Сәламәтлек - үзе зур байлык
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
«Алан төп гомуми белем мәктәбе»

Сәламәтлек – үзе зур байлык

Хабибуллина Тәнзилә Мәгъсүмовна
башлангыч сыйныф укытучысы

2004

Татарча КВН
Визитка.
3 бала һәм 1 укытучы сәхнәгә музыка астында чыгалар.
Укытучы: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген
Нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм
бүген.
1 укучы: Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген бездә
Барсы бергә: К-В-Н
2укучы: КВНның юллары бик күп
Ә безнең КВНның юлы бер генә
3 укучы: Ул сәламәт яшәү рәвеше. Әсәламәтлекнең нигезе: рәхәтләнеп көлү, туйганчы күңел ачу, хәрәкәт.
Бергә: Әхәрәкәттә бәрәкәт.
1укучы: КВН безнең тапкырлар өчен
КВН безнең шаяннар өчен.
Укытучы: КВНны башлыйбыз!
Команданың киләчәген, жюриларга тапшырабыз.
Ә жюрилар безнең хөрмәткә лаек без аларга
ышанабыз.
3 укучы: Ә тамашачыларны кисәтәбез
КВН булачак кызыклы
Һәм чын күңелдән без телибез
Үтсен диеп кызыклы.
1укучы: Хөкембарлар безнең ышанычлы
Орбитрада бар да югарыбыз
Жюри очколарны барлый
Ә без капитанны чакырабыз.
2 укучы: Ә капитаныбыз булыр безнең Нәфис.
Капитна: Кул чабыгыз, алкышлагыз
Менә безнең командыбыз.
Җыр: Кул чабыгыз, алкышлагыз
Без КВНга килгәч,
Менә ничек кызык икән 2 тапкыр.
Бергәләп уйный белгәч
Капитан: “Шаяннар-шаянар” командасыннан. Барлык
көндәшләргә
Бергә: кайнар сәлам.
1 укучы: Сорауларга безнең җавап һәрчак әзер,
Без беләбез, көндәшләр безнең көчле.
Уңышларга иршер өчен
Куярбыз барлык көчне.
5 укучы: Җиңелсәк тә без еларга җыенмыйбыз.
Безнең характер андый түгел
Авыр булса да түзәрбез
Без бит елаклар түгел.
6 укучы: Без командага җыячакбыз.
Бик күп саннарда очко
Чөнки бк очрашуга без
Әзерләндек бик күптән.
7 укучы: Ә без менә шаяннар
Уенда еш батырлар
Уйныйбыз да көләбез
Спортта да батырлар
8 укучы: Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз
Бер урында тик торудан
Күгәреп тутыкмагыз
9 укучы: Кемнәр уйнарга ярата
Кемнәр өлгер һәм җитез
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели - әйдәгез.
10 укучы: Безнең белән ярышырга
Җитез балалар кирәк.
Ярышырга кемнәр тели
Чыгып басыгыз тизрәк
Бергә: Ачуланмагыз сез безгә
Язса сезгә җиңелергә
Командир: - Без җитезләр, җитезләр
- Без шаяннар, шаяннар
- Без шуклар, шуклар
Бергә: Әйдәгез алга
Зур җиңүгә.
Җыр “Без – беренчеләр”
1. Без – беренчеләр,
Иң беренчеләр,
Беренчеләргә
Җиңел булмый.
Барлык сынауны
Чокырны, тауны
Үтәргә кирәк 2 тапкыр.
Сыгылмый сынмый
2. Бүгенге көнгә
Килеп җиткәнче
Әзме тырыштык
Әзме сыналдык
Тырышкан саен
Сыналган саен
Ныгыды безнең 2 тапкыр
Дуслык, иптәшлек
3. Өстен булып без
Хәйлә - мәкердән
Изге эш өчен
Бардык гел алга
Без сынмадык та
Сынмадык та
Көрәштек җиңдек –
Без беренчеләр.

Капитаннар ярышы.
Мин Азат
“Шаяннар – шаяннар” командасының
Буламын командиры
Үземнең юлдашым итеп
Алдым мин спортны
Иртә торам, юынам
Әй – лә зарядка ясыйм
Бер чүгәм, бер торам
Сикереп тә алам
Аннан битне юам
Ашыйм, киенәм
Букча асып аркама
Белем йортына юл тотам
Юлда очрый сабакташлар
Сердәшләр һәм юлдашлар
Китә кайчак бәхәсләр
Аннан булабыз әтәчләр
Ул да сәламәтлекне
Ныгыта бит иптәшләр
Спорт дәресләрен мин
Яратам аеруча
Кышын чана-чаңгыда
Шуабыз без дәрестә
Кайчак кар астыннан
Табалар көчкә-көчкә
Кайчак безнең класста
Булып китә арина
Шунда инде әлбәттә
Мин кала алмыйм читтә.
Ул нинди сәламәтлек, дип
Уйлап утырасызмы?
Бер – беребезне тукмый-тукмый
Булабыз без боксчы.
Җәен мин беләсезме?
Инештә су коенам
Саф суның файдасы күп
Мин шулай чыныгамын.
Җәен булам лагерьда
Көч җыям бер елга
Йөгерәм, сикерәм, егылам
Мәтәлчек атып алам
Кыскасы мин спортның
Юлдашы һәр төрендә
Шуңа күрә зур үскәч
Булырмын мин спортчы.
Өй эше.
Сәхнә “Фабрика звёзд” дигән плакат һәм йолдызлар белән бизәлә. Өч жюри члены утыра. Сәхнәгн “Фабрика звёзд” көенә җырчы чыга.
Жюри: Я, башлыйбыз.
Җырчы моңлы, сузып җырлый торган җыр башкара. Жюри членнары йокыга китәләр. Җырчы аларны уята.
Жюри: 1) – Шәп булды бу, шәп!
2) – Моның нәрсәседер килеп җитми әле.
3) - Ә сез дәртлерәк җыр башкара аласызмы.
Җырчы: - Була ул була. Хәзер.
-“Дусларым” җыры башкарыла
Жюри: - Чит телдә дә җыр башкара аласызмы.
Җырчы рус телендә җыр башкара
Жюри: 1) – Афәрин
2) – Вот, булды бу!
3) – Җырлавын шәп җырладың, темасы килеп җитмәде. Безнең тема бит сәламәтлек.
Җырчы: - Хәзер җырлыйбыз аны.
“Күбәләк” көенә “Биек биек тау битендә” җыры башкарыла.
Жюри: - Бик яхшы җырладыгыз. Сәхнә культурасы җитеп бетми. Сәхнәдә хәрәкәт юк, хәрәкәт.
Ике журналист керә.
- Уңышлар ничек соң? Котлыйбыз.
- Уңышлар яхшы. Хәрәкәт җитми, диләр.

У вас нет прав для создания комментариев.