Кеше туклануында җиләк - җимешләрнең әһәмияте
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
“Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белем учреждениесе

7 нче сыйныфлар өчен ачык дәрес

Тема: Кеше туклануында җиләк – җимешләрнең әһәмияте.

Укытучысы: Зарипова
Рузия Салиховна

2012-2013 уку елы

Дәреснең максаты:
- җиләк – җимешләрнең тарихын өйрәнеп кеше тормышында әһәмиятен аңлату,
- фикерләү, уйлау сәләтләрен үстерү һәм белемнәрен баету өчен төрле таышмакларга нигезләнеп кроссвордлар чишү, тест сорауларына җаваплар табу,
- сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына итешә, тирә якны танып белә, тормышта актив катнашып хезмәттән канәгатълек алуы турында фикер алышу.
Җиһазлау: компютерда яки тактага эшләнеп куелган кроссворд, компьютерда җыелган тест сораулары, төрле җиләк – җимешләрдән композиция, кипкән җиләк – җимешләр, соклар һәм компотлар.

Дәрес барышы.
Укытучы: Исәнмесез укучылар.
“Исәнмесез”- диеп башлыйм әле.
Һәр дәреснең беренче сүзе “исәнмесез” –дигән сүздән башлана.
Карагыз әле бүген нинди матур көн. Дөнья матур, дөнья киң.
Ә бу матур дөньялыкка ни өчен киләбез соң?
Җаваплар (яшәү өчен, кеше булу өчен,үрләргә ирешү өчен, нәрсәдер төзү өчен)
Әйе кемдер кемгәдер кирәк, нәрсәдер нәрсәгәдер кирәк.
1.Мәсьәлән. Менә шундый матур табигатьнең тереклеге өчен ниләр кирәк икән?
Җаваплар ( Һава, җылылык, су һәм экологик тәрбия кирәк)
Әйе яшел тереклек шуларга мохтаҗ!
Табигать матур була шул вакытта ; вакытында җылы җилләр исеп, вакытында яңгыр яуганда дип – тикмәгәнгә генә әйтмәгәннәрдер шигырь юлларында.
2. Мәсьәлән. Өй салабыз ди. Өй салу өчен ниләр кирәк булыр икән?
Җаваплар ( фундамент, цемент,ком, таш, кирпеч һәм агач материаллар, калай һәм башкалар.
3. Мәсьәлән. Ә инде менә минем, сезнең һәм дә барлык кешеләрнең организмын төзү өчен нәрсәләр кирәк булыр икән?
Җаваплар ( организмның үсүе өчен, тереклеге өчен- аксымнар, майлар, углеводлар, минераль матдәләр, витаминнар һәм су кирәк икән)
Укытучы.Витаминнар безнең кайда икән, нәрсәләр ашагач безнең организмыбыз витаминнарга байый икән һәм нинди витаминнарны беләсез әле сез?
Витаминнар - А - В - С - Д
А витамины - абрикоста, күрәгә һә өрек җимешләрендә бар.
Тирене сафландыра, күзәнәкләрне яңарта.
А –витамины җитмәгәндә, балалар акрын үсә, тешләре дөрес формалашмый, чәчләре начар үсә, тире корылана,”тавык күзе” дигән авыру башлана.
В витамины – ( В, В1, В2, ..В6 ) – алмада, әзрәк кура җиләгендә, өрек җимеше, әстерхан чикләвегендә.
Нерв, йөрәк мускулларының эшчәнлеге өчен кирәк.
Организмга бу витамин җитми икән –көзән җыерулар, паралич сугулар ешая, күрү начарлана.
С витамины – гөлҗимештә, кара карлыганда, мүк җиләгендә, лимон, апельсин һәм кара җимештә, ананаста.
С витамины организмга җитмәгәндә – цинга авыруы башлана, теш казналыгы каный башлый, авыз эчендә җәрәхәт барлыкка килә, тешләр какшап төшә, буыннар авырта, сөякләр сынучан була, азканлылык башлана, олы кеше өчен 50 -78 мг С витамины кирәк.
Д витамины – әстерхан чикләвегендә, урман чикләвегендә бар.
Д витамины җитмәсә – рахит авыруы башлана, сөяк төзелеше дөрес формалашмый, балаларның башлары, корсаклары зур була, күкрәк читлеге дөрес формалашмый.
Кояш нурларында да улу безнең өчен бик кирәк, чөнки кояш нуры ярдәмендә безнең организмыызда Д витаминына әверелергә сәләтле матдә хасил була.
Укытучы. Ә хәзер менә шушы витаминнар нинди җиләк – җимешләрдә бар,барлыгын һәм кеше туклануында әһәмиятен ачыклап китәбез.
Бик борын – борын заманнардан ук кешеләр җиләк – җимешләр белән тукланганнар.
Кеше җиләк- җимешләр ашап организмы өчен кирәкле селтеле метал тозларының төп массасын ала. Болар кешенең тән төзелеше тукымаларында һәм канында селте – кислота тигезлеген саклауда мөһим роль уйный. Моннан тыш, җиләк – җимеш күп кенә дәвалау үзлекләренә ия. Җиләк – җимешнең химик составы бик бай. Ул аларның төренә, сортына, ничек өлгерүенә, аны җыю вакытына, саклау ысулларына һәм башка факторларга бәйле.
Җимешләрнең төзелешенә карап агачларны түбәндәге төркемнәргә бүлергә мөмкин.

Җимешләр

Орлыклылар Төшлеләр Чикләвеклеләр Сутропик һәм тропик
(Алма, груша, (слива, чия, (урман чикләвеге, (гранат,инжир, хөрмә
айва) арикос,персик) кузы,фисташки) бана,ананас)
Җиләкләр
Чын Ялганнар Катлаулылар Цитруслар
(йөзем, (каен ( кура җиләге ( лимон,әфлисун,
нарат җиләге,җир кара бөрлегән) грепфрукт)
җиләге) җиләге)

Орлыклы җимешләр сабагы белән бергә үсә.
Җимеш каыгыннан,йомшак өлешеннән һәм 5 оялы орлык камерасыннан тора. Сортларына карап – җәйге, көзге,кышкыга бүленә. Айва көньяк районнарда үстерелә, аннан хуш исле варенье, джем, мармелад әзерлиләр.
Төшле җимешләр – тәм үзлекләренә ия һәм югары сыйфатлы
Слива төрле була – бакча сливасы, алыча, тёрн.
Чия – черешня - тиз өлгерә, көньяк районнарда үсә.
Абрикос – персик җылы якларны ярата, 2 төрле була, тышкы төзелеше йонлач һәм шома, баллы һәм балсыз.
Җиләкләр төзелеше буенча 3 төркемгә бүленәләр;
1 –чын җиләкләр –орлыклары җиләк йомшагы эчендә була.
2 – ялган җиләкләр – чәчәк төбеннән барлыкка килә, җиләкләр өстендә дә вак кына төшчекләр була.
3 – катлаулы чәчәклеләр – укмашып вак кына 2 чын яисә берничә җимешләрдән тора.
Орлыклы һәм төшле җимешләргә караганда җиләкләрдә кислота күбрәк була, кайберләрендә С һәм А витаминнары күплеге белән аерылып тора.
Субтропик һәм тропик җиләкләр төзелешләре белән төрле –төрле.
Цитрусларның кабыгы эфир майларына бай.
Банан - 3-10 м га кадәр озынлыктагы эре үсемлек җимеше. Тәлгәш саен 150 -200 шәр банан, авырлыгы 1 тәлгәшнең 100 -400гр га җитә.
Ананас – бер –берсенә укмашып үскән йомшак җимешләрдән тора, тышкы кыяфәте белән нарат күркәсенә охшаган, авырлыгы 1 тәлгәшнең 500гр -2 кг га кадәр.
Зәйтүн җимеше – (оливки) зәйтүн агачында үсә. Ул майлылыгы,аксымлы матдәләргә бай булуы белән аерылып тора. Яшеле өлгереп җитмәгән – мринадлыйлар, кара төслесе өлгергән – тозлыйлар.
Чикләвеклеләр – аксым һәм майга бай булулары, каллориялелеге белән аерылып торалар.
Чикләвек - урманныкы Утыртканы була
(төше вак,эчендәге (төше эре, кабыгы юкарак
җимеше тулып бетми) эендәге орлыгы зуррак була)
Әстерхан чикләвеге – тәлинкә кебек 2 өлештән тора, баш мие төзелешенә дә охшап тоа.
Фисташки – ( пестә) конус формасында, төсе аксыл соры, авызы ачылып тора.
Арахис чикләвеге - ( җир җиләге) җирдә өлгерә. Бәрәңге кебек казып алып, юып киптерәләр.
2 Ныгыту.
Укытучы. Хәзер балалар сезнең белән җиләк – җимешләр турындагы табышмаклар белән төзелгән кроссворд чишәрбез (җавапларны тапкан укучыларга очколар өстәлә)
8.

2. 4.
6. 7.
1.к у р а җ и л ә г е

3.





Вертикаль буенча: 1.Кара гына, кечкенә генә бүрекле.
Үзе бөтен дөньяга күрекле? ( карлыган)
2.Тышы татлы ит, эче каты таш,
Ташның эчендә тагын тәмле аш?.(өрек)
4. Кара урман уртасында
Кызыл әтәч утыра.
Кагына да сугына,
Канатыннан кан тама? ( балан)
6. Түгәрәк – түгәрәк шар кебек,
Кызыл – кызыл кош кебек,
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр? ( чия)
7 .Алсу битле кыз үсте,”Тып ”итеп агачтан скереп төште? ( алма)
8. Кечкенә генә таш сандык,
Сандык эченә мал салдык.
Ачкычын таба алмагач,
Капкачын ватып алдык. ( чикләвек)
Горизонталь буенча: 1.Озын курай үләндер,
Кызыл алка элгәндер?(кура җиләге)
2. Алма дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар? (алма)
Укытучы. 3 нче сыйныф укучылары кунакка килә ( яшелчәләр булып башларына ,өсләренә киенәләр)
1 укучы. Мин алма, алма төшендә йод бар, көненә 5-6 алма төшен ашап кую көндәлек ихтыяҗны каәгатъләндерер, гемоглобинны да күтәрә, бигрәк тә яшел алма. Борыңгы греклар алманы “яшлек элексиры” – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.
2укучы. Мин апелсин, татарча әфлисун булам. Аның С витамины синонимы икәнен бар кеше дә белә торгандыр, ә менә өстәвенә аның кальций чыганагы да икәнен белә идегезме?
3 укучы. Абый – апалар, иммун системасын ныгыту өчен банан ашарга кирәклекне белә идегезме,”рак”авыруын булдырмау өчен дә файдасы бар.
Моны галимнәр тычкан мисалында тикшереп караганнар, 10 тычканга яман шеш күзәнәкләрен җибәреп караганнар да банан суын эчергәннәр һәм 7 се терелгән. Анан кабыгының да файдасы бар, аннан аяк киемнәрен ялтырата торган “баксы” да ясыйлар икән.
4 укучы. Слива, кара җимеш – эчәк, бавыр, бөерләр авыртканда ашарга киңәш ителә һәм халык медицинасында эч йомшарту һәм сидекне кудыру өчен кулланалар.
5 укучы. Кура җиләгендә – шикәр,органик кислоталар, С,В витаминнары, аксым һәм минераль тозлар бар. Кура җиләгенең файдасы салкын тигәндә, зиһен начарланганда, шикәр авыруы вакытында да, ашказаны согында кислота аз булганда икән.
6 укучы. Лимон – дип әйтүгә теш арагыздан сулар килдеме?. Салкын тигәндә лимон чәенең файдасы бик зур, хуш исе турында әйтеп тә торасы юк. Ул аппетитны ача.
Укытучы. Җиләк – җимешләрнең сокларын эчеп тә төрле авыруларга дәва ясап була. Аларны тере сулар дип атыйлар..
Әмма теләмәгәнен көчләп эчәргә ярамый, югыйсә киресенчә дә булырга мөмкин.
1 укучы. Виноград согы –акканлылык, үпкә туберкулезы, бөердәге ташлар белән интегүчеләргә ярдәм итә.
2 укучы. Балан согы – гастрит, бавыр авыруларына, үпкәгә салкын тигәндә файдалы.
3 укучы. Нарат җиләге согы – аппетит булмаганда эчәргә киңәш ителә.
4 укучы. Кара җиләк согы – күз күрүне яхшырта.
5 укучы. Лимон согы .- бавырны чистарта, организмны зарарлы тозлардан арындырырга ярдәм итә.
6 укучы. Кара миләш согы – кан басымы югары булганда эчәләр, шулай ук шикәр диабетын дәвалый, радиоактив нурланыш алганда да ярдәм итә.
Укытучы. Менә укучылар сезне кунакларыбыз никадәр яңалыклар белән таныштырдылар, рәхмәт аларга.(чыгып китәләр)
Укучылар,әмма дәвалану өчен алдан ясап куйган соклар түгел яңа гына ясалган соклар файдалы.
Укытучы. Җиләк – җимешләрне саклау чаралары да төрле – төрле бит. Әйдәгез әле шуларны санап карыйк әле?
Җиләк – җимешләрнең һәркайсы җыйнаганнан соң да тере организм булып кала бирә. Саклаганда да физик өлгерүләрен дәвам итәләр. Шуңа күрә аларны дөрес шартларда сакларга кирәк, кайберләренә, җылы, кайберләренә төрле температурадагы салкынлык кирәк.Аларны бәрергә ярамый, перчаткалар киеп җыйнарга кирәк.
Җаваплар (киптереп саклау, свежий килеш саклау, тундырып саклау, компот ясау, варенье, желе, джем кайнатмалары,).
Укытучы. Әфәрин укучылар. Инде сезнең соңгы сынавыгыз, бүгенге темага карата тест сораулары бирелә.
Җиләк – җимеш темасына карата тест сораулары.
1.Җимешләрне сакларга куйганда юаргамы, әллә юмаскамы?
- әйе
-юк
2. Крыжовник, карлыган, кура җиләкләрен кайчан утырту дөрес булыр?
А) язын, б) көзен, в) җәен.
3. Алмагач, чия, слива агачларын көз көнендә утырту дөрес буламы?
-әйе
- юк
4. Лимон, апельсин, мандарин кабыкларында нинди май бар?
-эфир, -көнбагыш мае, - кастор мае,
5. Җир – җиләген яңгыр яугач утырту кулай булыр дип уйлыйсыңмы?
- әйе
- юк
6. Лимон белән ниләр эшләп була?
А) чәй эчкәндә тәмләткеч итеп ,
Б) салкын тигәндә тел астына салалар,
В) варенье кайнаталар,
Г) пирог пешергәндә эчлек итеп кулланалар.
7. Кара карлыган кан басымы өчен һәм гемоглобин өчен файдалымы?
- әйе
- юк
8. Җиләк – җимешләрне ни өчен кайнар су белән юмыйлар?
- тәме бетә,
- сыфаты югала,
- хуш исе югала,
- сыфаты яхшыра.

Укытучы. Бер –берегезнең җаваплар белән чагыштырып чыгабыз. Хаталарны аңлатып билге куябыз.
Өй эше. Туклану темасына көнлек меню төзеп килергә. Җиләк – җимешләрнең рәсемнәрен ясап яки ябыштырып килергә.

Кулланмалар: Энциклопедия по биологии.
Мен дә бер киңәш китабы, “Зож” газетасы, “Юлдаш”газетасы
Дәреслек. 7 нче сыйныф дәреслеге В.Д. Симоненко.

У вас нет прав для создания комментариев.