Габделхәй Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясенә әдәби-филологик анализ
Рейтинг:   / 59
ПлохоОтлично 
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Габделхәй Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясенә
әдәби-филологик анализ

Кәримова Фирадия Юлдуз кызы
Татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Казан шәhәре
2013

Габделхәй Сабитов исеме әдәбиятта илленче елларда күренә башлый. Башта шигырьләр язу белән мавыкса да, үз кыйбласын ул драма һәм хикәя жанрында таба.
Габделхәй Сабитов хикәяләрендә табигать белән кешенең берлеген сизеп торасың. Табигатькә, Җиргә соклану алар өчен борчылу хисе белән үрелеп бара. Аның чит ил укучысын да сокландырган “Айбаш” хикәясендәге ат образы туган җир туфрагының кадерен искәртә, аның изгелеген йөрәккә сала. Габделхәй Сабитов әсәрләренең һәркайсы укучы күңелен тибрәндерерлек, андагы вакыйгалар уйландырырлык, гыйбрәт бирерлек итеп язылганнар.
Яз, яз инде... Елның чираттагы бер фасылы. Дөрес, аның башкалардан аерылып тора торган билгеләре, үзенчәлекләре бардыр. Алай дисәң, һәр ел фасылы үзенчә матур, һәрберсенең – үз гүзәллеге. Әмма ни сәбәпледер, язның кешегә тәэсире көчлерәк. Яз кояшының күзләрне чагылдыра торган беренче нурлары кәефләрне күтәреп җибәрә, йомшак җилдән яз исе бөркелеп торган саф һавадан башлар әйләнә. Җырлыйсы, көләсе, уйныйсы, шаярасы килә! Берсен берсе куышкан гөрләвекләре, күбекләнә-күбекләнә аккан ташуларына була гына түгел, ә нәкъ менә кеше күңелендә ниндидер ашкыну, җилкенү булганга язны ярсулы дип атыйлардыр да инде.
Габделхәй Сабитовның әсәрендә дә язны ике яклы күрергә мөмкин: табигый яз һәм күңелдәге яз. Хикәядә алар тыгыз үрелеп баралар. Тагы шунысы мөһим: алар икесе дә ярсулы.
Хикәя балалар өчен язылган. Аның гади, шул ук вакытта төрле тел бизшкләренә: сынландыру, чагыштыру, эпитетларга гаять бай, искиткеч матур теле сабыйларны гына түгел, киң катлау кешеләрен дә җәлеп итәрлек. Шуны ассызыкларга кирәк: әсәрдә иң мөһим урынны сынландырулар алып тора. Кояшның “баларга каршы чыгуы”, шуның белән Гамилнең ачуын китерүе аеруча игътибарга лаек. Монда кояшны символик образ итеп карарга кирәк. Ул нәкъ кеше кебек авыз ера (көлми, ә авыз ера!), парта өстен кыздыра, Гамил белән Гөлүсәнең кулларын пешерә, бармак изи, тышка чакыра, тел күрсәтеп үчекли. Әле класста гына аптыратып калмый, өйгә дә Гамил артыннан кайтып, баскыч төбенә кадәр аны озата. Өстшвенә әрсез, бәйләнчек Гамилдән алда өйгә керә дә, түр башына менеп кунаклый, самавардан аңы карап елмаеп тора. Күргәнебезчә, автор кояшны сурәтләү өчен генә дә никадәр күп, шул ук вакытта оригиналь сынландырулар, эпитетлар куллана. Шул рәвешле автор әсәр телен максималь дәрәҗәдә нәни укучыларына якынайтуга ирешә. Әле җитмәсә, ана казы белән бәрәннәре дә малайны тынычлыкта калдырырга җыенмыйлар. Хикәядә ана каз да телгә килә. Әнә ул “ач ишекне, малай актыгы, һава сулап керәм”, - дигән сыман сөйләнә-сөйләнә ишеккә юнәлә. Сарык белән бәтиләрнең хәрәкәтләре исә бихисап чагыштырулар аша бирелә: “ут капкандай кычкыралар”, “кызган табага баскандай каударланалар”, “койрыклары дисәң, күз иярмәс тизлек белән бөдрә камчыдай бөтерелеп-уйнаклап тора”. Табигатьтәге әнә шул хәрәкәт, динамика әсәргә эмоциональлек өсти дә инде. Хикәядә кояш белән хайваннар гына түгел башка табигать күренешләре дә җанлана. Габделхәй аганың язы изүләрен чишеп җибәрә, таулары да авыл итәгенә чабуларын киң җәеп утырган, дөньясы да елмаеп-көлеп уяна. Шул рәвешле сынландырулар хисабына автор әсәрне кызыклы итеп кенә калмый, ә сабыйларга табигатьнең җанлы икәнен, аны сакларга кирәклеген дә күрсәтә.
Гадәттә, матур әдәбият әсәрләрендә табигать күренешләре озын, ялыктыргыч итеп бирелә. Ә “Ярсулы яз”да, киресенчә, пейзаж урыннары кыска, җыйнак, шул ук вакытта тәэсирле итеп бирелә. “Гәрәбәдәй сары нарат стеналар үзләреннән нур чәчкәндәй балкып тора. Тәрәзә төбендәге яран гөленең йодрык кадәрле чәчәгеннән ак буяулы борыска алсу шәүлә төшкән”. Әнә шулай итеп автор язны турыдан-туры табигать күренешләре аша түгел, ә читләтеп тә сурәтли. Әсәрне уку барышында ирексездән укучы күңеленә яз көне генә була торган сәер бер хис кереп оялый. Язның гади бер көнен шул рәвешле сурәтли алуы авторның чын мәгънәсендә нечкә күңелле, самими кеше булуын күрсәтеп тора. Эчке дөньясы караңгы булаганнар болай яза алмыйдыр!
Хикәядә автор шулай ук портрет ясау остасы буларак та таныла. Исәпсез-сансыз эпитетла, чагыштырулар хисабына тудырылган портрет белән сокланмый мөмкин түгел! Тоташ тексттан аерып алып карасаң, аларның кыйммәте, тәэсире югала. Ә барысы да бергә үрелеп килгәндә алар кабатланмас образ тудыралар.
“Бөеренә таянды да, кечкенә генә ап-ак итек-читекләре белән юеш кар чәчрәтеп, бөтерчектәй бөтерелеп куйды, кыбырсык. Килешеп тә тора икән үзенә. Неп-нечкә билле, тез тиңентен генә язгы пәлтәсе дә, башына бәйләгән аллы-гөлле, буй-буй шарфы да өздереп килешә. Ә бигрәк тә әлеге шул уенчыктай җиңел ак читекләре! Әйтерсең ак бәкәлле колын! Баскан өстенә басып, сикереп чабарга җилкенеп тора. Үзе әрләшкән була, ә күзләре... бернинди усаллык, бернинди дошманлык әсәре юк ләбаса күзләрендә. Озын керфекләр арасына яшеренгәннәр дә менә-менә көлеп җибәрергә торалар.
Керфекләре дисәң... Туа-тумыштан төрәлеп торган күрше булып, бер урам чирәмендә аунап, шушы көннең шушы сәгатенә кадәр ничек искәрмәде икән Гамил бу керфекләрне. Бик кызык, бик әкәмәт икән бит алар. Шундый озын, шундый куелар, әйтерсең аерым бөртекләр түгел, ә тоташкан кара әлпәләр – кара күбәләк канатлары...”
Бу юллардан соң авторны талантлы художник дими кем дисең?! Сүзләр белән генә, бернинди дә буяулар кулланмыйча, ул шулкадәр якты, камил образ тудыра алган. Ә иң кызыгы бу очракта авторның читтә кала белүе. Характеристиканы хикәяләүче түгел, әсәр герое Гамил бирә. Шул рәвешле Г.Сабитов, беренчедән, укучыга Гөлүсәне күзалларга мөмкинлек бирә, икенчедән, Гамилнең кызга карата булган мөнәсәбәтен күрсәтә, өченчедән, укучының ышанычын арттыра. Соңгысы исә сөйләмнең беренче заттан алып барылуы тәэмин итә.
Геройлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә төрле чагыштырулар аша оста бирелә. “Җиргә төшкән чыпчыкны эләктерергә тырнак чарлап торганда, чыпчык очып киткәч, мәче баласы ничек караса, Гамил кулындагы дәфтәргә шулай карады Гөлүсә”, - ди автор кызны мәче белән чагыштырып. Алга таба да шушы образны дәвам итеп, “тик хәзер чыпчык аулаган чагы түгел, башына әбәк-чәбәк төшкәч, колагын шомартып, муенын җыерган чагы. Борынын дәфтәргә төрткән дә мәсьәлә чишәргә керешкән”, - ди. Ә инде Гамилнең укытучының билге куйганын көтүе “җим көткән чебеш” дип бирелә.
Хикәя антоним, синонимнарга да бай. “Уңай – кулай”, “хәрәкәт – ишарә”, “усаллык – дошманлык” кебек саф, “яз җиле – кояш җиле”, “саф – эре тамчылар”, “озын – куе керфекләр” кебек контекстуаль синонимнар да, “ярсулы – ямансы”, “тәүфыйклы – явыз” кебек антонимнарны һ.б. очратырга мөмкин.
Әнә шундый антоним, синоним, чагыштыру, эпитет, сынландырулар белән беррәттән әсәрдә татар халык әйтемнәре, мәкальләре, фразеологик берәмлекләре дә әсәр телен тудыруда, аның тәэсир көчен билгеләүдә мөһим роль уйныйлар. Күплек төшенчәсен белдерү өчен автор “Хаталарын Галләм абый чүпләсенме” дип тавык та чүпләп бетерә алмый мәкален үзгәртеп кулланса, тиз эшләп бетерүне гади халык сөйләмендәге шаяру аша “Күпер төбендә кара яна, ди әнә. Сүндерүче кирәк, ди” дип бирә. Шулай ук әсәрдә “итәктән тарту”, “башка тай тибү”, “тургай санап йөрү” (карга санап йөрүнең үзгәртелгән варианты), “сөякләрне тутырып үтилчегә илтү”, “канга тоз салу”, “көлең күккә очу”, “кызган табага бастыру”, “уеннан уймак чыгу”, “каш җыеру”, “авызны чак җыеп утыру” кебек фразеологизмнар, “күрше хакын хаклау” (“Күрше хакы – Алла хакы” мәкаленнән), “бәйрәм ашы – кара-каршы”, “ашыккан ашка пешкән, бозлы тозакка төшкән”, “кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең”, “бәла аяк астында була” кебек мәкалләр, “кирәкле кишер яфрагы”, “койрыклы җеннәр” кебек афоризмнар, “исең китәр бу эшкә – чалбар төбе юешкә” кебек такмаклар да кулланыла. Алар әсәрнең телен баета, эмоциональлекне арттыра.
Әсәрдәге тагы бер төркем сүзләрне: укытучыларның актив лексикасы җыелмасын да аерып чыгарырга мөмкин: “Бер өтереңне карга чукыган, Сания апаңа әйтермен. Чиреккә билге чыгарганда чигереп калыр”, “Гөлүсәгә тынычлык кирәк. Эш башларга син киткәнне көтәдер” һ.б. фразаларны аерып чыгарырга була. Болары исә әсәрдәге өченче герой – математика укытучысы Галләм абый тарафыннан кулланыла торган гыйбәрәләр. Галләм абыйны сурәтләгәндә автор сурәтләү чаралары белән бик мавыкмый. Әсәр башында без аны “очлы күзле”, үткен сүзле дип күрсәк, ахырында аның протез аяклы икәнен беләбез. Ә шулай да, югарыда саналган афоризмнары аша Галләм абый безнең күңелләргә җор телле, төпле фикерле, акыллы кеше буларак кереп кала. Хикәядә Галләм абыйны йөз чалымнарын сурәтләгән бердән-бер җөмлә – “Маңгаендагы тирән җыерчыклар, кинәт язылып, авыз читләренә күчте”. Ул әсәр дәвамында ике тапкыр кабатлана: Гамилнең контроль эшен тикшергәч һәм аның суда басып торганын күргәч. Бу сурәтләү аша автор укытучыдагы чын ирләргә хас горурлык, сабырлыкны күрсәтә.
Хикәядә риторик сорау һәм эндәшләр күп. “Нәрсә, җим көткән чебеш кебек күзләреңне ялтыратып торасың?!” – ди укытучы Гамилгә. Шунда ук “Бар, кайт!” дип тә өстәп куя. Я булмаса, Гамил тургайлар сайравын тыңлап, үз-үзенә “Кайда икән соң бу тургай?” – дип уйлана. Алдагы мисалда риторик сорау да, эндәш тә бар: “Әйдә, Гөлүсә күрше, рәхим ит! Кайтышлый итек-читекләреңә су чумыра кит. Аларны киптергәнче, уйнарга чыга алмыйча, тәрәзәдән карап утыруы ничегрәк булыр икән?” Гамил әнә шулай кызны кызык итмәкче була. Бу фразаны автор тагы бер максаттан чыгып куллана. Ахырда Гамил үзе үк итекләренең кипкәнен көтеп, тәрәзәдән карап тора. Әнә шул рәвешле малайның кемгәдер начарлык эшләргә теләве аның үзенә кире әйләнеп кайта. Автор исә моны турыга бәреп әйтмичә, риторик эндәш һәм сорау аша бирә, укучы үзе эзләп табарлык итеп яшереп куя.
Хикәя кызыклы, символик бер күренеш белән тәмамлана: ике тәрәзә арасында кыш буе җансыз яткан күбәләккә яз кояшы җан өргән. Ул үзенең кара бәхет канатларын лепелдәтеп очарга талпына. Нәкъ Гамил белән Гөлүсә кебек. Әсәрнең соңгы абзацсын авторның әйтергә теләгән төп фикере итеп күрсәтсәк була: “Тик әле иртәрәктер шул. Табигать уянганын сизеп, болай гына, йокы аралаш кына талпынуыдыр. Алда әле уяныр, очар көннәре...” Гөлүсә исеме дә автор тарафыннан очраклы гына сайланмагандыр. Яз... Яз килү белән табигать яңара, хисләр яңара... Гөлләр үсә... Гөлләр кебек яшьләр үсә...
Файдаланылган әдәбият
1. Габделхәй Сабитов. Тармаклы яшен. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1981
2.Габделхәй Сабитов. Кайнар туфрак. – Казан : Татарстан китап нәшрияты,2001
3. Әдипләребез.Библиографик белешмәлек.– Казан, 2009
4. Рәшит Гәрәй. Габделхәй Сабитовка 50яшь // «Казан утлары», №6, 1981, 188-190 нчы битләр
5. Әлфинур Зиннәтуллина.Кызыклы да,гыйбрәтле дә// «Казан утлары»,№3, 1983, 162-163 нче битләр

У вас нет прав для создания комментариев.