«Сабакта туклыклы матдәләрнең хәрәкәте»
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

МБОУ «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа»
Арского муниципального района РТ

Т Е М А:
«Сабакта туклыклы матдәләрнең хәрәкәте»
6 нчы класс укучылары өчен
биологиядән дәрес эшкәртмәсе

Укытучы: Маннанова Лилия Равилевна
биология укытучысы,
1 нче квалификацион категория

Тема : Сабакта туклыклы матдәләрнең хәрәкәте.
Максат : 1. Укучыларга сабакта туклыклы матдәләрнең хәрәкәтен аңлатырга.
2. Сабак турындагы белемнәрне үстерүне дәвам итәргә.
3. Лаборатор эшләү күнекмәләрен камилләштерергә.
4. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә.

Җиһазлау : видеофрагмент “ Передвижение веществ в растении » , буялган бәбәкләр , таблицалар , дәреслек, эш дәфтәре , лупа, препороваль пычак.

Кулланылган әдәбият :
1. Н. И. Сонин Биология тере организм 6 класс
2. Т. И. Серебрякова Үсемлекләр 6-7класс
3. В.В. Пасечник Биология 6 класс
4. А.С. Девятков Бакчачы , яшелчәче һәм умартачы календаре .

Дәрес барышы:
I Оештыру элеше
- Исәнмесез , укучылар. Утырыгыз.
- Укучылар , дәрескә кирәк – яракларны тикшереп алыгыз.
II Актуальләштерү өлеше.
- Укучылар , әйдәгез алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне кабатлап үтик. Мин сезгә табышмаклар әйтермен , ә сез шуңа җавап бирерсез һәм җавап турында белгәннәрегезне сөйләп бирерсез. Аннары тактага рәсемен бөркетеп куярсыз.
- Сез әзерме? Алайса беренче табышмакны тыңлап үтик.
Ай үсә , ел үсә
Үзе күзгә күренми.
- Тамыр.
Тамыр ярдәмендә үсемлек туфракка берегә.Тамырның күп санлы тармаклары тамыр системасын барлыкка китерә. Анда төп , өстәмә һәм ян тамырлар була. Тамыр системалары үзәк һәм чук тамыр системаларына бүленә. Шулай ук тамыр туфрактан су һәм анда эрегән туклыклы матдәләрне суыра. Кайбер үсемлекләрдә төп тамыр һәм бәбәк нигезе туклыклы матдәләрне туплау урыны булып тора.
- Икенче табышмакны тыңлап үтик.
Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
- Яфрак
Яфрак сабакта ян урын алып тора, ул яфрак җәймәсеннән һәм яфрак сабыннан тора. Күп үсемлекләрнең яфрак сабы булмый – мондый яфраклар утырма яфрак дип атала. Яфраклар ике төркемгә бүленәләр: гади һәм катлаулы. Яфракта сулау ,туклыклы матдәләр ясау, суның парга әйләнү процесслары бара.
- Патша түгелмен – таҗым бар,
Кешеләргә бирер назым бар.
- Чәчәк.
Чәчәкнең иң матур өлеше – аның таҗы. Алар ачык төстә булалар.чәчәкнең төп өлешләре җимешлек һәм аны әйләндереп алган серкәчләр. Серкәләнгәннән һәм аталанганнан соң җимщәннән җимеш һәм орлыклар үсә.
- Яфракларны яктылыкка чыгара , үсемлекнең барлык өлешләре өчен терәк булып тора ул.
- Сабак.
Сабак терәк ролен үти, үсемлекләрнең барлык өлешләрен тоташтырып тора, сабак буйлап су, минераль һәм органик матдәләр хәрәкәтләнә. Сабак шулай ук туклыклы матдәләрне туплау урыны булып тора.
- Ә хәзер әйдәгез барыбызда бергә сабакның эчке төзелешен искә төшереп үтик әле.
( Схема бирелә)
III Дәреснең темасын һәм максатын аңлату.
- Үсемлекләргә нормальтереклек эшчәнлеге өчен барлык органнарына су һәм минераль матдәләр үтеп керергә тиеш. Белгәнебезчә , барлык үсемлекләрдәдә үткәрүче тукымалар бар. Аларның берсеннән су һәм анда эрегән минераль матдәләр , ә икенчеләреннән эрәгән органик матдәләр хәрәкәт итә. Сабакның төп функцияләренен берсе – матдәләрне күчерү функциясе . Бу тамырлардан һәм яфраклардан үсемлекнең барлык күзәнәкләренә эремәләрне күчерүдән гыйбарәт.
- Белгәнебезчә , туфрактан тамырлар суырган су һәм минераль матдәләр , шулай ук тамыр күзәнәкләрендә барлыкка килгән органик матдәләрнең судагы эремәсе үзагачның үткәрүче каналларына керә һәм тамырдан җир өсте органнарына күтәрелә. Бу матдәләрнең хәрәкәте үзагачның үткәрүче каналлары буйлап сабакта да дәвам итә.
- Тамырдан су һәм минераль матдәләр үсемлекнең башка органнарына ничек үтеп керүен түбәндәге тәҗрибәне ясап карасагыз , үзегез дә ышанырсыз.
- Инструктив карта нигезендә лаборатор эшне башкарырга , эш дәфтәренә төркәргә.
Инструктив карта.
“ Сабакта туклыклы матдәләрнең хәрәкәте”
1. Юкә бәбәгенең аскы очын буялган суга тыгыгыз икенче башыннан үзегезгә таба һава суырыгыз (2-3 тапкыр).
2. Язу карасы кушылган суда торган бәбәкнең һәм алдагы тәҗрибәдәге бәбәкнең аскы очын препороваль пычак белән кисеп алыгыз. Лупа ярдәмендә аркылы кисемне җентекләп карагыз. Сабакларның кайсы катлавы буялган?
3. Сабакларның буй кисемен ясагыз. Аны лупа аша карагыз. Нинди катлау буялган?
4. Дәфтәрегезгә бәбәкнең аркылы кисеменнәренең рәсемен ясагыз. Рәсемдә сабакның язу карасына буялган катлавын төсле карандаш белән буягыз.
- Укучылар , нинди нәтиҗә ясадыгыз ?
- Барлык кисемнәрдә үзагачның төсе үзгәрүен һәм аның кызыл төскә керүен билгеләдек.
- Әйе, бу үзагачның үткәрүче каналлары буйлап кызгылт суның күтәрелүен күрсәтә. Кабык һәм үзәк үз төсендә калган.
Укучылар , су һәм анда эрегән минераль матдәләр кайдан хәрәкәт итәләр ?
- Су һәм анда эгегән минераль матдәләр сабакның үткәрүче каналлары буйлап хәрәкәт итәләр.
- Туфрактан тамыр суырган су һәм анда эрегән минераль тозлар үзагачның үткәргеч каналлары буенча җир өсте өлешләренә күтәрелә. Үсемлек суның 1% тотып , 99 % ын яфрак өслегеннән парга әйләндерә. Көн саен карт имән агач яфраклары 600 л суны югалталар.
- Ә хәзер мин сезгә тагын бер тәҗрибә күрсәтеп китермен. Яфраклы бәбәкнең кабыгын , түбәнге очына якынрак урыннан , боҗра ясап кисеп алдым һәм бәбәкне яктыга куйдым.
- Яфракларда яктыда нинди процесс бара?
- Яфракларда яктыда фотосинтез процессы бара.
- Нәрсә ул фотосинтез ?
- Үсемлекләрнең һавадан туклануы , бу хлоропластларда яктыда су һәм углекислый газдан органик матдәләр ясалу процессы.
- Әйе , укучылар , яфракларда яктыга фотосинтез бара , шуның нәтиҗәсендә органик матдәләр ясала. Берникадәр вакыт узгач , кабыгы кисеп алынган боҗрадан өстәрәк сабакның юантыклануын күрербез. Махсус үткәрелгән тәҗрибә нәрсәне күрсәтә ?
- Боҗра өстендә сабакның юанаюы кабык күзәнәкләрендә органик матдәләр туплануын күрсәтә.
- Ни өчен алар бәбәкнең аскы өлешенә кадәр барып җитә алмый?
Бу сорауга җавап бирер өчен сабакның эчке төзелешен тагын искә төшерик әле?
Юкәр нинди өлешләрдән тора?
- Юкәрдә иләксыман көпшәләр бар.
- Ә хәзер алда куелган сорауга җавап бирергә тырышыйк әле . Ни өчен органик матдәләр бәбәкнең аскы әлешенә кадәр барып җитә алмый ?
- Кабыкны кисеп , без аның үткәрүче иләксыман көпшәләрен кабык белән кисеп алдык.
- Укучылар , димәк безнең органик матдәләр эремәсе яфраклардан нәкъ менә шушы иләксыман көпшәләр буйлап тамырларга уза икән .
Шулай итеп , эремә хәлендәге органик матдәләр яфраклардан , юкәрнең иләксыман көпшәләре буйлап , үсемлекнең барлык башка органнарына – тамырларга , җир асты бәбәкләренә , җир өсте бәбәгенең очына , чәчәкләргә , җимешләргә , орлыкларга тарала.
Органик матдәләр үсемлекнең туклануын һәм алырның яшь органнарының үсүен генә тәэмин итеп калмый. Бер өлеше үсемлекнең төрле органнарында тупланып кала. ( Укытучы кишер , борчак , бәрәнге , ашлык һ. б. күрсәтә.)
- Хәзер үзегезнең иптәшләрегезне тыңлап үтәрсез. Алар сезгә яшелчәләрнең файдасы нидә булганын сөйләп китәрләр. Игътибар белән тыңлыйк әлә.
- Бәрәңгенен файдасы нидә?
Бүлбеләр авырлыгының чама белән 25% ын углеводлар (крахмал) , 2% ка якынын аксым матдәләр һәм 0.3 % ын май тәшкил итә. Бик аз гына шикәр бар.Тик салкынайтканда гына бүлбеләрдәге шикәр микъдары 5 – 7% ка кадәр арта төшә. Бәрәңге аксымы барлык үсемлек аксымнарыннан иң кыйммәтлесе. Ул төрле аминокислоталарга бай һәм тулы кыйммәтле аксымнарга керә. Бәрәңгедә С һәм В витаминнары да бар. Калориялек буенча ул кишердән 2 һәм башлы кәбестәдән 3 тапкырга узып китә. Калий микъдары күп булу аркасында бәрәңге организмнан су һәм тоз чыгарылуга ярдәм итә һәм шуның белән матдәләр алмашуны яхшырта.
Бәрәңге бүлбеләрндә 100г массага 3 – 10 мг соланин бар. Кояшта озак яткан бәрәңгедә салонин микъдары 100г га 20 – 40 мг га кадәр җитә. Яшәргән , ягъни соланин арткан бәрәңге сәләмәтлек өчен зарарлы һәм аны ашарга ярымый.
- Кишернең файдасы нидә ?
Кишердә каротин , витаминнар натрий , кальций , калий , магний , тимер , фосфор , йод күп.Анда глюкоза формасындагы шикәр , шулай ук кислоталарны нейтральләштерү өчен кирәкле селтеле матдәләр дә шактый гына.
Кишер һәм аның согы эч каткандан эч йомшарткыч буларак тәэсир итә. Сыек кишер боткасын өшегән , пешкән һәм эренли торган җирләргә ябалар , ул аларның тө әлүен тизләтә.
Кишерне диетик туклануда , йөрәк – кан тамырлары , бавыр бөер авыруларыннан , аз канлыктан кулланалар.
- Кәбестәнең файдасы нидә?
Заманасында Пифагор ук инде болай дип язган : кәбестә “ даими дәрт һәм шат күңеллелек , тыныч кәеф саклаучы яшелчә ул “ . Борынгы Рим врачлары бавыр ,буыннар язва авыруларын кәбестә белән дәвалаганнар. Хәзерге заман мадицинасы кәбестәнең дәвалау көчен раслады. Анда С витимины күп. Кәбестәнең яшел яфраклары каротинга бай , ул исә безнең организмда А витаминына – үсеш витаминына күчә. Ул җитешмәгәндә кешенең күз күреме начарлана.
Кәбестәдә файдалы минераль тозлар бар. Калий тозлары организмнан сыеклык чыгарылуны тизләтә , йөрәк мускулы эшен яхшырта. Кальций тозлары сөяк тукымасы эшләнүгә китә , ә тимертозлары – кан ясалуда , марганец тозлары – матдәләр алмашуда катнаша.
Кәбестә шулай ук шикәрләр һәм җиңел үзләшүчән аксымнар чыганагы булып тора. Анда азотлы матдәләр күп. Кәбестә клетчаткасы организмнан холестеринны чыгаруга булышлык итә. Кәбестә согы һәм аның боткасы язва авыруын дәвалый. Витаминнар , минераль матдәләр микъдары һәм туклыклылык буенча кәбестәнең башка төрләре ак кәбестәне шактый узып китәләр. Мәсәлән , чәчәк кәбестәдә С витамины , башка витаминнар һәм минераль матдәләр ак кәбестәдәгедән ике тапкырга диярлек күбрәк , организм тарафыннан башка кәбестәләрдән яхшырак үзләштерелә.
- Без сезнең белән хәзер бер видеофрагмент карап үтәрбез . Игътибарлы булыгыз.
( видеофрагмент карау “ Передвижение веществ в ратении»)
IV. Дәресне ныгыту . Йомгаклау.
- Укучылар , ә хәзер әйдәгез эш дәфтәрендәге биремне йомгаклау эше итеп башкарыйк.
- Су , минераль тозлар һәм органик матдәләр сабакның кайсы өлеше буеча хәрәкәт итә?
- Су үзагачның үткәргеч каналлары буйлап хәрәкәт итә.
- Минераль тозлар үткәргеч каналлары буйлап хәрәкәт итә.
- Органик матдәләр юкәрнең иләксыман көпшәләре буйлап хәрәкәт итә.
- Әйе , укучылар , су һәм минераль матдәләр үзагачның үткәргеч каналлары буйлап , органик матдәләр – юкәрнең иләксыман көпшәләре буйлап хәрәкәт итәләр.
- Дәрестә алган белемнәрне тикшерү максатыннан кечкенә генә тест эшләп үтик эле.
ТЕСТ
1. Үсемлекләрдә матдәләр хәрәкәте кайда бара:
А) Күзәнәкләрдә һәм каналларда
Б) Каналларда һәм иләксыманикөпшәләрдә
В) Күзәнәкләрдә , каналларда һәм иләксыман көпшәләрдә.
2. Үсемлекләрдә су һәм минераль тозлар хәрәкәте бара:
А) Күзәнәкләр буйлап
Б) Күзәнәкләр һәм каналлар буйлап
В) Күзәнәкләр һәм иләксыман көпшәләр буйлап
3. Үсемлекнең яшел өлешләрендә синтезланган углеводлар барлык органнарга һәм тукымаларга күчәләр:
А) Иләксыман көпшәләр буйлап
Б) Каналлар буйлап
В) Үзагач җепселләре буйлап
4. Яфрактан тамырга транспортлана :
А) Минераль матдәләр
Б) Шикәр
В) Су
5. органик матдәләр ясалалар :
А) Яфракларда
Б) Тамырда
В) Җимешләрдә.
- Укучылар , ә хәзер иптәшегез белән эшләрегезне алмаштырыгыз да , тактада бирелгән җаваплар буенча тикшерегез.
Җаваплар :
1.в 2.б 3.а 4.б 5.а
- Эгәр барлык җаваплары дөрес булса “5” ле билгесе куярсыз , 1 хата булса “4” ле билгесе , 2-3 хатага “3” ле билгесе куеп торабыз инде . Аларга өйдә ныклап әзерләнеп бетәргә кирәк булыр .
- Укучылар . без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек һәм нинди белемнәр алдык ?
- Без бүгенге дәрестә матдәләрнең сабак буйлап хәрәкәт итүе турында сөйләштек .
- Су һәм анда эрегән матдәләр сабакның үзагачның каналлары
- буйлап, ә органик матдәләр юкәрнең иләксыман көпшәләр буйлап хәрәкәт итәләр.
V. Өйгә эш.
- Өйдә дәреслектә бирелгән сорауларга җавап әзерләрсез.
Дәрес тәмам . Саубулыгыз

У вас нет прав для создания комментариев.