Cан төркемчәләре һәм халык авыз иҗаты әсәрләре
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
4нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Дәрес эшкәртмәсенең исеме:
Сан төркемчәләре һәм халык авыз иҗаты әсәрләре.


I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Фәридә Зәки кызының эше.


2014
Дәреснең темасы: Сан төркемчәләре һәм халык авыз иҗаты әсәрләре.
Дәреснең максаты:
1.Сан төркемчәләре турында белемнәрне системалаштыру; саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
2. Татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән табышмак, мәкаль, сынамыш, санамышлар белән таныштыру, логик һәм интуитив фикерләү сәләтләрен үстерү.
3.Үзара эшлекле аралашу мөнәсәбәтләре булдырырга ярдәм итү, иптәшеңне тыңлый белү,булышу, игътибарлылык, түземлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Дәреснең тибы: Белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү.
Җиһазлау: төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар, ситуатив биремнәр, компьютер, 2010нчы ел календарьлары, тактада эшчәнлек төрләрен бәяләү өчен таблица, дәреслек,тактада сүзлек:
Халык авыз иҗаты – устное народное творчество
Әсәр – произведение
Табышмак - загадка
Мәкаль - пословица
Санамыш – считалка
Сынамыш – примета

Дәрес планы.
I. Мотивлаштыру. 1 мин
1) Өй эшләренә анализ. 7 мин
2) Актуальләштерү 2 мин
3)Уку мәсьәләсен кую. 3 мин
II. Уку мәсьәләсен чишү. Ял минуты. 25 мин
III. Рефлексия. Өйгә эш бирү. 7 мин
Технология: Үстерелешле укыту. (Төркемнәрдә эшләү.)

Дәрес барышы.
I. Исәнләшү. 1нче слайд. Дәреснең темасы.
Укытучы сораулар бирә, укучылар микъдар һәм тәртип саннарын кулланып җавап репликаларын әйтеп баралар.
- Бүген ничәсе?
- Бүген атнаның нинди көне?
- Хәзер ничәнче ел?
- Бер елда ничә ай?
- Бер айда ничә атна?
- Бер атнада ничә көн?
- Бер тәүлектә ничә сәгать?
- Бер сәгатьтә ничә минут?
- Бер минутта ничә секунд?
- Рәхмәт,укучылар. Җавапларыгыз дөрес һәм алар миңа ошады.

1) Өй эшләренә анализ.
Календарьдан карап, үзләре теләгән бер ай турында сөйләргә өйрәнеп киләләр. 2-3 укучының чыгышы тыңлана. Соңгы чыгыш декабрь ае турында була. Укытучы сөйләмне дәвам итә. Дәфтәрләргә тактадан карап дата һәм экраннан карап тема языла. Һәр укучы өй эшенә үзенә билге куя. Билгеләр тактадагы таблицада урнаштырыла.

2) Актуальләштерү.
Сан төркемчәләрен кабатлау. Экранда сан төркемчәләренең барысы да булган биш җөмлә күрсәтелә. Укытучы җөмләләрне укып бара. Укучылар, саннарны табып, сорау куялар, төркемчәсен әйтәләр.
2нче слайд.
Көн саен биш дәрес була, татар теле атнага дүрт тапкыр керә.
Татар теле кабинеты икенче катта урнашкан.
Без өчәү дәрескә соңга калдык.
Китапханәче һәр укучыга тугызар дәреслек бирде.
Бәйрәмдә йөзләп кеше бар иде.

- Рәхмәт, укучылар. Сан төркемчәләрен яхшы беләсез. Сорауларны дөрес куйдыгыз. Җавапларыгыз миңа ошады.

3) Уку мәсьәләсен кую. 3нче слайд. Сүзлек.
Укытучы сүзлек сүзләр белән таныштыра. (Танышкач, укучылар яңа сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып алалар.)
- Укучылар,сез халык авыз иҗаты әсәрләрен беләсезме?(Берничә укучының җавабы тыңлана.)
- Бүгенге дәрестә без табышмаклар, мәкальләр, санамышлар, сынамышлар белән танышырбыз. Бу әсәрләрдә дә саннар күп кулланыла. Сезнең максат: әсәрләрне уку, һәр әсәрдән саннарны табу, анализ ясау.
II.Уку мәсьәләсен чишү.
Биремнәр үтәү(биремнәр экранда яктыртыла).
1бирем: табышмакның җавабын табарга, саннарның төркемчәсен,тәрҗемәсен әйтергә.
4нче слайд
Табышмаклар
Икәү карап тора,
Икәү тыңлап тора,
Берәү сайрап тора.
(Күзләр, колаклар, тел)
Бер тирәк,
Унике ботак,
Һәр ботакта дүрт чыпчык,
Һәр чыпчыкка җиде яфрак,
Һәр яфракның бер ягы кара, бер ягы ак.
(Ел, айлар, айдагы атналар, атнадагы тәүлекләр, көн,төн)
Унике йолдызга бер ай.
(Ел,унике ай)
Укучылар төркемдә тикшерәләр . Төркем җитәкчесе (алга таба - лидер) укучыларга сүз бирә.
- Безнең төркемнән . . . табышмакның җавабын әйтә.
- Безнең төркемнән . . . саннарга анализ ясый.
Тактадагы таблицада һәркем үз эшчәнлеген бәяли.

2 бирем: Сынамышларны тәрҗемә итәргә, саннарга анализ ясарга.

5нче слайд

Сынамышлар
Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса – җылы була.
Егерме бишенче декабрьдә агачларда бәс булса, алдагы җәй иген уңар.
Утыз беренче декабрьдә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар.


Укучылар төркемдә тәрҗемә итәләр, сан төркемчәләрен билгелиләр. Лидер сүз бирә һәм үзбәя куела.

Ял минуты. “Көндәлек режим» уены. Укытучы көндәлек эш төрләрен әйтеп тора. Укучылар, такта янына чыгып, саннар белән язып баралар. Мәсәлән,
-йокыдан торам;
-иртәнге аш ашыйм;
-мәктәпкә китәм;
-беренче дәрес башлана, һ.б.

3 бирем: мәкальләрнең эчтәлеген аңлатырга, саннарны тәрҗемә итәргә.

6нчы слайд

Мәкальләр

Йөз сум акчаң булганчы, бер дустың булсын.
Җиде кат үлчә, бер кат кис.
Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.

Мәкальләрне дәфтәрләренә күчереп алалар.
Төркемнәрдә эшләгәннән соң, көтелгән җаваплар(беренчесе буенча):
- Дуслар белән эшләү күңелле.
- Бер кеше генә зур эшләрне эшли алмый.
- Бәхет акчада түгел, бәхет – дусларда.

Көтелгән җаваплар(икенчесе буенча):
- Кешегә сүз әйткәнче җиде тапкыр уйларга кирәк.
- Акыллы кеше ашыгып эшләми.
- Уйламыйча, телгә килгән сүзне кычкырып утыру - бик начар гадәт.

Көтелгән җаваплар (өченчесе буенча):
- Кеше туган телен кечкенә чакта өйрәнсә, беркайчан да онытылмый.
- Иң беренче үз телеңне яхшы белергә кирәк.
- Балачакта өйрәнгәннәрне кеше картайгач та онытмый.

(Һәр укучы үзенең ни дәрәҗәдә катнашуыннан, аңлавыннан чыгып, гадел бүяләр куярга бурычлы. Бу турыда укытучы һәрдаим искәртеп тора.)

4 бирем:охшаш санамыш уйлап әйтергә.

7нче слайд

Санамыш

Бер алма, ике алма,
Өч алма, дүрт алма,
Биш алма, алты алма,
Җиде алма, сигез алма, тугыз алма –
Кызыл алма!

Укучылар дәфтәрләренә санамыш уйлап язалар. Һәр төркемнең җаваплары тыңлангач, таблицага үзбәя төшерелә.

5 бирем:төркемнәрдә карточкалар белән эшләү. (Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, укытучы үзе өләшә яки лидерлар чыгып ала. Вакытка карап, бер яки икешәр карточка бирелә.)
№1
Прочитайте и озаглавьте текст. Ответьте на вопросы.
1871 нче елда татар телендә 1нче календарь басылып чыга. Бу календарьны бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри төзегән. Ул 24 ел буе календарь чыгарып килгән. Аның календаре китап рәвешендә булган.
(Нурулла Габитовтан)
Сүзлек: мәгърифәтче – просветитель; китап рәвешендә – в виде книги.
Беренче татар календаре кайчан басылып чыккан?
Аны кем төзегән?
Ничә ел буе чыгарып килгән?
Календарьлар нинди булган?
№2
Прочитайте и перескажите, кто на каком этаже живет.
5 катлы матур йортның 1нче подъездына 3 малай һәм 3 кыз күчеп килде.
1нче катка – Айдар.
2нче катка – Галим.
3нче катка – Рәзинә белән Рәзимә.
4нче катка – Тимур.
5нче катка – Карачәч.
Алар бик тиз танышып, дуслашып киттеләр.
(Газиз Мөхәммәтшиннан)
Сүзлек: алар бик тиз танышып, дуслашып киттеләр – они быстро познакомились и подружились.
№3
Прочитайте шутку. Объясните ее основную мысль.
- Сезнең сыйныфта ничә кеше бар?
- Укытучы белән 31.
- Димәк, укытучысыз – 30?
- Юк, укытучы булмаса, сыйныфта 1әү дә калмый.
Сүзлек: димәк – значит; берәү дә калмый – ни одного человека не останется.

№4
Прочитайте стихотворение и ответьте на вопросы.
1 кыз бала җыр чыгарган,багышлап әнисенә.
2әү бергә җырлыйк диеп,өйрәткән энесенә:
Кояш, кояш мәңге балкый,мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин,әнием, сиңа.
(Гөлшат Зәйнашева.)
Сүзлек: багышлап – посвятив; балкый – светит; нур сибә – сияет.
Кыз җырны кемгә багышлаган?
Ул җырны кемгә өйрәткән?
Алар ничәү җырлаганнар?
Әниләренә нәрсә телиләр?

№5
Прочитайте диалоги и определите их главную мысль.
- Оят түгелме сиңа? 3 конфетны да үзең ашап бетергәнсең? Ә сеңлеңә?
- Өч 2гә бүленми бит…

***
- Рәшит, син зур бит инде, ә энеңә 2 сумка күтәрткәнсең...
- Олыларга ярдәм итәргә өйрәтәм мин аны.

Сүзлек: оят түгелме сиңа – тебе не стыдно; олыларга – старшим; ярдәм итәргә – помогать.
№6
Прочитайте и озаглавьте текст. Перескажите его по-русски.
Кешеләр 12 мең үсемлекне дәвалану өчен сынап караганнар. Безнең бабаларыбыз мәтрүшкә, әрекмән, үги ана яфрагы, әрем файдаланганнар. Татарстанда 40 лап дару үләне үсә. Дару үләннәре сәламәтлекне ныгыталар. Алар – безнең яшел дусларыбыз.

Сүзлек: дәвалану – лечение; сынап караган – испытывал; ныгыталар – укрепляют.

(Төркемнәрдә җаваплар әзер булгач, лидер укучыларга сүз бирә. Төркемнән дүрт укучы да, бер укучы гына да җавап бирергә мөмкин. Бу лидерның эш бүлү осталыгына бәйле. Укытучы дәрес ахырында моны исәпкә алырга тиеш.)
Җаваплар тыңлана, үзбәя куела.

6 бирем: бирелгән ситуация буенча сөйләм оештырырга.

Өч төркемгә өч ситуатив күнегү бирелә.
«Таныш булыгыз – яңа укучы».
Син – сыйныф җитәкчесе. Сыйныфка яңа укучыны ияртеп кергәнсең. Бу укучы башка шәһәрдән күчеп килгән. Син укучыларны аның белән таныштырырга тиеш. Сөйләгәндә саннардан актив файдаланырга .
«Таныш булыгыз – минем гаиләм».
Син – яңа укучы. Сыйныфташларыңны үзеңнең гаиләң белән таныштыр.
Гаиләңдә ничә кеше? Бу кемнәр? Әтиеңнең исеме ничек? Әниеңнеке?Аларга ничә яшь? Сеңлеңнең исеме ничек? Аңа ничә яшь? Ул укыймы? Сиңа ничә яшь? Сөйләгәндә саннардан актив файдаланырга .
“Таныш булыгыз – минем фатирым”
Син гаиләң белән күптән түгел генә яңа фатирга күчтең. Сыйныфташларыңны йортыгыз, фатирыгыз белән таныштыр. Йортыгыз нинди урамда? Ничәнче йорт? Йортыгыз ничә катлы? Фатирыгыз ничәнче катта? Ул ничә бүлмәле? Анда нинди бүлмәләр бар? Нинди җиһазлар бар? Фатирыгыз сиңа ошыймы? Сөйләгәндә саннардан актив файдаланырга .
III.Рефлексия.
- Укучылар, без дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?
- Сан төркемчәләрен кабатларга, саннарның халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышын тикшерергә, мөстәкыйль фикер йөртергә, бер-беребезне тыңлый, үз белемнәребезне бәяли белергә тиеш идек.
- Ничек эшләдек?
- Төркемнәрдә эшләдек. Саннарны таба алдык. Анализладык. Сөйләргә өйрәндек. Күп яңалык та белдек.
- Нәтиҗә: Саннар безнең тормышыбызда еш кулланыла. Без саннардан башка яши алмыйбыз. Туган көн дә, бәйрәмнәр дә саннар белән әйтелә. Кибеттә дә, шифаханәдә дә, өйдә , мәктәптә – һәркайда саннар кирәк.

8нче слайд. Өй эше:
1. Дәреслекнең 71нче битендәге 8нче күнегү. Хикәяне дәвам итеп сөйләргә. ( Мәҗбүри бирем.)
2. Мәктәп китапханәсенә кереп, саннар кулланылган табышмак, сынамыш, мәкаль, санамышлар язып алырга. Матур итеп альбом битләренә урнаштырырга яки табышмак-кроссворд төзергә.(Ирекле биремнәр.)
Укытучы дәрескә йомгак ясый. Укучылар,тактада урнаштырып барган билгеләренә карап, үзләренә гомуми билге куялар.

Төркемнәрдә эш тәртибе.
Кагыйдәләр:
1.Дус эшләргә: бер-береңә игътибарлы булырга,ярдәм итәргә.
2.Вакытында биремне үтәргә: эшне озакка сузмаска, башлаган эшне тәмамларга.
3.Эшне сыйфатлы итеп башкарырга.
4.Һәр төркем үз эшләрен якларга тиеш.

Һәр төркемдә 4-5 укучы. Бер “баш” укучы (лидер) була. Ул укуы һәм тәртибе ягыннан чыгып сайлана. Лидер теркәү картасы алып бара.
Теркәү картасы үрнәге:
№ Фамилия,исем №1 №2 №3 №4 №5 №6
1.
2.
3.
4.

Ул үз төркемендәге укучыларның исем, фамилияләрен яза. Алган карточкалары урынына тамга куя.

У вас нет прав для создания комментариев.