1 класс“ Әйләнә-тирә дөнья “ дәресенә технологик карта
Рейтинг:   / 14
ПлохоОтлично 

1. Филиал МБОУ “Новокинерская средняя общеобразовательная школа”-

“Верхнеуринская начальная общеобразовательная школа ”

Арского муниципального района Республики Татарстан

2. 1 класс“ Әйләнә-тирә дөнья “ дәресенә технологик карта        

3.Хакимова Кадрия Радифовна I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы      

4.2014 год

Табигатьтәге көзге үзгәрешләр

1 нче класс өчен “ Әйләнә-тирә дөнья “ дәресенә технологик карта

.

Тема

Табигатьтәге көзге үзгәрешләр

 

Дәреснең максаты

укучыларны табигатьтәге көзге үзгәрешләр белән таныштыру,көз                             билгеләрен күрә,аера белергә һәм агач- куакларны таный белергә өйрәтү

Укучыларның үзара сөйләшә,аралаша белү күнекмәсен үстерү.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү ,матурлыкны күрә белергә өйрәтү

Планлаштырылган нәтиҗә:

 

көзге үзгәрешләр турында ,көз билгеләрен күрсәтә белергә

Төп аңлатмалар

һава торышы

ел фасыллары

көз айлары исемнәре

   көзге үзгәрешләр

Предметара бәйләнеш

әйләнә-тирә дөнья,әдәби уку,сынлы сәнгать

Ресурслар:

-төп      

-өстәмә

 

Тема: Табигатьтәге көзге үзгәрешләр

Методик ярдәмлек,күрсәтмә материал,һәр балага лупа.

Оештыру

Фронталь,индивидуаль,парларда

 

Үткәрү технологиясе

Укучы эшчәнлеге  

 

Укытучы эшчәнлеге                            

Һәр этап биремнәре

Һәр этап сораулары

1этап . Белемнәрне актуальләштерү

Көз турындагы табышмаклар өстендә эш

Максат: Табигатьтәге көзге үзгәрешләр турындагы белемнәрен актуальләштерү

 

Көз турында табышмакларга җавап табу.

 

Табигатьтә үз-үзеңне тоту турында инструктаж үткәрү .

1)Табышмакларга җавап табу формасында ярыш оештыру

         Ул булса, көн була, Ул булмаса, кем була?(кояш)

Үзе тук кебек, Кайгысы юк кебек, Җылый башласа - туктамый.(көз)

Аягы юк - ил гизә, Күзе юк - яшь түгә.(болыт)

Җәйге эссе көннәрдә Мине сагынып көтәләр, Мин аз гына күренсәм, Качып-посып бетәләр.(яңгыр)

              

1этап . Көз турында табышмакларга җавап табу.

Балалар алдан уйлаган табышмаклар

-кояш

-көз

-болыт

-яңгыр

КУУГ

РУУГ

ТБУУГ

Җавап сорауга туры киләме?

2этап .Яңа тема буенча эш.

Максат:Ел фасылларының аермасын билгеләү

Яңа белемнәр ачу.

Укучылар төрле агачларның (каен,чыршы,нарат,усак,имән)

кайрысын,яфракларын тотып карыйлар.Гербарий өчен берәр яфрак алалар.

Урман аланындагы сукмактан ерак түгел урнашкан агач,куак һәм үләннәрне карау,исемен әйтү.Ә хәзер үсемлекләр дөнь ясында булган көзге үзгәрешләрне карыйк.

М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра,”Г.Рәхим “Көз йөри”шигырьләрен көзге табигать матурлыгына сокланып иҗат иткәннәр.

“Агачны тап”уены.Һәр балага берәр яфрак өләшенә,укучылар шул яфраклы агач янына барып басалар.

КУУГ

РУУГ

ТБУУГ

-Көз җитү белән һав торышы ничек үзгәрә?

Көзге урман турында шәһәрдә яшәүче дустыңа сөйлә.

3этап .

Максат- ылыслы һәм яфраклы агачларны аеру

Алдагы дәрестә өйрәнгәнне ныгыту.

Лупадан яфрак-ылысларны,каен ботакларын карау.

Чыршы һәм нарат ылысларын чагыштыру

 

Безнең урманда нинди агачлар күбрәк?Алар ылыслы агачлармы,әллә яфраклымы?

Ботакларда коелган яфраклардан калган эзләр бармы?

Яфрак-ылыслар   эзлекле рәвештә коелалар.Алар урынына яңалары үсеп тора,без моны сизмибез.Шуңа күрә чыршы-нарат гел   яшел булып тора.

Ә менә бу агач без дәреслектә күргән агач-карагай.Ул көзен яфраклы агачлар кебек ылысларын коя.

Чыршы,нарат төпләренә игътибар итү.Сез нәрсә күрдегез?

КУУГ

РУУГ

ТБУУГ

Ни өчен чыршы,нарат гел яшел булып калалар?

4 этап

Максат -табигатькә сакчыл караш тәрбияләү ,матурлыкны күрә белергә өйрәтү

     Табигать дуслары кагыйдәләрен уйлап чыгару.

Шигырьләр буенча балаларның фикерләрен тыңлау.

Р.Файзуллинның “Табигать кочагында”,Ш.Галиевнең “Курыкма тимим” шигырьләрен аудиоязмада тыңлау.

 

Урманга кергәндә без нинди язу күрдек?

КУУГ

РУУГ

ТБУУГ

Көзге урманда ни өчен учак ягарга ярамый?

5 этап

Максат -алган белемнәрне гомумиләштерү.

Рефлексия: Көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында мин нәрсә белдем.

Фронталь сораштыру.

“Мин өч исем беләм уены”(яфраклы,ылыслы агач исемнәре )

Экскурсиядә нәрсәләр турында белдек?Дәреснең төп соравына җавап таптыкмы?Көзнең төп билгеләрен санап чык.                                                                                                                                                                                                                      

 

Нәтиҗә.

       -Көзге табигатьтәге үзгәрешләрне беләм,көз билгеләрен аера алам.

- Табигать дуслары кагыйдәләрен үтәрмен:

1.Табигатьтә булганда, букет ясау өчен , үсемлекләрне өзмик. 2.Дару үләннәрен алар күп үскән урыннарда гына җыйныйк.Үсемлекләрнең күбесен табигатьтә   калдырыйк.

3.Урманда, үсемлекләрне таптамас өчен, сукмактан гына йөрергә тырышыйк.

 

У вас нет прав для создания комментариев.