Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы ( гомумиләштереп кабатлау)
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
Тема: Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы, гомумиләштереп кабатлау.
Максат: Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту;
балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;
туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес төре: Белемнәрне камилләштерү, ныгыту.
Эпиграф. И туган тел, и матур тел,
Әткәм – әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Дәреснең эпиграфына тукталына.Г.Тукайның тормыш юлы иҗаты турында искә төшерелә.
II. Актуальләштерү.
Сорауларга телдән җавап бирелә.
Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?
Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?
Һәр төркемчә турында сөйләргә.
Алмашлыклар җөмләнең нинди кисәкләре булып килә?
Сүзлек диктанты. Һәр алмашлыкның төркемчәсен әйт.
Һәркем, монда, үзенә, һәрнәрсәләрен, күпмедер, кайсыдыр, кемнәрдер, минем, берничә, һичкем, әллә ни, синең, бөтен, синеке, аның, шуңа, нәрсә, һәммә.
III. Төп өлеш.
1. Биремле эш башкарыла.
Г.Тукай шигырьләрен укып, алмашлыкларны табып, төркемчәләрен билгелә.
1)Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
2)Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
3)Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар,
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзе шар ясар.
4)Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә,
Җитезләнә, уйный, һаман йөгерә, өрә;
Карый миңа мәхәббәтле күзе белән
Гүя уйныйк дигән була, гүя көлә.
5)Кайвакыт ул ята тәмле ашап, туеп,
Ал аяклары өстенә башын куеп;
Аны шунда чебен халкы тынычсызлый,
Ялкау маэмай! Ул аларны тормый куып.
6)Ник газаплыйсың син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.
7)Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
8)Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була?
9)И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
10)Китә башлады инде бездән кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
11)Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

2. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Алмашлыкларның килеш белән төрләнешен язып аңлатырга.
1 нче карточка
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәсен өчен йөрәк-
Сез кирәк, әти-әниләр,
Безгә һәрчак сез кирәк.
2 нче карточка
Менә, әнкәй, салкын кыш та үтте,
Сандугачлы язлар килделәр.
Тургайларсыз язлар булмаган күк,
Һәрчак синдә безнең күңелләр.
3 нче карточка
Һәммә нәрсә җырлый,бер мин елыйм,
Бар дөньямны күмә синең моңың.
Мин әсирең шунда, мин бер колың,
Аңлата(а)лсаң аңлат серен моның...
4 нче карточка
Бу дөньяда бар да үз урынында-
Йөрмә генә җуеп гамеңне.
Яшәү миңа нинди төстә булса,
Ничек булса, шулай кадерле.
5 нче карточка
Чишмәләр зарлы агалар: Кемдер ефәк мендәренә
Алар - Җирнең күз яше.
Яшен коя кичләрен.
Җир – Ана елаган чакта, Сабырлар да үкереп елый
Кемнәр әйтер: Нишлисе? Кимсетсәләр хисләрен.
6 нчы карточка
Ничә еллар тартты мине диңгез яры,
Тынгысыз һәм иркә яшел дулкыннары;
Көтеп алдым аның белән очрашуны -
Куанычтан янды йөрәк, сулкылдады.
• Төсле карточкалар белән эш.
Күчереп язарга. Алмашлыкларның төркемчәләрен күрсәтергә. (Сары карточка).
1 нче карточка
...Ул төнне аландагы йортта ут сүнмәде. Рәис шоферы машинасында кемнәрнедер алып килде, кемнәрнедер алып китте. Ләкин ул шундый кеше иде, күрсә дә күрмәде, ишетсә дә ишетмәде...
2 нче карточка
Изге ниятемне тормышка ашырам дип, егет иртән үк медпунктка сугылды. Аны күргәч, кызының күз карашы яктырып киткәнне тойды ул, бу аның әрнегән - сыкраган күңеленә май сылап җибәрде.
3 нче карточка
Бу аклыкны, матурлыкны сөйләп аңлатып кына булмас иде. Мостафа, өй ишеген ачарга ниятләгән җиреннән туктап, янә бакча ягына караш ташлады, шушы якты иртә, аклыкка төренеп, күпереп - кайнап утырган алмагачлар аның талымлы җанын кузгатып, ымсындырып җибәрделәр...
4 нче карточка
Мондый хәлне Гатаулланың гомерендә күргәне булмаганлыктан, бу сәгатьтә, улы өчен сөенеп, күңеленә камиллек иңде. Аңа хәзер тыныч кына да яшәргә мөмкин. Кәсебен ышанып тапшырыр кешесе бар.
5 нче карточка
Гомумән, үземне таркау кеше дип исәпләмим. Үземә бүген, иртәгә нәрсә кирәклеген беләм, әмма бер атнадан соң ни кыланачыгымны һич тә төшенеп бетә алмыйм. Аның каравы берәр елдан ни булырга тиешлеген күз алдыма ачык китерәм.
6 нчы карточка
Бүген, яр буена килеп җитәр - җитмәс үк, Булат туктап калды. Аның исе - акылы китте: чирәмлек өстенә кемдер бер ат йөге чүп түгеп киткән иде. Анда нәрсә генә юк...
3. Күчереп язарга. Алмашлыкларның астына сызарга. Астына сызган ике алмашлыкны килеш белән төрләндерергә. (Зәңгәр карточка).

1 нче карточка
Ил күрүең - илле сум, Яланыңда тай кебек мин,
Идел суы - илле батман. Үзем усал, үзем шаян.
И туган ил, синдә генә Уралымда тау кебек мин, -
Утта янмам, суда батмам. Кыен чакта миңа таян.
2 нче карточка
Авылым!
Һәр адымым минем, һәрбер эшем,
Бәйле синең белән.
Мин бит синең һәрбер куагыңның
Исен, төсен беләм.
Шатлыкларым минем, кайгыларым уртак синең белән.
Мин бит синең һәрбер өлкәнеңне, сабыеңны беләм.
3 нче карточка.
Алмаз кайткан уманнан Тик менә Алмаз өчен
Тик елаган нигәдер. Без юкка борчылганбыз.
Бәлки, аның ашыйсы Алмаз ул еламаган
Я эчәсе килгәндер? Бүредән шүрләгәнгә,
Алмазның үзеннән дә Елаган гарьлегеннән -
4 нче карточка
Яле,безгә әйтеп карагыз, - Ул бит песи, ул бит песи:
Нәрсә икәнен без табабыз. “Мияу, - ди, - курыкмагыз,
-Зур мыеклы үзе, Мин һәрвакыт
Аннан курка күсе! Уяу”, - ди.
5 нче карточка
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары,
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез гүзәл әниләр.
6 нчы карточка
Кем укуда иң оста, Кем булыша зурларга,
Китап - дәфтәре чиста? Кем бик оста җырларга?
Ул бала - уңган бала, Ул бала - уңган бала,
Укучы дип атала. Укучы дип атала.
4. Текстны күчереп язып, алмашлыкларның астына сызарга, җөмләнең нинди кисәге булуларын билгеләргә, ике алмашлыкка морфологик анализ ясарга. (Кызыл карточка)
1 нче карточка
Аларның ашыгып йөгерүләренә караганда, каенлык эчендә нинди дә булса мөһим бер вакыйга булуы күренеп тора иде. Без дә, палаткадан чыгып, ашыга - ашыга, шулай таба йөгердек.
Нәрсә бар анда?
2 нче карточка
Бу сүзләргә әллә ни исе китмәгән көзге җилнең, һаман үз эшен белгән: дулаган, сызгырган, ыжгырган, әллә кайлардан, таулар, диңгезләр артыннан, куе болыт көтүләрен куып китергән дә ялгыз куак өстенә эре – эре тамчыларын сибәргә дә тотынган.
3 нче карточка
Аннары ул безнең янга килде, һәм без репетицияне дәвам иттек. Бернәрсә дә безгә комачаулый алмады ул кичне: ватык тәрәзәдән ыжгырып искән ачы җил дә, караңгы чатта басып яшеренгән мәкерле дошман да.
4 нче карточка
Ренат, үзенең күзләрен еракларга текәп, уйга чумды. Моннан аның, чыннан да, шпионны тотып алган шикелле булуы, үзен шундый бер герой итеп күрәсе килүен аңлап була иде.
5 нче карточка
Казан вокзалына аларны Мересьевның машинасында секретарь кыз китерде. Купейный билетлар инде кесәдә иде, шуның өстенә, вагонга кергәч, теге кызый өстәлгә бер тартма куйды.
Менә монысы сезнең хатыныгызга Алексей Петровичтан күчтәнәч, - диде.
6 нчы карточка
Мин үземнең укытучы булуымны, балаларга Ленинград күрсәтергә вәгъдә итүемне, шуны үтәп ерак юлга тәвәккәлләвемне сөйләдем. Үзе турында исә ул бер - ике сүз белән генә әйтеп куйды: шушында туган, шушында үскән.
* Хәзер алмашлыкларны кабатлау максатыннан, “Я, кем өлгер?” дигән уен уйнап алырбыз.
Сез мәкальләрнең башын һәм табышмакларның җавапларын, алмашлыкларны табып төркемчәләрен әйтерсез.
1) Асыл сөяк зур булмас, ..... ( кая барса хур булмас).
2) Кем эшләми,.... ( шул ашамый).
3) Кем арбасына утырсаң, .... (шуның җырын җырларсың).
4) Кайда татулык, ... (шунда тынычлык).
5) Үлчәүсез йөртелә, .... (һәркемдә була).
6) Дөньяда ике туган янәшә яши, берсен – берсе беркайчан да күрмиләр. (күзләр).
7) Бер анага мең бала, аларның да күлмәге кара, юсаң да агармый – шунысы бәла. (көнбагыш).
* Алмашлык темасын кабатлау. Тест эшләү.
1. Алмашлык:
а) исемне генә алыштырып килә;
б) фигыльне алыштырып килә;
в) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алыштырып килә.
2. Ясалышы ягыннан алмашлыклар:
а) ясалма гына була;
б) кушма һәм парлы була;
в) тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә була;
г) кысартылма була.
3.Алмашлыкның ничә төркеме бар?
а) 4;
б) 5;
в) 6;
г) 7.
4.Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?
а) төрләнми;
б) төрләнә;
в) мин алмашлыгы гына төрләнә.
5. Тартым алмашлыкларын билгелә.
а) әтинеке, апаныкы;
б) аныкы, минеке;
в) сине, мине;
г) бара, килә.
6. Күрсәтү алмашлыклары:
а) затка күрсәтә;
б) предметны күрсәтә;
в) затка яки предметка, аларның билгесенә күрсәтә.
7. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.
а) кемдер, нәрсәдер;
б) кем? нәрсә?
в) һичкем, һичнәрсә;
г) мин, син.
8. Билгеләү алмашлыкларын тап.
а) минеке, синеке;
б) тырышлык, хурлык;
в) һәркем, һәрбер, барлык;
г) һичкем, һичбер.
9. Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?
а) билгеләү алмашлыкларыннан;
б) сорау алмашлыкларына әллә, -дыр, -дер, -тыр, -тер кушымчалары ялганып ясала;
в) килеш кушымчалары ярдәмендә;
г) тартым кушымчалары ярдәмендә.
10.Юклык алмашлыкларын билгеләгез.
а) кемдер, кайдадыр;
б) һичнәрсә, беркая;
в) кайда? нәрсә?
г) шул, ул.
11. Һәркемнең үз Ватаны алтын (мәкаль) җөмләсендә алмашлыклар нинди сүз төркеме булып килгән?
а) тәмамлык, хәбәр;
б) тәмамлык, аергыч;
в) ия, хәбәр;
г) тәмамлык, хәл.
IV. Дәрескә йомгак ясала. Өйгә эш бирелә, билгеләр куела.

Кулланылган әдәбият:
1. “Мәгариф” №1, 2009
2. Ф.Ю. Юсупов, Д.Г. Тумашева “Татар теле” 6 класс, Казан, “Мәгариф” 2006
3. Я.Х. Абдрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр 5-7”, Казан, Мәгариф, 2005

У вас нет прав для создания комментариев.