9 нчы Май - Җиңү бәйрәме
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
9 нчы Май - Җиңү бәйрәме.
...Палач үзе кача көнбатышка,
Өстерәлә ватык көймәсе!
Куа аны арттан ядрә булып
Ана каны, бала күз яше...
...Әйе, күпме күз яше, күпме кан коелган Бөек Ватан сугышында...
....1941нче елның якты җәй көнендә, утлы яшен суккандай, бар дөньяны каһәр сугыш кара кайгыга батыра. Бар ир-егет, кулына салкын корал алып, дошманга каршы чыгарга мәҗбүр була. Күпме ана, күпме бала, күпме хатын-кыз ирсез, улсыз,әтисез кала. Шушы мескеннәр әле тормыш йөген үзләре өстерәп кенә калмый, сугышчыларга ярдәм итеп торырга көч-хәл, куәт тә таба алалар!
Ни генә күрмәгән безнең халык бу чорларда: ачлык, хәерчелек, ятимлек, явызлык...үзәк өзгеч үлем хәбәрләре. Тик шулай да, һәркем өмет чаткысын сүндермичә көткән Җиңү көне, ниһаять, 1945нче елда дошманны юк иткән!
Инде менә 9нчы май көнен бар җиһан иң истәлекле көн итеп, хөрмәт белән искә ала. Тик, кызганычка каршы, безнең сугыш ветераннары-күкрәк тулы орденлы бабаларыбыз, елдан-ел азрак күренә.
Минем карт бабам Мөхәммәтҗан да бу сугышта катнашкан. Ул Берлинга кадәр барып җитеп, дошман гаскәрләрен юк итүдә үзенең өлешен керткән. Хәзерге вакытта карт бабам инде мәрхүм. Гаиләбездә аны искә төшереп, орден-медальләре генә саклана.
Әйе шул, Бөек Ватан сугышының күп геройлары бүгенге көндә дөньяда юк инде. Әмма без аларны күңелебездә булса да искә алып, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе, кояшлы көннәр бүләк иткән өчен аларга баш иеп, рәхмәт әйтергә тиешбез!
Җиңү яулап биргән өчен безгә –
Теләкләрнең иң изгесе сезгә:
Яу кырында калган сәламәтлек,
Капкалардан керми узган бәхет
Кайтсын иде, кайтсын кабаттан. (Флера Тарханова)
9нчы Май – Җиңү бәйрәме, безнең илебезнең яңадан туган көне!

Әхмәтшина Альмира
Әлмәт районы Түбән Мактама
2нче гомуми белем бирү мәктәбенең
6 сыйныф укучысы

Җитәкче: Аглиева Гөлназ Фоатовна,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

У вас нет прав для создания комментариев.