4 сыйныф укучыларының сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашуы.
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Сезнең сабырлыкка,батырлыкка Мәңге ,мәңге хайран калырлык.

4 сыйныф укучыларының сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашуы.

ТР Азнакай муниципаль районы Сарлы авылы муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе
Башлангыч сыйныф укытучысы Гатиятова Алсу Зөфәр кызы



Максат: Укучыларның Бөек Ватан Сугышы турындагы белемнәрен арттыру; узебезнең Сарлы авылы җирлеге үзидарәсе буенча яу кырында булганнар һәм тыл ветераннарының күргәннәре белән танышу; өлкәннәргә, бигрәк тә сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисе тәбияләү.



Укытучы:Хәерле көн , хөрмәтле авылдашларыбыз,сугыш һәм хезмәт Ветераннары,укучылар.Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәгездә татыган , олы тормыш юлы үткән ,хөрмәтле кешеләребез бүген бездә кунакта.Сезнең түземлегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.
67 нче язны каршылый
Безнең туган илебез.
Дошманнардан азат итеп,
Тынып калган җиребез.
Укытучы: 1941 нче елның 22 нче июнь таңы. Матур гына башланган иртә, «Сугыш башланган» дигән коточкыч сүзләр белән дәвам итә.Сөекле улларын,яраткан ирләрен,әтиләрен күпме кеше сугышка озата.
Җыр «Герман көе» (Укучылар башкаруында)
1. Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире кара үлән,
Әллә кайтам ,әллә үләм.
2.Сары каеш,дилбегәләр,
Безнең атларда гына.
Иртән торсам ике күзем,
Безнең якларда гына.
3.Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән сау-сәламәт,
Кайтсак иде әйләнеп.
Укытучы: Бөек Ватан сугышының һәр көне фронтта да, тылда да батырлык,
бетмәс- төкәнмәс сабырлык, кыюлык,туган илгә карата тугрылык таләп итте.Бу коточкыч сугышта миллионнарча кеше һәләк булды.
Укучы: Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,
Ватан өчен, туган ил өчен,
Балам өчен, атам-анам өчен
Назлап сөйгән нечкәбил өчен.
Борчылмагыз мине белгән дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман
Дошманнарны жирдән корыткач.
Укытучы: Ватаныбыз, фашистлар белән сугышта бик күп кызын һәм улын югалта.Кайберләре, искиткеч батырлык күрсәтеп, сугыштан исән чыга, ә кайберләре дошман белән соңгы сулышына кадәр көрәшә.
Укучы: Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар,
Туйда кигән күлмәкләрдә калды,
Күпме бала калды тумаган.
Укучы: Сугышта үлгән солдатлар,
Җиңүне күрми калган.
Тыныч тормыш теләп безгә,
Алар кайтмаган яудан.
Укучы: Оныклар бәхетле булсын дип,
Күгебез гел аяз торсын дип ,
Каһарман бабайлар үлгәннәр
Оныклар шат тормыш корсын дип.
Укучы башкаруында җыр
«Бөркетем»
Әйдә югары күтәрел син бөркетем,
Кузәт киң дала өсләрен.
Калдым мин ялгызым сугыш кырларында
Һәлак булдылар дусларым.
Әйдә югары күтәрел син бөркетем,
Кара болытларны тарат.
Их,үләсе килми 16 яшемдә
Зәңгәр һаваларга карап.

Укытучы: Җиңүнең 67-нче елын каршлаучы элеккеге егет hәм кызлар бүген инде чал чәчле, маңгайларын тирән буразналар каплаган, җыерчыклы куллары авыр елларның онытылмас истәлеге булган әби-бабайлар. Шуларның берсе- Харрасов Мөгътәсим Харрас улы бездә кунакта.
Харрасов Мөгътәсим Харрас улы 1926 нчы елның 2 нче мартында дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы сигез бала булалар алар. 1934 нче елда Мөгътәсим бабай Сарлы мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә 6 ел гына укып кала ул. Яңадан колхозда эшли башлый.
1943 нче елда Харрасов Мөгътәсим армиягә алына. Ерак Көнчыгышта Япон сугышында да катнашырга туры килә аңа. 1951 нче елда гына Мөгътәсим бабайга туган якларына әйләнеп кайта. Шул ук елда Рәхимә апа белән тормыш корып җибәрәләр. Мөгътәсим бабай колхозда хезмәт итә: язын тракторда, җәен комбайнда эшли. Бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә: Фәнис, Лена, Разия, Наил. Техниканы биш бармагы кебек белә ул. Тырыш хезмәте өчен хөкүмәтнең югары бүләкләренә лаек була ветеран. 1986 нчы елда лаеклы ялга чыга, ләкин тынгысыз ветеран яшьләргә үзенең файдалы киңәшләрен кызганмый.
Бүгенге көндә Мөгътәсим бабай тормыш иптәше белән Сөендек авылында яши.
Укучы:- Мөгътәсим бабай сугыш вакытында иң куркыныч мизгелләр булгандыр. Шуларны хәтерлисезме?(Сөйли)
А.Б.-Мөгътәсим бабай, хәзерге буын яшьләргә әйтәсе теләкләрегез бардыр, бәлки.
Мөгътәсим бабай :-Балалар! Сез хәзер оҗмахта яшисез. Менә безгә уку әз эләкте. Бик укыйсы килсә дә укый алмадык. Хәлегездән килгәнчә тырышып укыгыз. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын. Илләр тыныч,имин булсын.
Ә егетләргә әйтер сүзем шул: туган илне саклау hәрбер егетнең изге бурычы. Солдат булудан курыкмагыз. Бүгеннән үк әзерләнегез.
Укытучы:Тылда да бөтен теләк, бөтен хезмәт, омтылышлар фронт белән бәйләнгән иде: фронт өчен корал җитештерелде, иген үстерелде, икмәк пешерелде, кием-салым тегелде, кич утырып оек-биялиләр бәйләнде...Күпне кичергән ,күпне күргән әбиләр!Үзегез үгез җигеп сабан сөргәнсез,тездән ерып орлык ташыгансыз,ат урынына эшләгәнсез.Ачлык үзәкләрегезгә үткән. Сез бит Җиңү көнен якынайтучылар. Ак яулыклы татар әбиләре,апаларыбыз!Ничә гасырлар дәвамында татар данын саклап калган ,караңгы ,давыллы, кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз .
Укучы: Күпме кайгы,күпме хәсрәт
Күргән әби-бабайлар.
Әти-әниләрсез калган,
Нәни-нәни сабыйлар.
Укытучы: Хәзер сүзне сезгә бирәбез.
-Султанова Гыйнекамал апа! Сугыш башланганда сезгә ничә яшь иде?Сугыш вакытындагы истә калган вакыйгаларны сөйләсәгез иде. (Гыйнекамал апа сөйли)
-Һәдия апаның да әтисе,абыйлары сугышта булган.Сез безгә нинди истәлекләр сөйли аласыз. (Һәдия апа сөйли).
Укучы: Эх, апалар,сугыш елларында
Тәңрегезгә тиде авырлык
Заман авырлагын күтәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз?
Кайдан алдыгыз Сез сабырлык?
Сезнең сабырлыкка,батырлыкка.
Мәңге ,мәңге хайран калырлык.
Укучы: Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә- икмәк , авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Укучы: Еллар уза,тик кызганыч
Аз кала ветераннар.
Ветераннар үткәннәрне
Тетрәнеп искә ала.
Укучы: Минем бабам 9 яшьтән
Әти назы күрмәгән .
Әнисенә бик булышкан,
Ару-талу белмәгән
Без оныклар җыелышкач,
Әйтә бит безгә бабам:
Ятим калырга язмасын
Бәхетең булсын балам.
Бу сүзләрне әйткән саен
Эченнән дога кыла
Күп нәрсәне аңламыйм шул
Миңа бит 9 гына
Күңелемдә яши теләк
Кабат сугыш булмасын
Бомбалар да шартламасын
Күз яшләре таммасын.

Җыр «Кирәкми сугыш»
1.Әтидән сорыйм бу нинди йолдыз,
Капкага бик нык кагып куелган.
Сөйләде әти :бу авыр сугыш
Корбаны –бабаңа ,дип куелган.
Әнидән сорыйм,нигә әбиләр,
Бик күп әбиләр ялгыз торалар.
Сөйләде әби :сугыш рәхимсез,
Яуда бабайлар ятып калганнар.
2.Ходайдан сорыйм,капкада йолдыз,
Әбиләр ятим,ялгыз булмасын
Ходаем әйтә,кешелар җирдә
Сугышны гына тыеп ,аңласын.
Әтидән сорыйм бу нинди йолдыз,
Капкага бик нык кагып куелган.
Сөйләде әти :бу авыр сугыш
Корбаны –бабаңа ,дип куелган.
3.Әнидән сорыйм нигә әбиләр,
Бик күп әбиләр ялгыз торалар,
Сөйләде әби : сугыш рәхимсез,
Яуда бабайлар ятып калганнар.
Укытучы:-Бу очрашу Сездә бик күп хатирәләрне яңарткандыр. Әйе, өлкән буын күпне күргән, күпне кичергән. Алар инде дәрт-дәрманнары ташып торган яшь җилкенчәк түгел. Җиңүнең кабатланган hәрбер имин язы ветераннарга шатлык, сөенечләр генә алып килсен иде. Йөрәгегездә сыкраган яралар яңарса да, сез әле бик күп язларны каршы алырга тиеш. Сез- тарихның үзе! Сезнең сафлар көннән-көн сирәгәя барганда, күңелләр әрни. Яшәгез әле, озын гомерле булып, үз аякларыгыз белән җир җылысын тоеп, бәрәкәтле тормышта гомер кичерегез! Рәхмәт сезгә!

У вас нет прав для создания комментариев.