Татар сылулары
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

РТ Биектау муниципаль районы
Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе

Сыйныфтан тыш чара
Конкурс “Татар сылулары”



Билалова Ирина Владимировна
Инглиз теле укытучысы.

2013 ел
Сыйныфтан тыш чара “Татар сылулары”

Максат:
1.Кызларны бәйрәм белән котлау, аларның тырышлыгын, җитезлеген, зирәклеген ачыклау.
2.Балаларда үз эшләренә карата җаваплы караш тәрбияләү.
3.Кызларга карата хөрмәт,игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кичә барышы.
(Кичә башланганда музыка яңгырый.)

Алып баручы: Хәерле көн хөрмәтле кунаклар,укытучылар һәм укучылар!
8 Март-иң гүзәл бәйрәм. Шуңа күрә дә ул язның беренче ае-
март башында үткәрелә . Яз көне хатын-кызларның җир
йөзендәге иң күркәм, иң сөекле,иң гүзәл җан ияләренең күңелләре иэ якты өметләр белән тула. Аларның матурлыгы март кояшы булып балкый. Кадерле хатын-кыз укытучылар
һәм мәктәбебезнең кызлары! Сезне чын күңелдән яз бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, кояштай озын гомер,
күктәге йолдызлардай бик күп бәхет,шатлык-куанычлар эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез.
Хатын-кызлар дөньяда иң матур затлар булу белән беррәттән, иң тырыш, бар эшне булдыра торган алтын куллы осталар да. Бүгенге бәйрәмдә сез моның шулай икәнлегенә ышанырсыз. Шулай итеп бәйрәне башлыйбыз.
Хәзер була КВН-
Гаҗәп күңелле уен.
5-нче, 6-нчы, 7-нче сыйныф кызлары
Үзара көч сынаша,
Менә булыр тамаша.

Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.
Алар: 1)
2)
3)
4)
Алып баручы: Беренче бәйгебез “Танышу”
Исемең ничек чибәр кыз,
Яле танышыйк эле.
( Кызлар үзләре белән таныштыралар )

Алып баручы: Беренче бәйгебез тәмам. Икенче бәйгебезнең исеме “Тәмле
тамак “ дип атала.
(Өстәлгә вареньелар куела. Күзне бәйләгән килеш вареньеның нинди җиләк-җимештән ясалганын белергә кирәк. Кура,җир җиләге, кура,чия һ.б. булырга мөмкин.)

Алып баручы: Кызларыбызның чәчләре матур итеп таралган, җыелган. Ә үзләре башкаларга зәвыклы, матур прическа ясый беләләрме икән? Хәзер һәр кыз үзенең иптәшенә килешле прическа ясап, шуңа исем
исем бирергә тиеш.
Ә кызлар эш белән мәшгуль булган арада музыкаль пауза.
(7 сыйныф җыр башкара)

Алып баручы: Чираттагы бәйгебез “Тапкырлар бәйгесе”
Тапкырларга, зирәкләргә
Бездә дә урын түрдән.
Кайда? Нәрсә? Кайчан була?
Әйтсен ул белгән.

1 нче табышмак 5нче сыйныфка.
Вак кынадыр үзлэре,
Ялтырыйдыр күзләре.
Бу ни була-эзләле.
(Йолдызлар)

2 нче табышмак 6нче сыйныфка.
Су түгел-сыек,
Кар түгел-ак.
(Сөт)

3 нче табышмак 7нче сыйныфка.
Тышы- баллы ит,
Эче-татлы төш.
Ул нәрсә?
(Өрек)

4 нче табышмак 5нче сыйныфка.
Үзе хәреф,үзе сан
Бөтенләй санамасаң.
(О хәрефе)

5 нче табышмак 6нче сыйныфка.
Утта янмый, суда батмый.
(Боз)

6 нче табышмак 7нче сыйныфка.
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Язу)

Алып баручы: Алдагы бәйгебез “Уңганнар “ бәйгесе.
Хәзер безнең кызларыбыз кадак кагып күрсәтерләр.

Алып баручы: Безнең кызларыбыз үтә зирәкләр дә эле. Сынап карыйк
“карлыган “ сүзеннән кем ничә сүз табар икән? Кызлар
Биремне башкарган арада музыкаль пауза. 6 нчы сыйныф
башкаруында “Кадриль» биюе.

Алып баручы: Безнең туган телебездә ягымлы,матур сүзләр бик күп. Ягез
әле , кызлар, әниләрегез сезгә яратып, иркәләп ничек
эндәшә икәнен, үзегезнең аларга нинди матур сүзләр белән
мөрәңәгать иткәнегезне искә төшерегез әле! “Татлы тел “
бәйгесе.

Алып баручы: Искеткеч бай шул телебез! Кызларыбыз да тәмле теллеләр
икән.
Иртән торып күзне ачуга, колагыбызга реклама килеп керә.
Ярыйсы гына туйдырды да инде. Ә шулай да реклама
тексты төзү бик катлаулы, җаваплы да. Әйдәгез,үзебезне
рекламачылар сыйфатында сынап карыйк. Реклама татар
халык ашларына булачак. ( Чәч-чәк, гөбәдия, өчпочмак)
Кызлар әзерләнә торсыннар,ә бездә музыкаль пауза.
(5 сыйныф малайлары башкаруында җыр.)

Алып баручы: Бик шәп рекламалар төзегәннәр кызлар. Бүгеннән үк
агентлыкларына эшкә бара аласыз.
Безнең гүзәл затларыбыз булачак әниләр дэ эле.Ә әниләр
безне бишек ңыры җырлап тирбәткәннәр. Безнең
кызларыбыз бишек җырлары беләләрме икән. Хәзер сез 1
куплет бишек ңыры баркарырга тиеш.
(Бишек җырлары башкарыла.)

Алып баручы: Афәрин.кызлар! Булдырдыгыз! Хәзер сүзне гадел
хөкемдарларыбызга бирик. Рәхим итегез!
(Жюрины тыңлагач)
Катнашкан кызларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтеп,
җиңүчебезне котлыйбыз! Киләчәктә дә барыгызга да
унышлар юлдаш булсын! Бәйге шуның белән тәмам. Киләсе
очрашуларга кадәр сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.