Икмәк булса ,бар да бар.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «РФ Герое А.Н.Епанешников» исемендәге 3 нче урта гомуми белем мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе

"Икмәк булса ,бар да бар"
(Халыкара туган тел көненә багышланган «могҗизалар кыры”уены)

Әзерләде һәм үткәрде татар теле укытучысы Мурдашева Резидә Фоат кызы
Алабуга 2013 ел
“ Могҗизалар кыры”уены
Тема:Икмәк
Эпиграф: Икмәк булса,бар да бар
Максат:Укучыларның сүзлеген активлаштыру һәм бәйләнешле сөйләмен үстерү;икмәккә ,туган телгә хөрмәт тәрбияләү;балаларда толерантлык хисен камилләштерү.
Җиһазлау:икмәк,чигелгән сөлге,”могҗизалар кыры” уены җиһазы (барабан,өстәл),2 тартма,бүләкләр,уенчылар өчен алфавит язган кәгазьләр,карандашлар.
Алып баручы:
Хөрмәтле кунаклар,укучылар! Без бүген “Могҗизалар кыры”н уйнарга җыелдык.Уенның кагыйдәләрен исегезгә төшерәм.Уен 3 турдан тора.Һәр турда 3 укучы катнаша. Турда җиңүче ахыргы 4 турда катнаша.Шулай итеп абсолют җиңүче ачыклана. Уенчы барабан әйләндерә һәм хәреф әйтә. Хәреф дөрес булса,уенчыга ул күрсәткән бал бирелә.Баллар саны икеләтә артырга мөмкин,әгәр ук 2х күрсәтсә,шулай ук бөтенләй юкка чыгарга мөмкин,әгәр “банкрот” секторы чыкса. Әгәр барабан угы “бүләк” секторын күрсәтсә,сезгә ике тармадан берсен сайлап бүләк алырга мөмкин була. “Иҗади мизгел”секторында сез җырлый,бии,шигырь сөйли аласыз. “Плюс” секторы теләгән хәрефне ачарга хокук бирә. Абсолют җиңүче теләсә, супер уенын уйный ала-бер минут эчендә уйлап ,сүзне бөтен килеш әйтеп бирергә кирәк.Аңлашылдымы? Уеныбызның темасын мәкальләр аша белерсез.Тыңлагыз әле:
Ил табыны икмәктән башлана.
Икмәк – ил тоткасы.
Икмәктән зур нәрсә юк.
Уенның темасы нинди? (Икмәк).
(Залга укучы сөлгегә куеп ипи алып керә):
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә,
Аннары мичтә пешә,
Кызарып,мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә –
Безгә күәт өстәргә!
Ипи булса табында,
Булдырам мин барын да!
(Р.Миңнуллин “Ипи булса.”)
Алып баручы : Әйе,һәркөнне,һәркемгә ипи кирәк.Җир шарының төрле почмакларында,төрле халыклар һәр көнне икмәк ашый.Төрлечә пешерсәләрдә,төрле исемнәр белән атасаларда-икмәк ,кайда да икмәк инде ул. Бүгенге уеныбыз бик әһәмиятле көнне үтә.Кем белә,бүген нинди көн? (Туган тел көне).БМО тарафыннан ул һәр елны 1999 елдан башлап 21 февральдә билгеләп үтелә.Төрле җирләрдә яшәүче төрле халыкларны элек-электән икмәк берләштергән.
Ипи-тылсымлы сүз кебек ишетелә.Кешеләргә яшәргә һәм эшләргә көч бирә.Кеше һавасыз яши алмаган кебек,икмәксез дә тора алмый. Аның кадерен барлык халыклар да яхшы белә.Олылап,кадерләп,хөрмәтләп эндәшәләр икмәккә.Бүгенге уеныбызның сораулары ипигә багышланган булыр.
Iтурда уйныйлар................................................. ................................................................ Сорау: Мари телендә “ипи” сүзе ничек була? (кинде)
Iтурда җиңде........................................................ Ул .............балл җыйды.
IIтурга.................................................................... .......................................... чакырыла. –Үзбәк телендә “ипи” сүзе ничек була? (Нон)
II турда җиңде................................................... Ул .............балл җыйды.
III турга .......................................................................................................................чакырабыз. –Чуваш телендә “ипи” сүзе ничек була? (Шыгыр)
III турда җиңде........................................................... Ул .............балл җыйды.
IVтур- җиңүчеләр туры.Бу турда..........................катнашалар. Сорау шундый булыр:
-Грузин телендә “ипи” сүзе ничек була? (пури)
-Шулай итеп уенның җиңүчесе............................................................Җыелган балларыңа нинди бүләкләр аласың?
Каләм-10, дәфтәр-8, бетергеч-6, пумала-2, карандаш-4, каләм пастасы-1.
-Супер уен тәкъдим итәм. “Уенда “баллы”призлар булачак- шоколад,вафли, конфета, чупа-чупс, хәлвә. 1 минуттан соң сорауга җавап бирсәң- сайланган бүләк сиңа була. - Алабуга кибетләрендә нинди ипиләр саталар?
Җиңүчене котлау.

Кулланылган әдәбият исемлеге:
“Бала бишеге – гомер ишеге” җыентыгы.Ф.Зарипова җитәкчелегендә эшләнелгән.Яр Чаллы,”Идел –йорт” нәшрияты,2002, 23нче бит.
“Мәктәптә бәйрәмнәр,кичәләр” җыентыгы. Төзүчеләр – Ф.С.Кәримова,Ф.Г.Сәяпова. “Мәгърифәт” нәшрияты,1994, 80нче бит.

У вас нет прав для создания комментариев.