Открытый урок
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Укытучы укучыларны дәреснең темасы һәм максаты, эш тәртибе белән таныштыра; тактага урнаштырылган космик ракета рәсеме ярдәмендә якынлашып килүче бәйрәм – космонавтика көне икәнен ачыклый һәм аңа беренче нигез салучы Ю.А.Гагарин турында бер укучының шигырен тыңлыйлар. Укытучы:
-Без дә бүген гади түгел, ә сәяхәт дәрес үткәрербез. Ике группага бүленеп
космик ракетага утырып йолдызлыкларга сәяхәт кылырбыз. Максатыбыз:
кайсы төркем беренче булып “Уңышлар” йолдызлыгына аяк басар?
II. Актуальләштерү.
Корабльгә утыру өчен әзерлекне тикшерәбез.
Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү. (Дөрес җавап бирүчеләр – кызыл йолдыз,
хата ясаучылар – зәңгәр йолдыз алалар)
Эшләрдә кулланылган кагыйдәләрне кабатлау.
III. Төп өлеш.
Корабльгә утырдык.
1. “Зыялылар” йолдызлыгына тукталабыз.

№1. а) Координаталар турысында бирелгән нокталарны билгеләргә: И(2,5),
В(-3), Д(4), Е(- 5,5 ), Л(0), К(- ).
б) Координаталар турысында барлыкка килгән сүзне укы. Аның турында ниләр сөйли аласың? (Евклид)

№2. Координаталар турысында бирелгән нокталарны билгеләргә: Д(-5), Т(4,5), А(0), К(-1), Е(-3 ), Р(2,5)
б) Координаталар турысында барлыкка килгән сүзне укы. Аның турында ниләр сөйли аласың? (Декарт)

2. Икенче йолдызлыгыбыз “Татарстан” диеп аталыр.
Тактадагы таблица белән танышыйк.
№1. Координаталар турысында бирелгән калкулык һәм түбәнлекләрне
күрсәтергә. Масштаб 1: 5000 (1см да 50 м) Координаталарны язарга.



Калкулык яки түбәнлекнең исеме
Диңгез өсте тигезлегеннән ераклыгы
Координа-
талары

1.
Чатыр Тау
300 м биеклектә
А( ? )

2.
Ык елгасы
75 м түбәнлектә
В( ? )

3.
Бөгелмә - бәләбәй калкулыгы
350 м биеклектә
С( ? )

Нәтиҗә: Уңай һәм тискәре саннарны кайларда кулланырга мәмкин?

Физкультминут. А) Ракетага утыргач
Өстән йолдыз эзлибез,
Астан Җирне күзлибез.
1, 2, 3; 1, 2, 3.
Б) Карыйк уңга, карыйк сулга,
Карыйк өскә һәм аска.
Дуслар эзлик үзебезгә
Туктаган йолдызлыкта.
1, 2, 3, 4; 1, 2, 3, 4.
3. “Киләчәк ” йолдызлыгына барып җиттек. (БДИга әзерлек)
Тестлар чишү.
Вариант 8. № 10 ( ? ); № 11 ( ? ); № 12 ( ? ).
Вариант 9. № 10 ( ? ); № 11 ( ? ); № 12 ( ? ).

Өстәмә эш №1005 – координаталар турысы ярдәмендә эшләргә.
IV. Йомгаклау
Ниһаять, без “Уңышлар” йолдызлыгында.
Җиңүчеләрне билгелибез – алар безнең иң күп кызыл йолдыз алучы төркем укучылары һәм иң күп кызыл йолдыз алучы укучылар.
V. Өй эше бирү. Тест №10,11,12 (вар -7)

У вас нет прав для создания комментариев.