Без-Тукай оныклары!
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Г.ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ.

Тема:
“БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ”

Сценарийны төзүче:
Яр Чаллы шәһәре 40 нчы урта
мәктәпнең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Таҗиева Рузалия Рәвгат кызы

Без-Тукай оныклары!
(әдәби-музыкаль кичә).
Зал бәйрәмчә бизәлгән: Г.Тукай портреты, иҗаты буенча рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе.
Укытучы: Хәерле көн хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Менә тагын яз килде, 26 апрель дә җитте. Апрель ае дөньяга бөек Тукайны тудырган.Тукайның “Шүрәлесен”, “Су анасын”, “Сарык белән кәҗә” әкиятләрен, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” һ.б шигырьләрен кайсыгыз гына белми икән. Татар баласы Тукай дөньясына нәкъ менә шушы әкиятләр аша килеп керәдер.Әнә шулар аша Тукай абый сабый бала күңеленә изгелек, мәрхәмәт орлыклары салырга тырышкандыр.
2011 нче ел Тукай елы булып тарихка кереп калды. Тукайга татар халкы тора-тора кайта бит. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гомере саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гомере халык хәтере һәм гасырлар белән исәпләнә.. Тукай үлгәннән соңгы чор эчендә ил тормышында, тарихында гажәеп хәлләр, зур үзгәрешләр булды. Г.Тукай үзе аларга шаhит булмаса да, аның ижаты һәм якты сурәте, катлаулы тарихи сынауларны үтеп, безнең көннәргә килеп иреште. Бу инде тарихның чын талантларга халык белән мәңге бергә яшәргә хокукы да, мәрхәмәте дә, хөкеме дә. Бүгенге кичәбезне сөекле шагыйребез Г. Тукайга багышлыйбыз. Аның шигырьләрен, җырларын тыңларбыз, аның әсәрләре буенча видеомультфильмнар карарсыз.
Экранда видеофильм-”Тукай исемле йолдыз”.
1 нче укучы: “Бәйрәм бүген”шигырен сөйли.
“Туган тел” мультфильмы күрсәтелә.
Шуннан соң җыр. Туган тел .
1 нче алып баручы.
Бөтен дөнья татарлары бергә
“Туган телне”җырлый моңланып.
Тукай яши, Тукай ул мәңгегә
Йолдыз булып янар моңланып
2 нче алып баручы.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.
Шигырь. Тукайга.

1 нче алып баручы.
Халык күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай.
Шушы язның сүнмәс тургаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.
2 нче алып баручы
Үксез тормыш читкә типкән чакта
Иркәләде сине киң Кырлай.
Моңлы Кырлай урманнары ничек,
Шигъриятең синең шулай бай.
Видео. “Эш беткәч уйнарга ярый”
1 нче алып баручы
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;
Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.
2 нче алып баручы.
Бакыр эчендә көмешләр ялтырап яткан кебек,
Ап-ачык, ап-ак булып, тик ак күбек аккан күк
1 нче алып баручы
Күп китапларның арасында аның китаплары
Ап-ачык нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары.
2 нче алып баручы
Алса, укыса халык шигырен аның-истә кала,
Һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.
Шигырь. М. Әгъләмов. Тукай көне.
Видео. “Бала белән күбәләк”.
1 нче алып баручы.
Рус халкының Пушкин һәм Лермонтовы кебек үк, безнең Тукаебыз да үзенең иҗаты белән бөек һәм даһи. Тәпиләребезгә басып беренче адымыбызны атлаудан башлап гомер көзебезгә хәтле тылсымлы җырчыбыз, мөгаллимебез, тәрбиячебез , якын дустыбыз - киңәшчебез газиз Тукаебыз озатып килә безне.
2 нче алып баручы.
Үзенең кыска гына гомере эчендә, гасырлар буе саклана алырлык, буыннан-буынга күчеп сөйләрлек әсәрләр иҗат итә алган шәхес ул. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп яшәү урыннары Кушлавыч- Өчиле-Казан - Өчиле – Кырлай –Җаек – һәм яңадан Казан.
Җыр. “Туган авыл.”
Видео. “Гали белән кәҗә”.
1 нче алып баручы.
Кулдан-кулга күчеп, үзенә сыеныр урын эзләгәндә дә, үсеп буйга җиткәндә һәм җиткәч тә, халык шагыйре булып танылгач та ана назын татырга өлгермәгән Габдулла Тукай үзенең гаҗәеп сизгер, нечкә күңелендә әнисенең бишек җыруын йөрткәндер, үзенең сабый чакларын еш исенә төшерә торган булгандыр.
Г.Тукай “Ана догасы” шигыре.
2 нче алып баручы.
Килеп җитә апрель айлары да,
Олуг бәйрәмең бит Тукаем.
Сине котлап , Кырлай урманында
Яшь бөресен ача ак каен.
1 нче алып баручы.
Шүрәлеләр озын бармакларын
Бүрәнәгә хәзер кысмыйлар,
Былтыр белән бик дус хәзер алар,
Берсен-берсе ашка кыстыйлар.
2 нче алып баручы.
Су анасы бәйрәмеңне котлап,
Бүләк итә алтын тарагын.
Күптән инде гафу итте ул да
Су коенып йөргән карагын.
1 нче алып баручы
Кәҗә белән сарык сине котлап
Бүре башы җыя урманнан.
Бик күп булган инде, көч-хәл белән
Өстериләр, абау кит аннан.
1 нче алып баручы
Бар да синең бәйрәмеңә җыена,
Арт аякта тора Акбаең.
Җиһан күмелә “Кошчык”җырына,
Сине котлый кабат ак каен.
Видео “Кызыклы шәкерт”.
Карлыгач җыры.

1 а. б.: Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны!
2 а. б.: Саклый мәңге истәлегең
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
1 а. б.: Азмы какканны вә сукканны
күтәрдең син, ятим?!
Җырладың шуңа халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син- шагыйрьләр солтаны.
Милли моңнар.
Видео “ Кышкы кичтә”.
1 нче алып баручы
“Нинди зур шагыйрь!”— дигән Сергей Есенин Тукай турында. Есенин да, Тукай да- икесе дә зур халык шагыйрьләре, дөньдан алар бик иртә киттеләр. Ләкин тугандаш әдәбиятларда, рус һәм татар әдәбиятларында алар зур эз калдырдылар”,— дип язган рус язучысы Павел Радимов.
Г.Тукай-татар шигъриятенең илебез-җиребез күгенә бер калыккан һәм һичкайчан батмас кояшы ул.
2 нче алып баручы
Килә...язлар саен сиңа
Илем килә туган көнеңдә.
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек кыска гомергә.
Килер илем меңләп сукмаклардан,
Килер иртән, килер кичләрдә.
Сәламнәрен чәчәкләре аша,
Гөлләр аша тәкъдим итәргә.
Туган илнең тирән ихтирамын
Әверелдереп гөлгә, чәчәккә.
Туган көнең белән котлап килү
Керсен иде гомум гадәткә.
1 нче алып баручы Шуның белән Габдулла Тукайга багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

У вас нет прав для создания комментариев.