Онытма туган телең!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Хаматгалеева

Зиля

Ильшатовна
4 б Столбищенская СОШ Лаишевского района РТ Хисамова Ландыш Мансуровна Литературное творчество

Онытма туган телең!

Кечкенәдән өйрәттеләр

Миңа туган телемне.

Үз телемдә исәнләшеп,

Башлыйм һәрбер көнемне.

Тукай абый өйрәткәнчә,

Шатлыгым да бу телдә,

Нәни генә кайгымны да,

Әйтеп бирәм бу телдә!

Әнием дә моңлы итеп,

Бишек җырын көйләде.

Саф татарча әбием дә,

Миңа әкият сөйләде.

Исем китә: ничек инде

Үз телләрен белмиләр?

Димәк, алар татар телен

Туган тел дип белмиләр?

Әйтим әле дусларыма:

Туган телне бел әле!

Исәнмесез! Нихәл диеп,

Исәнләшеп йөр әле!

Матур итеп,үзебезчә

Сөйләшеп үтсен көнең.

Кайда гына яшәсәң дә

Онытма туган телең!

Хаматгалеева Зилә Илшат кызы

4б класс Столбище мәктәбе.

Җитәкесе- Хисамова Ландыш Мансур кызы

У вас нет прав для создания комментариев.