мине бик кызыксындыра. Әниләрнең балаларына нинди бишек җырлары җырлаганын, ул җырларны кем һәм ни өчен язганын беләсе килү мине шушы эзләнүгә этәрде.
Минем максатым- бишек җырлары турында күбрәк белү, аларның килеп чыгышын өйрәнү,авторлары турында мәгълүмат туплау.
Бишек җырлары- дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җырлар ул. Чөнки без бишектә ятканда ук ул җырларны ишетеп, күңелебезгә сеңдереп үсәбез. Әнкәбезнең ягымлы тавышы белән халкыбызның милли моңнары безнең күңелләребезне эретә. Бишек җырлары һәркемгә кадерле, чөнки алар балачакны хәтерләтә.
Бишек җырларының төп вазифасы- бишек тирбәтү, баланы йоклату, тынычландыру.
Гаиләгә бәхет, шатлык,өмет-куанычлар өстәп бала дөньяга килә. Әлбәттә куаныч белән бергә мәшәкатьләр дә өстәлә.Бала борчыла да,елап та ала. Шул вакытта әниләребез бишек җырлары җырлап аларны юаталар.
Безнең халкыбызда бишек җырлары бик борынгыдан барлыкка килгән. Аны әбиләребез,әниләребез,апа-сеңелләребез үзләре уйлап чыгарган.Шул җырлар безгә дә буыннан буынга күчеп килеп җиткән. Бишек җырлары халык җырлары белән бер үк вакытта барлыкка килгән дип карала. Алар инде моннан мең еллар элек тә яшәгәннәр.
Салмак кына агылучы моңлы аваз сабыйны тынычландырган. Ул сөйләшә белмәсә дә, сүзләрне аңламаса да җырны тыңлап изрәп йокыга киткән. Ана теле иң беренче балага бишек җыры аша үтеп кергән.
Бу җырлар ни өчен бишек җырлары дип атала соң? Бу да безнең тарихыбызга барып тоташа. Борынгы бабаларыбыз яңа туган сабыйны тирбәтү өчен махсус җайланма уйлап тапканнар .Ул “бишек” дип аталган.
Ә аларның ниндиләре генә булмаган! Нечкә тал чыбыгыннан үрелгәннәре дә,агачны уеп ясалганнары да, тактада сырлап эшләнгәннәре дә... Биредә горур, уңган әтиләребезнең,газиз бабаларыбызның матурлык белән бергә үрелгән өметләре, һөнәргә осталыклары,рухи дөньлары чагыла.
Бездә бишек әллә ничек
Талдан, җырдан үрелә.
Җылы бишек, җырлы бишек
Эленә өй түренә.
Ничек җырламасын бишек
Сөн талларыннан үр дә!
Талбишектә үстем мин дә
Сизелмимени бер дә?!
Шушы бишекне тирбәтеп әниләребез, әбиләребез җырлар җырлаганнар.
Бишек тирбәткәндә килеп чыккан әлеге җырларны бишек җырлары дип йөртә башлаганнар.
“Әлли-бәлли бәү” . Әлеге юллар һәрбер бишек җырында кабатлана. Ул җырның сүзләре һәм көйне үзара бәйләүче күпер ролен үти
Кем тарафыннан һәм кайчан иҗат ителүенә карап бишек җырларын халык бишек җырлары(борынгы җырлар) һәм авторлар тарафыннан иҗат ителгән бишек җырларына бүлеп карарга мөмкин.
Борынгыдан килгән халык җырларына салынган фикер мәгънәви яктан бер-берсеннән аерыла.
Әлли-бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Бәү-бәү итеп, күз йомып,
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп,
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Мәдрәсәгә китәр бу.
Мәдрәсәләрдә укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Әлеге җырда әни кешенең якты өметләре, ныклы ышанычлары,баласын рухи һәм физик яктан матур,сәламәт.акыллы итеп күрү теләге ята.
Әтисенә ай кебек,
Әнисенә көн кебек,
Килеп киткән кешегә
Кадерлеге юк кебек.
Бу җырда без сабыйны һәркемгә кадерле газиз бер бала буларак күрәбез. Аның янында һәрвакыт якларга, сакларга әзер торучы яраткан әти- әнисе бар.
Әткәсенең нисе бу?
Алтын ияр кашы бу.
Әнкәсенең нисе бу? –
Йөрәгенен мае бу.
“Йөрәк маем, алтыным, күз нурым, күгәрченем, йолдызым ” кебек иркәләү сүзләре бик күп бишек җырларында кабатлана.
Авторлары онытылган халыкныкы булып киткән бишек җырларыннан тыш күренекле шагыйрьләребез иҗат иткән бишек җырлары да бик күп.Борынгы чор шагыйрьлщреннән башлап бүгенге көн әдипләребезгә кадәр элеге тема белән кызыксынып үзләренең матур бишек җырларын иҗат иткәннәр. Итмичә соң! Алар да бишектә тирбәлеп әниләренең бишек җырларын тыңлап үскәннәр бит.
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән, тулгансын,
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансын!
Алмакаем,
Аппакаем,
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!
Дәрдмәнднең “Бәллү” дигән әлеге шигырендә 14 төрле иркәләү сүзе бар.( Кыйгач кашым,асыл ташым, иркә, бәбкә, хублар хубы, алма тубы,алмакаем, аппакаем, гөлкәем, сөнбелкәем, колынкаем, җанкаем, бөдрәкәй, фәрештәкәй. Бу җыр аркылы без халкыбызның тел мирасының никадәр бай икәнен күрәбез.
Бөек Тукаебыз язган “Бишек җыры”нда баланы укымышлы ,акыллы галим итеп күрү теләге ята. Аның җырында “йолдызым, бәгырем, гыйззәтем, кадерем, куанычым, шатлыгым” кебек иркәләү, назлау сүзләре урын алган.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син,
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
М.Җәлил үзенең кызы Чулпанга багышлап язган бишек җырында “таң йолдызым, шатлык җырым ,шаян кызым” кебек ягымлы сүзләрне куллана.
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.
Бүгенге көн әдипләреннән Г.Афзалның Әлли-бәлли, былбылым” бишек җырында да сабыйны “бал-шикәр,ай нуры. Былыбылым, күз нуры” кебек матур сүзләр белән иркәли.
Бал-шикәрдән тәмлесең,
Күр төшеңнең тәмлесен,
Ак көмештәй ай нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!
Бишек җырларын тыңлаганнан соң мин шундый фикергә килдем: Нинди генә бишек җырларын алып карасак та халыкныкымы ул, яки авторлар тарафыннан иҗат ителгәнме аларның һәркайсында әйтергә теләгән бер фикер ята: бу баланың киләчәгенә якты өметләр баглау, аны авырлыклардан яклау һәм саклау теләге, сабый өчен җылы һәм уңайлы мохит тудыру, аны шул тирәлектә иркәләп, назлап үстерү теләге.
Берьюлы шулкадәр ягымлы, матур сүзләрне бары тик бишек җырларында гына табарга мөмкин дигән фикергә килдем мин.
Бишек җырлары аша баланың күңел күзләре ачыла, матурлыкны моңны таный башлый. Һәркем бу гүзәл чыганакны, сабый чагының якты истәлеге итеп күңел түрендә саклый. Шул бишек җырлары аша бала тәүге кат шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән очраша. Кеше ничә яшендә булуына карамастан, бу моңлы, тыныч, салмак. Назлы, ягымлы көйне ишетү белән үзенең аллы-гөлле чәчәкләргә төренгән балачак бакчасына әйләнеп кайта. Һәм үзе дә сизмәстән бишек җыры көйли башлый.
Кечкенә вакытта, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзебезчә йоклаткандай итә идек. Димәк, әниләребез сөйләгән сүзләр, җырлаган җырлар безгә тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аңсыз рәвештә булса да безнең зиһенебездә, күңелебездә барыбер сакланып калган.
Әниләребез безгә бишек җырларында үзләренең киләчәккә булган өметләрен салалар.Һәр сабыйның тормыш белән очрашуы бишек җырыннан башлана. Бишек җыры аны олы җиһанга чыгара. Халкыбызга кирәк, бик кирәк бишек җырлары. Бу моң һәр өйнең ишеген кагардай булсын. Бишекләрдән бишекләргә күчеп, өй түрендә урын алырдай булсын. Безне балачагыбызга алып кайтсын. Әниләребезнең йокысыз төннәрен,әтиләребезнең сагынып эштән кайткан минутларын.әбиләребезнең безне яратып сөйгән йомшак кулларын искә төшереп торсын һәм бу кадерле кешеләребезгә карата булган якты хисләребез мәңге сүрелмәсен. Бишек җырлары белән бергә үрелеп барсын.
Әнкәемнең җырын тыңлап
Тал бишектә үскәнмен
Шул җыр белән канатланып
Тәпи атлап киткәнмен.
Бишек җыры илһам биргән
Юлдаш булган җаныма.
Әнкәемнең нурлы йөзе
Мәңгегә күз алдымда.
Бишек җыры белән иңгән
Күңелемә яктылык, —
Туган җирне һәм гомерне
Сөю хисе саф булып.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Бишек җырлары . Казан, “Мәгариф” нәшрияте, 1993
2.Ф.С.Сәлимҗанова Юл ярганда изге сукмакка...Тәтеш,2006
3.Миңнегулова Г. Теле барның – иле бар./ Г. Миңнегулова // Мәгариф.-2006.- № 6.-84 б.
4.«Отканга мәкаль», Н. Исәнбәт, Яр Чаллы, “Идел-йорт” нәшрияте, 2000 ел.
5.« Иң матур сүз», Хрестоматия, К.В.Закирова, Казан, “Мәгариф” нәшрияте, 2000 ел.
6.«Бал бабай», Хрестоматия, З.М.Зарипова, И.И.Хәмитов, Яр Чаллы, 2002 ел.
7.«Бала бишеге – гомер ишеге», Ф.Зарипова, Яр Чаллы, “Идел-йорт” нәшрияте, 2000 ел.
8.«Туган телем – бөек анам теле», методик кулланма, Яр Чаллы, 2004 ел.

У вас нет прав для создания комментариев.