Тоташкан савытлар һәм аларның кулланылышы.
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
Тема. Тоташкан савытлар һәм аларның кулланылышы.

Максат. Тоташкан савытлар һәм аларның үзлекләре турында аңлату. Укучыларның белем дәрәҗәсен арттыру максатында тоташкан савытларның практикада кулланылышы белән таныштыру.
Паскаль законын һәм сыеклыкларның басымы сыеклык баганасының биеклегенә, сыеклык тыгызлыгына бәйле булуын кабатлау.
Фикерләү сәләтен үстерү, физика фәненә һәм тирә - як дөньяга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау. U – рәвешендәге пыяла көпшә, лейка, чәйнек, кофейник, төрле формадагы пыяла тоташкан савытлар, “көймә моделе” - кодограммасы, “Судноларны шлюзлау” моделе, сыеклыклы манометр, эпидиаскоп, кодоскоп.

Дәрес барышы.
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Кодоскоп ярдәмендә “Көймә моделе”н карыйк, мәсьәлә укыйм, игътибар белән тыңлагыз.
Балыкчы тоткан балыкларын исән килеш калдыру максатында үз көймәсенә шундый җайланма эшләп куйган. Көймәнең бер өлешен ике яктан вертикаль киртә куеп бүлеп ала, шушы бүленгән өлешенең аскы өлешенә тишем ясый. Әлеге җайланманы сынап карау алдыннан, балыкчыда мондый сорау туа. Көймәне суга төшергәч аңа су тулмасмы? Ул суга батмасмы?
Укучылар, ә сез ничек уйлыйсыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана).
Укытучы. Әлеге сорауга төгәл җавап бирү өчен безгә әле кайбер нәрсәләрне искә төшерергә һәм кайбер яңа төшенчәләрне өйрәнергә кирәк. Шуларны искә төшереп алыйк әле.
Укытучы. Паскаль законы ничек әйтелә?
Җавап. Сыеклык яки газга ясалган басым сыеклык яки газның һәр ноктасына үзгәрешсез күчерелә. Бу Паскаль законы дип атала.
Укытучы. Басымны нинди формула белән табабыз?
Укучы. P = F/S, Басым = көч / мәйдан
Укытучы. Басым көчен нинди формула белән табабыз?
Укучы. F = P*S
Укытучы.Теләсә нинди тирәнлектәге сыеклык басымын ничек билгелибез?
Укучы. P = p g h
Укытучы. Басым нинди зурлыкларга бәйле?
Укучы. Сыеклыкның савыт төбенә ясаган басымы тыгызлык белән биеклеккә бәйле.

II. Яңа күнекмәләр формалаштыру.
Укытучы. U – рәвешле пыяла көпшә алабыз (яки ике пыяла көпшә резина көпшә ярдәмендә тоташтырылган дип күрсәтәбез). Резина көпшәне кыстыргыч ярдәмендә беркетеп куябыз. Ике көпшәгә дә су салабыз (бер якка күбрәк). Су төрле биеклеккә урнаша.
Укучылар, әгәр дә мин кыстыргычны алсам үзгәреш булырмы? (Җаваплар тыңлана).
Әйдәгез, җавапларны тикшерик. Күрәсезме, сыеклык бер яктан икенче якка ага башлады? Ни өчен? Әлеге рәсемгә карыйк әле: көпшәнең аскы өлешендә ав киртәсе куелган. Әлеге сыеклык баганалары киртәгә уң һәм сул яктан тигез басым ясыймы? (Юк, тигез басым ясамый). Әлеге басым нәрсәгә бәйле? (Әлеге басым сыеклык баганасының биеклегенә бәйле). Ике яктан да басым тигез булмагач киртә тигезләнеш хәлендә кала аламы? (Киртә тигезләнеш хәлендә кала алмый, чөнки ике яктагы басым бер – берсенә тигез түгел).
Менә ни өчен су ага икән, укучылар. Ә су озак агармы? (Су басымнар тигезләшкәнчегә кадәр ага). Моннан нинди нәтиҗә ясарга мөмкин.
Җавап. Тоташкан савытларда сыеклыкның өслеге бер үк биеклектә була.
Укытучы. Әйе, укучылар. Барлык очракларда да шулай буламы икәнен тикшереп тәҗрибә ясап карыйк. Төрле көпшәле тоташкан савытларны алыйк.
Тәҗрибә. 1. U – рәвешендәге ике пыяла көпшәгә су тутырабыз һәм берсен бөкелибез. Ачык көпшәдән суны тамызгыч ярдәмендә алабыз. Суның тигезлеге бозылдымы? (Бозылды). Ни өчен? (Берсенең өсте томаланган булганга тигезлек бозылды.)
Сыеклык, тоташкан савытта бер үк биеклектә булмаса, сыеклык өстенә ясалган басым турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Өске өлешеннән дә сыеклыкка басым ясала, ә басымнар бу очракта төрле.)
2. Тәҗрибәне көпшәгә төрле сыеклыклар салып, ничек урнашуларын карыйк. Алар ничек урнашты? Ни өчен? (Җаваплар тыңлана)
Тыгызлыклар таблицасын ачыгыз әле. Кайсы сыеклыкның тыгызлыгы зуррак?
Ә хәзер бергәләп, сез дәфтәрләрдә, биеклек һәм тыгызлык нинди бәйлелектә булуын чыгарыйк.
P1 = P 2, P = gh, P1 = 1gh1, P2 =  2gh 2
1h1 = 2h 2, 1/2= h2/h1,
Тыгызлыклары төрле булган сыеклыкларның тыгызлыклары чагыштырмасы биеклекләрнең кире чагыштырмасына тигез.
III. Яңа күнекмәләрне файдалану.
Укытучы. Тәҗрибә карап китик, тоташкан савытның бер як көпшәсенә гади су, икенче ягына буялган су салам, сыеклыклар бер үк биеклектә. Әлеге сыеклыклар турында нәрсә әйтергә мөмкин?
Хәзер төрле пыяла көпшәләр алып, аларны резина көпшә белән тоташтырыйк. Кинәт кенә киң авызлы көпшәне өскә күтәрсәк нәрсә күзәтелер? (Фонтан атыла).
Фонтанда су күпме биеклеккә күтәрелер?(Өске көпшә биеклеге кадәр).
Җавапларыгызны тәҗрибә ярдәмендә тикшереп карыйк.
Ни өчен безнең җаваплар тәҗрибәдәге нәтиҗә белән туры килмәде? (Һаваның каршылык көче һәм ышкылу көче суга көпшә биеклегенә кадәр менәргә комачаулый).
Ә хәзер тоташкан савытларның практикада кулланылышы турында сөйләшербез. Шәһәр өйләрен су белән тәэмин итү өчен элек менә шундый типтагы суүткәргечләр булган. (Кодограмма күрсәтелә) Әлеге җайланманың төзелешен һәм эшләү принцибын аңлатыйк әле. Шәһәрләрдә су белән тәэмин итү әле дә шулаймы? Ә бездә?
1920 нче елны илне электрлаштыру планы төзелгәннән соң электр станцияләре төзелә башлый. Әлеге электр станцияләренең күбесе су (биеклек үзгәрү) энергиясен алып эшли яки ГЭСлар төзелә. ГЭСлар төзелү судноларның хәрәкәтен чикли һәм бу кыенлыктан чыгу өчен шлюзлар төзелә. Шлюзлар шулай ук тоташкан савытлар. Аларның эшләү тәртибе белән танышыйк яки шлюзлау ничек башкарыла(модельдә, шулай ук шлюз төзелеше схемасы һәм судноларны шлюзлау схемасы эпидиаскоп ярдәмендә күрсәтелә).
IV. Ныгыту.
Я, хәзер балыкчыга нәрсә дип җавап бирербез инде? (Тоташкан савыт).
Тест.
1.Ике пыяла көпшә резин көпшә белән тоташтырылган (1 рәсем).
Әгәр уң яктагы көпшәне авыштырсак, әлеге көпшәләрдәге су биеклеге
тигез булып калырмы?

А. Әйе, су биеклеге ике көпшәдә дә бертигез булып калыр. Б. Юк, уң як көпшәдәге су биеклеге кимрәк булыр. В. Юк, уң як көпшәдәге су биеклеге сул яктагысыннан биегрәк булыр.

2. 2 нче рәсемдә фонтан сурәтләнгән. К кранын ачсак су агымы...


А. АБ биеклегенә кадәр менә. Б. АБ биеклегенә менә алмый.
В. Зуррак биеклеккә күтәрелер.

3. Рәсемдәге кофейникларның кайсысына күбрәк сыеклык сыя?

А. 3, а. Б. 3, б. В. 3, в.

4. Елгадагы, күлдәге су өслеге горизонтальме?
А. Елгада горизонталь, күлдә горизонталь түгел. Б. Елгада һәм күлдә горизонталь. В. Күлдә горизонталь, ә елгада горизонталь түгел.
5. Авырлык югалу шартларында тоташ савытлар законы үтәләме?
А. Әйе, чөнки Паскаль законы авырлык югалу шартларында да үтәлә. Б. Юк, чөнки авырлык югалу шартларында суның авырлыгы булмый һәм шуңа күрә савыт төбенә басым да ясалмый. В. Дөрес җавап юк.
V. Йомгаклау.
Бүгенге дәресебез ахырына якынлаша, тест нәтиҗәләрен җыеп тапшырыгыз. Укучылар, без бүгенге дәрестә тоташкан савытлар һәм аларның кулланылышын карап киттек. Һәм тоташкан савыт нинди генә формада булса да, алар эчендәге бериш сыеклыкның ачык өслеге берүк биеклектә була дигән нәтиҗәгә килдек (сыеклык өслегендәге басым бертигез булганда). Шулай ук сыеклык тыгызлыклары төрле булганда сыеклык баганаларының биеклекләре төрле булуын да карап киттек.
Өйгә эш.п.39 укырга, Күнегү 24(3) (Әхмәтҗанов, Гарәфиев, Гомәрова, Заһидуллин), фонтан моделен ясарга яки схемасын сызарга (Камалов, Абдуллин, Сафина, Яруллин), калган укучыларга дәреслекнең 82 нче битендәге ике сорауга җавап хәзерләргә.

У вас нет прав для создания комментариев.