Алар - тере тарих
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Максат: пионер оешмасының данлы тарихы белән таныштыру, авылыбыз пионерлары үрнәгендә бөек эшләргә омтылыш тәрбияләү,туган төбәгебез тарихына кызыксыну уяту.

«Взвейтесь, кострами!» җыры белән залга пионерлар керә.
Вожатый: Пионерлар! Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә әзер булыгыз!
-Без һәрвакыт әзер!
Вожатый:
Бүгенге көндә Татарстан варислар берлеге исеме астында яшәп килүче балалар оешмасының тарихи үткәненә багышланган пионер сборын ачык дип белдерәм.ТВБ нең 80 еллык тарихы бар. Бүгенге сборда без аның тарихи сәхифәләренә күз салырбыз.
(Залга кулларына шарлар тотып октябрятлар керә. “Йолдызчык” җырын башкаралар.)
Вожатый:
Таныгансыздыр, октябятлар алар – Ленин бабайның шат оныклары. Беренче октябрят группалары 1923 елның җәендә Мәскәү пионер отрядлары каршында төзелә.Ул октрябрятларның күбесе Бөек Октябрь социалистик революциясе яшьләре булса, менә шуңа да аларга октябрятлар дигән горур исем бирелә. 1924 елның августында бу группалар рәсми рәвештә пионер оешмасына әзерлек группалары дип йөртелә башлый.
Азат тормыш көткән халыкларга
Ленин килеп җылы кул сузды.
Ленин безгә көчле канат бирде,
Матур киләчәккә юл сызды.
Ленин бабай ул гади халык бәхете турында уйлаган, эшче һәм крестьяннарны 1917 елда беренче Октябрь Социалистик революциясенә күтәргән, юл күрсәткән кеше.Ленин бабай - халыклар бәхетенә юл сызучы.Аны безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез яратып Ленин

бабай дип йөрткәннәр. Хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы Ленинның революцион эшчәнлеге безнең башкалабыз Казанда башлана. Юкка гына Казан Дәүләт университеты В.И.Ульянов-Ленин исеме белән аталмаган.
1 нче пионер:
Як-ягына җәеп ак канатын
Аксыл түшен горур киереп,
Таш кыяга кунган аккош сыман
Утыра ул актан киенеп.
2нче пионер:
Мең сигез йөз сиксән җиденче ел
Белем алган монда Ульянов...
Балачактан шушы вуз турында
Йөрибез без җитди уйланып.
3 нче пионер:
Чынлап та ул-яшь Володя үзе
Ачып кергән вузның ишеген...
Шуңа Казан университеты
Горур йөртә аның исемен.
4 нче пионер:
Шуңа һәркем зур бәхеткә саный
Монда укып белем алуны.
Иңдә аның җылы кулын тоеп,
Аның юлы белән баруны.
Вожатый:
Безнең бик күп авылдашларыбыз Казан университетында белем алу бәхетенә ирешкәннәр: Дания Заһидуллина, Гөлдамира Суфиянова, Глүзә Сибаева, Диләрә Исмәгыйлова, Гөлнара Хәкимова һ.б. Алар да бит октябрят булганнар. Үсә төшкәч иң тырыш, иң уңган октябрятлар тантаналы төстә пионер оешмасы сафларына кабул ителгәннәр.
(5 нче пионер Советлар Союзы пионерларының тантаналы вәгъдәсен сөйли.)
Вожатый:

Һәр пионер шушы Советлар Союзы пионерларының тантаналы вәгъдәсен намус белән үтәргә, пионер исеменә тап төшермәскә тырышкан. В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 нчы маенда төзелгән. Колхозлашу, кулакларга каршы көрәш, Бөек Ватан сугышы еллары... Авыр сынау, көрәш, җиңү еллары... Бу елларда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иктеләр, станок артына бастылар, немец фашистларына каршы батырларча көрәштеләр. Бу елларда аларның девизы: “Пионер- фронтка!”-дип аталды. Алар утын кисте, госпитальдә дежур торды, фронтовикларның гаиләләренә булыштылар. Безгә билгеле булган тимурчылык нәкъ менә шушы елларда калкып чыга.Тимурчылар эшенең изге максаты- кешеләргә шатлык китерү, ваемсыз булмау, теләсә нинди эшне күрсәтү өчен генә түгел, ә чын күңелдән башкару, әйләнә-тирә тормышны тагын да матуррак итәргә тырышу.
Җыр: “Гайдар-безнең комиссар” (Р. Яхин музыкасы, М. Хөсәен шигыре).Җыр дәвамында укучылар“Тимур һәм аның командасы” ннан эпизодлар күрсәтәләр.
Вожатый:
Пионер сафларында чыныгу үткән, яңа эшләргә, яңа төзелешләргә омтылган яшьләр 1918 елда комсомол сафларына берләштеләр, пионер сафларында башланган данлы эшләрен дәвам иттеләр.
Комсомол ул-
Көчле рухлылар,
Комсомол ул-
Ныклы ихтыяр.
Үз янына
Бары батырларны,
Яшь кызларны, егетләрне,
Алдынгыларны җыяр.
6 нчы пионер:

Кадерле, сөекле
Комсомол билеты...
Ул -минем икенче йөрәгем.
Шул билет белән мин
Укуда аруны,
Хезмәттә талуны белмәдем.
7 нче пионер:
Омтылыш, көч, гайрәт,
Игелек, мәхәббәт,
Шул данлы билетка тупланган.
Шул билет белән мин
Җиңдем җил-давылны,
Сау чыктым иң хәтәр утлардан.
8 нче пионер:
Кадерле,сөекле
Комсомол билеты...
Ул- вөҗдан мандаты яшьләрнең.
Илтәбез гимн итеп,
Киләчәк буынга
Ильичның үлемсез яшәвен.
Вожатый:
Пионерлар һәм комсомолларны шундый бөек эшләргә рухландыручы , үз көчләренә ышаныч , кыюлык , җиңүгә
ихтыяр ала торган бетмәс- төкәнмәс чыганак ул - коммунистлар партиясе . Партия ! Партия !
Бу исемдә кайнар хисләр,
Сүнмәс гайрәт , көчләр бар,
Туган илне шау чәчәкле
Бакча иткән эшләр бар .
Октябрят һәм пионер булып, комсомолда тәрбияләнгән , коммунистлар партиясе чыныгуы үткән, шул данлы тарихның тере шаһиты Мәрзия апа бүген бездә кунакта. Сүзне аңа бирәбез. (Мәрзия апа сөйли.)
Вожатый:
Пионерлар тырыш хезмәт белән бергә һәрдаим белемгә омтылганнар. Халык арасында культура- агарту эшләре алып барганнар, күңелле итеп ял да итә белгәннәр.
(Егетләр татар биюен башкара һәм Мәрзия апаны да биергә чакыралар.)
-Бүгенге көндә дә варислар яңаны төзү, рухландыргыч иҗат дәрте белән үсәргә, Ватаныбызның казанышлары һәм уңышлары, аның көче-куәте белән горурланырга, пионер тарихының традицияләрен дәвам итәргә бурычлы. Без бүгенге сборда 4 буын-октябрят, пионер, комсомол, коммунистлар тарихын күзалларга тырыштык. Бу 4 буын-октябрят, пионер, комсомол, коммунистларны -тормышта лаеклы урын табарга, якты идеалларга омтылып, киләчәккә ышанып яшәргә бары тик бер генә тойгы - Ватанга чиксез мәхәббәт берләштергән, көч биргән.
9 нчы пионер:
Ватан миңа-
Тальян моңы, чишмә җыры,
Кузгалаклар тулы үзәнлек.
Ул- көмеш күл,толымлы тал,
Кара урман,
Туган яктагы бар гүзәллек.
10 нчы пионер:
Ватан миңа-
Ерак болгар бабаларым,
Нигез ташын салучылар Казанымның,
Саклап калучылар канлы сугышларда
Аязлыгын, ямен ирек язларының.
Вожатый: -Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем-Татарстан.

Нур сибәсең бүген, Татарстан,
Дөньядагы барлык халыкка.
Җир йөзендә кал син, ия булып,
Халкым дигән иң зур байлыкка.
Җыр: “Мин яратам сине,Татарстан!”

У вас нет прав для создания комментариев.