Казан - башкалам
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеe
Тема: “Казан – башкалам”
5 нче рус сыйныфындагы рус телле укучылар өчен
Закирова Әлфия Миннәхмәт кызы, татар теле һәм әдәбият укытучысы
2013 нче ел
“Казан-башкалам”
Максат:
1.Рус телле укучыларның бирелгән темага сөйләм күнекмәләрен әйтә белүләренә ирешү,әңгәмә кору күнекмәләрен камилләштерү.
2.Укучыларга башкала тарихы турында мәгълүмат бирү, телдән сөйләм кунекмәләрен үстерү,алган белемнәрен гамәли файдаланырга өйрәтү.
3.Фән һәм мәдәният үзәге булган башкалабыз белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедия проекторы, слайдлар ,интерактив китап “Г.Тукай”
Укыту методы: әңгәмә, төркемнәрдә эшләү,компьютер технологиясе куллану.
Укыту алымнары:укытучы сөйләве,сөйләм үстерү,нәтиҗә чыгару.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Эпиграф:
Синнән дә ягымлы
Як җирдә юк икән,
Казаным,Казаным!
И.Юзеев.
Дәрес барышы.
I. Оештыру .
1.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2.Уңай психологик халәт тудыру.
II. Яңа теманы аңлату.
1.Кереш әңгәмә.
Экранга шигырь чыга, укытучы укый.
- Укучылар, бу шигырь нәрсә турында?
- Казан шәһәре турында.
- Шагыйрь Казан шәһәре турында нәрсәләр дигән?
- Казанга яратып эндәшә.
- Ә сез Казан турында нәрсәләр беләсез?
- Казан – Татарстанның башкаласы.
-Казан- борынгы шәһәр.
- Казанга 1000 ел.
-Казан спорт шәһәре.
- Казанда 1 миллионнан артык кеше яши.
- Әйе, дөрес. Сез башкалабыз турында күп мәгълүмат беләсез икән. Ә бүгенге дәрестә Казан шәһәре турында тагын да тулырак белербез. Шуңа күрә Казан шәһәренә сәяхәт итәрбез. Укучылар,нәрсә соң ул сәяхәт?
- Сәяхәт – кая да булса бару, тирә – якны күзәтү.
- Нәрсә белән сәяхәт итеп була?
- Автобус, машина,поезд,җәяү...
- Ә без сезнең белән сәяхәтебезне поездга утырып башларбыз, башкалада җәяү йөрербез. Укучылар, бүгенге дәресебездә безгә таныш булмаган сүзләр дә очрар, шул сүзләр белән танышып китик әле.
2.Сүзлек өстендә эш (бер укучы укый)
Башкала – столица
Мәркәз – столица
Сөембикә манарасы –башня Сююмбеки
Сынлы сәнгать музее – Музей изобразительных искусств
Милли музей – Национальный музей

3.- Укучылар, һәрберебез беләбез, поездга утырганчы, билет алырга кирәк.Ә билетлар бушлай түгел,моның өчен сәяхәт вакытында күбрәк әйтелә торган ягымлы сүзләрне, теләкләрне әйтергә кирәк.(Һәр укучы кул күтәреп әйтә,аннары слайдтан бергәләп укыйлар)
Рәхмәт! Спасибо!
Хәерле көн! Добрый день!
Хәерле кич! Добрый вечер!
Хәерле юл! В добрый путь!
Рәхим итегез! Добро пожаловать!
Хәерле сәгатьтә! В добрый час!
Гафу итегез! Извините!
Ашларыгыз тәмле булсын! Приятного аппетита!
4. Казан - тарихи шәһәр.
- Укучылар ни өчен Казанга шундый кызыклы исем бирелде икән? Бәлки, берәрегез беләдер? (Легендаларны искә төшерү).
5. Кремль.
- Казан шәһәренең горурлыгы – Кремль.Шуңа күрә сәяхәтебезне шуннан башларбыз. ( Экранга рәсемнәр чыга. Укучылар үзләре таныштыралар.)
- Кремль – Казанның үзәге. Ул Казансу ярында урнашкан, ак таш белән әйләндереп алынган.
- Сөембикә манарасы – Кремльнең бизәге. Биеклеге 58 метр. Ул 7 каттан тора.
- Спас манарасының йолдызында нурлар җемелди, сәгатенең тавышы күңелне дулкынландыра.
- Кол Шәриф мәчете 1996 елда төзелә башлый. Ул 8 манаралы.
6. Диалоглар төзү.
- Казан буйлап сәяхәт булгач, башкала кунаклары буларак, аралаша белергә дә кирәк бит.( Укучыларга диалог төзү өчен ситуацияләр бирү)
Кремль янында.
Г.Камал театры янында.
Автобуста.
Китап кибетендә.
Вокзалда.
Музейда.
7. “Универсиада “ тукталышы
(Барс баласының рәсеме слайдта чыга)
- Укучылар, туктагыз әле, бу тукталышта безне нәрсә каршылый?
(Балаларның җавапларын тыңлау)
- Әйе, бу – Юни, 2013 елгы универсиада талисманы- канатлы барсның баласы. Канатлы кар барсы – Татарстан республикасының милли символы.Ул Татарстан гербында да сурәтләнгән. Димәк бу тукталыш “Универсиада” дип атала.
- Укучылар, слайдта бу уен турында бик кызыклы мәгълүмат бирелгән.Шулар буенча бер- беребезгә сораулар биреп карыйк әле.
2013нче елда Казан шәһәрендә универсиада узачак. Аның девизы:”Дөнья- син ул”. Уенда 170 ил катнаша. Төрле илләрдән 13 мең спортсмен киләчәк. Алар 26 спорт төре буенча ярыша. Спортсменнарга 300 медаль комплекты биреләчәк.
8. Физкультминутка.
- Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Шуңа күрә без дә спорт белән шөгыльләнеп алыйк әле. Әйдәгез, без дә бераз ял итәбез!
Бер – ике, без Казанда,
Өч – дүрт, без бастык,
Чат- чат итеп кул чаптык,
Аякларны бер урында
Тып, тып, тып итеп бастык.
Утырдык, кабат бастык,
Бер утырдык, бер бастык,
Инде бераз ял иттек,
Сәяхәтне дәвам иттек.
Спорт корылмалары.
- Казан үсә, матурая. Универсиада уеннары өчен бик күп спорт корылмалары төзелде. Шуларның кайберләре белән танышып китик әле.
Үзәк стадион
Теннис академиясе
“Ак барс” көрәш сарае
Шахмат үзәге
Чирәм хоккее үзәге
- Укучылар, Юнига кызыклы мәгълүматлары өчен рәхмәт әйтеп, сәяхәтебезне дәвам итик.
9.Музейлар.
Укучылар, алдагы сәяхәтебез кайда дәвам итүен кроссворд чишеп белербез.
Сөембикә
Сабантуй
Казансу
Сәйдәшев
Тукай
1) Ханбикә
2) Казанда чыга торган балалар газетасы
3) Кремль янындагы елга
4) Татар композиторы
5) “Шүрәле” әкиятенең авторы
- Әйе, хәзер без музейлар турында сөйләшербез . Казанда иң зур музейлар – Милли музей һәм Сынлы сәнгать музее. С. Сәйдәшев , М.Җәлил музейлары бар. Тукай музее бик матур, ике катлы борынгы бинада урнашкан. Сәяхәтебезне шушы музейда дәвам итәрбез.(Экраннан карау)
- Музей сезгә ошадымы?
- Нәрсәләр истә калды?
- Укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Кире дәрескә кайту өчен безгә яңадан билетлар алырга кирәк.Аның өчен безгә төрле биремнәр үтәргә туры килә. Казан шәһәре, үзебезнең төбәгебез турында Шәмәрдәндә яшәп иҗат итүче Хатыйп абый Гайсинның шигырь иҗат иткән. 1нче төркем шигырьне сәнгатьле итеп укый.2 нче төркем ялгызлык исемнәрне таба. 3нче төркем сыйфатларны атый.
Татарстан – милләтебез җире,
Безнең өчен – илләрнең иле.
Мәркәзебез Казан - йөрәгем,
Ышанычым, ныклы терәгем.
Сабабыз – киң сулышлы үпкәм,
Эшчәнлектә абруйлы күптән.
Шәмәрдәнем минем – уң кулым,
Гомер буе сиңа омтылдым.
- Укучылар, менә без сезнең белән кире дәрескә әйләнеп кайттык, мең еллык тарихы булган Казан шәһәренә сәяхәтебезне тәмамладык.Хәзер сәяхәтебез файдалы булуын исбатлап, аларны барлап алыйк әле.(Тест эшләү).
Тест.
1.«И казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» Бу сүзләрне кем язган?
а) Г.Тукай;
б) М.Җәлил;
в) Х.Туфан.
2.Сөембикә манарасы ничә катлы?
а) 5;
б) 8;
в) 7.
3. Казан шәһәренә ничә ел?
а) 100;
б) 1000;
в) 800.
4.Спас манарасының очында нәрсә җемелди?
а) йолдыз;
б) ай;
в) бер нәрсә дә юк.
5.Казанда үткәреләчәк Универсиаданың талисманы нәрсә?
а) бүре баласы;
б) төлке баласы;
в) барс баласы.
III.Бәяләү
Билгеләр кую.
IV.Өй эше бирү.
1төркем. Кремль турында сөйләргә
2төркем. Сөембикә манарасы турында сөйләргә
3төркем.Тукай музее турында сөйләргә
V.Йомгак

У вас нет прав для создания комментариев.