Математика дәресләрендә укучылар эшчәнлеген мотивацияләү
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Математика фәне - авыр фәннәрнең берсе. Озак еллар эшләү дәверендә укучыларга белем бирүнең төрле алымнарын сайларга туры килә. Балага әзер белем генә бирү җитми, ә аны укырга һәм фикерләргә өйрәтү зарур. Моның өчен укыту процессын баланың үзендә укырга теләк һәм омтылыш уянырлык итеп оештырырга кирәк.
Бер укучым, дәрес кызыклы булса гына, миңа барысы да аңлашыла, дип әйтте. Шуңа күрә мин дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Математиканы укыту барышында математик культура тәрбияләүнең мотивацион (теләк, кызыксыну, омтылыш тудыручы) өлеше, укучылар башкара алырлык математик нәтиҗәләрнең катгыйлыгы, тәэсирлеге һәм матурлыгы белем алучыларның максатларына, яшәеш кыйммәтләренә туры килерлек булырга тиеш. Ә белем бирүнең иҗади өлеше математик белемнәр эчтәлегенең фундаменталь нигезләрен чагылдырырга һәм ачык логикага, математик нәтиҗә чыгаруларны эзлекле кулланып төзелә. Яңалык туплау укучыны арытмый, киресенчә, бер ачылган яңалык икенчесенә этәргеч була. Бу алым логик фикерләргә, бәхәсләшергә этәргеч бирә.
Дәресләрдә үзем кулланган мисаллар китерәм. Мәсәлән, 6нчы сыйныфта - «Координаталар яссылыгы» темасы. Дәресне башта укучылар белән төрле фигуралар төзүдән башлыйбыз (самолет, әтәч, зонтик, куян). Алар һәрберебездә җитәрлек, шуларны үзеңә охшаган төсләргә буяп та җибәрсәң, укучылар тагын да дәртләнеп китә. Алдагы дәрескә алар үзләренең фигураларын алып киләләр, ә билгене фигураларның дөрес координаталы һәм катлаулылыгына карап куям (анысын алдан кисәтәм). Шулардан соң гына дәреслек белән эшлибез, нокталар, кисемтәләр, өчпочмаклар – болар инде җиңел һәм аңлап башкарыла.
Алдагы тема «Диаграммалар», укучыларга төсле күрсәтмә материаллар таратам. Бу диаграммалар төрлесе төрле эчтәлектә: чәчүлек җирләре мәйданнары, көтелгән һәм алынган уңыш, бәяләр артуы, кешеләргә кризисның кагылуы турында һ.б. Бу мәгьлүматлар укучыларда кызыксыну уята, алар үзләренең тәкъдимнәрен әйтәләр: мәсәлән, мәктәптәге өлгереш, контроль эш бәяләренең нәтиҗәләре яки мәктәп укучыларының туган көннәре буенча кайсы йолдызлыкка керүләре турында. Диаграммалар сызу эше укучыларга ошады һәм аның белән бик нык мавыктылар.
Уку материалының белем алучыга аңлаешлы һәм файдалана алырлык булуына омтылам. Укучылар башта укытучы ярдәмендә, соңрак мөстәкыйль рәвештә катлаулылыгы арта барган охшаш гамәлләр башкара алырга алырга тиеш. Бары тик шуннан соң гына математика курсының һәр темасын өйрәнүдә белемнәрне үзгәртелгән ситуациядә иҗади файдалана белүне сорый торган катлаулырак мәсьәләләргә күчәргә мөмкин. Геометрия курсында 7нче сыйныфта, «Турыларның параллельлеге» темасын өйрәнгәндә материалны түбәндәге баскычларга бүләм:
1.Укучы параллель турылар, параллель кисемтәләр билгеләмәсен белергә, аларны бирелгән сызымнан табарга һәм аларны сызарга тиеш.
2. Турыларның параллельлек билгеләрен белү һәм аларны исбатлау.
3. Дәреслектән мәсьәләләр чишәргә өйрәнү.
Шуның белән мәҗбүри баскычлар тәмамлана, үти алганнар алга күчә. Һәр укучы булдыра алганны башкара, кызыксынып алга баручылар һәм алардан калышмаска теләүчеләр табыла.
4. Өстәмә әдәбияттан файдалана белү. Укучылар ГИА, БДИ китапларыннан планиметрия буенча мәсьәләләр эзләп табарга һәм чишәргә тиеш. Укучыларның һәрберсенә берәр мәсьәлә таратып чыгам, алар үзләренең мәсьәләләрен чишеп билге алалар, бер-берсе белән мәсьәләрен алышып эшлиләр. Аннан соң башка чыганаклардан шул темага мәсьәләләр табу һәм чишү белән бергә укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләнә, аларны алда торган ГИА, БДИ алдында каушамаска да өйрәтә.
Укыту процессында, укучыларның танып-белү активлыгың үстерү белән беррәттән, аларда мотивацион омтылыш тудыручы чагыштыру методы зур урын алып тора. Укучылар бер материалның икенчесе белән бәйләнешен ачыклыйлар, бу алардан системалы укуны таләп итә. Математиканы өйрәнгәндә, кайбер төшенчәләрдә укучылар буталалар. Мәсәлән, капма-каршы саннар уңайлы өйрәнелә, кире саннар истән чыгып киткән була. Менә шул вакытта чагыштыру методы ярдәмгә килә.
сан капма-каршы сан кире сан
3 -3 1/3
2/5 -2/5 5/2
0 0 юк
1/8 -1/8 8
а -а 1/а
Политехник укытуда графикларның әһәмияте зур, чөнки график метод техникада киң кулланыла. Щунлыктан туры һәм кире пропорциональ бәйлелекнең графикларын төзүгә тиешле игътибар бирәм. Мәсәлән, у=2х һәм у=2/х. Укучының практик эшчәнлеге укыту-тәрбия процессында зур урын алып тора, ул укучыда фән белән кызынсыну тәҗрибәсен баета.
Укучыларга телдән чишүгә мисаллар гына түгел, мәсьәләләр дә тәкъдим итү, аларны чишүнең практикада кулланыла торган төрле алымнары белән таныштыру математиканы ярату тойгылары тәрбияләргә булыша, шуның нәтиҗәсендә укучыларның активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкинлек бирә.
5нче сыйныфта, «Унарлы вакланмалар белән гамәлләр» темасын өйрәнгәндә, дәресне 6нчы сыйныф укучылары белән бергә үткәрдем. Алар унарлы вакланмалар белән гамәлләрне җиңел башкаралар, ә 5нчеләр, үз чиратында, эшнең авыр түгеллеген, натураль саннар белән башкарган эшкә охшаган икәнен бик тиз аңлап алалар, үзләренең эшләргә теләкләре уяна, ә мин аларга өтернең ни дәрәҗәдә зур роль уйнаганын аңлатам.
5нче сыйныфтан ук математиканы укытуда икетеллелек үзенчәлекләре белән бәйле проблемалар туа. Укытуның һәр этабы өчен телне үзләштерү һәм математик культура формалаштыру, укучыларга рус телендә өлешчә математика курсына карый торган материал кертү файдалы. Бигрәк тә вакланмалар темасы аерым урын алып тора. Бу урында уен – ярыш тәкъдим итәм: бер укучы татарча вакланма әйтә, ә икенчесе аңа каршы русча җавап бирә һәм киресенчә.
Дәрестә тарихи материаллардан һәм милли - төбәк компонетыннан еш файдаланам. Математика курсында үзебез яшәгән милли төбәкнең табигый, икътисадый, экологик, тарихи-мәдәни, социаль-сәяси, рухи үзенчәлекләрен туплаган мәгьлүматлар куллану укучыда үз иленең гражданына хас булырдай сыйфатлар тәрбияли.
Медикларның, математика гомерне озынайта, кешене озак вакыт энергияле итеп яшәтә, диюләре белән тулысынча килешәм һәм минем максат - укучыларга шуны төшендерү.
Шул рәвешчә, укучыларның иҗади, актив эшчәнлекләрен оештырып, аларның энергияләрен материалны тирәнтен өйрәнүгә, үзләштерүгә һәм ныгытуга юнәлдереп, укучыларның математика белән кызыксынуларына ирешәм.

У вас нет прав для создания комментариев.