Кеше Галәмдә.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Кеше Галәмдә.

Зәңгәр күктә кояш балкып, янып тора.
Энҗе нурлар җир йөзенә тамып тора.
Куанышып кошлар сайрый агачларда,
Әйтерсең лә бүген генә яз башлана.
Мондый язлар һәр күңелгә сеңеп калыр.
Алар тагы матурланып кабатланыр.
Мәскәү сөйли... Башкалабыз хәбәр итә;
Таныш диктор горурланып сөйләп китә:

1961 нче елның 12нче апреле.
-Кеше галәм киңлегенә очты бүген!
Шатланмыйча нишләсен соң безнең күңел!
Тын да алмый тыңлап торгач диктор сүзен,
Сәеррерәк сизә икән һәркем үзен.

- Кеше галәмдә! Бу нинди яхшы!
Димәк, ул аның ишеген ачты.
Юрий Гагарин - исеме аның.
Ул хәбәр итә биектән барын:
- Таулар, елгалар, шәһәрләр күркәм:
Дала һәм кырлар ямь-яшел үлән.
Ул, галәм гизеп исән-сау төште.
Ни бар соң җирдә кешедән көчле!

Җыр: “Бәйрәм бүген”

Карлыгачлар җитез оча,
Һәм җитез исә җилләр.
Ә Гагарин абый безнең
Әйләнде күпме җирләр.
Җилләрдән дә җитез очып,
Җиһанны гизеп кайтты.
Һәм ул бөтен планетадан
Никадәр дуслар тапты.

Бала чакта безнең кебек,
Пионер булган ул да.
Җыенгандыр шундый кыен
Һәм шундый ерак юлга.
Саклангандыр, бәлки, һаман
Күңелендә быргы җыры.
Һәм ул булды киң Галәмнең
Беренче пионеры.
Син ул, илем, тормыш җырын
Җиһанга күчергән ил –
Йолдызларга юл салучы
Лачыннар үстергән ил.
Йөзәр алар чиксез күктә,
Без үскәч , безнең буын.
Дәвам итәр киләчәккә
Галәмдә алар юлын.

Галәмнең чиксез киңлеген
Кыю ярып үтә кораб.
Куана бөтен ил бүген
Акчарлаклы күккә карап.
Шаулы хәбәр дөнья гизеп,
Йөрәктән йөрәккә күчә:
Космоста Россия кызы
Валя – Валентина оча!

Юлы – ерак йолдызларга
Күп тапкыр барып кайтырлык.
Шундый ул безнең кызларда
Матурлык белән батырлык.
Шаулатып бөтен дөньяны
Совет кызлары данын,
Космоста йөртте Валябыз
“Восток – 6” корабын.

Җыр: “Лачын кызга” (Л.Айтуганов сүзләре, Ф.Әхмәдиев мыүузыкасы)

Китте, китте күтәрелеп
Космос корабы,
Һавада ак юл сузылып,
Ялтырап калды.
Ак юл сезгә, космонавтлар,
Сез һәр йолдызга, Айсылуга,
Зөһрә кызга сәлам әйтегез.
Зәңгәр җиргә, туган илгә исән кайтыгыз!

Әле җирдә яшәсәк тә,
Күккә тарта йөрәкләр.
Гагариннар кебек кыю
Булу безнең теләкләр.
Галәм гизеп кайттылар дип,
Ватаныбыз шатланыр.
Безнең батырлыкны күреп
Бөтен дөнья таң калыр.
Бөтен дөнья –
Барлык телләр кабатлыйлар
Гагарин һәм Титов диеп горурланып.
Чөнки һәркем бу сүзләрдә күрә сыман,
Иминлеген, киләчәген бу дөньяның.

Ике герой, ике лачын –
Айлы июль кичендә,
Йолдызларга юл алдылар,
Космик кораб эчендә.
Галәм бөркете – Горбатко,
Вьетнамлы дус Фам Туан.
Йолдызлардан сәлам юллый
Ике дус, ике туган...

Җиңү арты җиңү яулый
Героик Вьетнам халкы.
Мәңге шулай чәчәк атсын –
Вьетнам моңа хаклы!
Дуслыкның күркәм җимеше –
Бүген Фам йөрткән кораб.
Дошманнарның эче янсын,
Шушы корабка карап.

Ни кушсагыз да үтәрбез,
Без зурлар хәзер.
Утырып космик корабларга
Батырлыклар кабатларга – без әзер!
Зур эшләргә тотынырга
Чират безгәдер,
Кирәксә ут – су кичәргә,
Батырлар булып үсәргә - без әзер!

Әйе, кеше галәм гизеп төште җиргә.
Яңа дан һәм ямь китереп безнең илгә.
Мондый чорда яшәсәң дә ярап тора.
Туры килә бу бит безнең характерга!

Егерменче гасыр кешесе мин –
Туры килгән гомер шул чорга,
Замандашым Айга, йолдызларга
Космик корабльләр очыра.
Хыяллары чынга аша аның,
Аңа ача бәхет ишеген,
Чорыбызның бөеклеге шунда:
Яшәү мәгүнәсенә төшенү...

Йолдызларга салган юлларыңның
Маршрутын кабат ачыклыйм:
Соры ташын Айның алып төшкән,
Замандашым, сиңа гашыйк мин.
Теләкләрен үтәп халыкларның,
Үтенечен зур җир шарының.
Галәм киңлегенә Ватанымнан
Ак күгәрчен алып барырмын.

Җыр: “Юкка түгел, юкка түгелдер”(Н.Нәҗми сүзләре, Р. Хәсәнов музыкасы)

У вас нет прав для создания комментариев.