Аксым биосинтезы
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Сибгат Хәким исемендәге
“Күлле-Киме урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе



Дәрес эшкәртмәсе
Аксым биосинтезы
10 класс




Үткәрде: Паутова Гүзәл
Габделнур кызы, югары категорияле
биология укытучысы

2012 уку елы


Белем бирү максаты: күзәнәк төзелеше, химик составы турында белемнәрне төшендерү, аксым биосинтезының төп этапларын төшендерү; нуклеин кислоталарының һәм күзәнәк органоидларының аксым биосинтезында уйнаган рольләрен ачу.
Үстерү максаты: укучыларны ЕГЭ буенча А, В, С өлешләрендәге биремнәрне эшләү күнекмәләрен үстерү; яңа материалны өйрәнүгә карата кызыксыну тәрбияләү; органик матдәләрнең килеп чыгуына карата материалистик караш формалаштыру.
Тәрбияви максат: үз фикереңне әйтә белергә, башкаларның фикеренә карата корректлы булырга төшендерү, хезмәт тәрбиясе бирү.
Методлар һәм алымнар: әңгәмә, демонстрация ЦОР;
Җиһазлар: компьютер, проектор, таблица «Нуклеиновые кислоты», динамик кулланма «Аксым биосинтезы», карточкалар «Генетик код».

Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
II.Актуальләштерү.
1.Укучылар нәрсә соң ул тереклек?
Слайд 1
-“Тереклек ул- аксымлы җисемнәрнең яшәү ысулы, ә яшәү ысулы исә бу җисемнәрнең химик состав өлешләренең даими рәвештә үзлегеннән яңарып торуыннан гыйбарәт”.
Ф.Энгельс
Слайд 2
2. Аксымнар алар нинди органик матдәләр. Төзелешләре нинди?
Слайд 3
3.Аксымнар нинди функция башкаралар?
- Аксымнарның күзәнәктәге функциясе:
• Ферментлар
(пепсин)
• Төзелеш
(кератиннан,тире,чәч,тырнаклар төзелгән
эластиннан кан тамырлары стенкалары)
• Көйләүе
( инсулин гормоны)
• Саклагыч
(лизоцим, тромбин, фибриноген,антитәнчекләр)
• Транспорт
(гемоглобин, гемоцианин )
• Запас
(альбумин, миоглобин)
• Хәрәкәт
(миозин,актин )
Энергия чыганагы
Слайд 4
4. Аксымның мономеры булып нәрсә санала?
5. Аксымның беренчел структурасында нинди бәйләнешләр.
• Аксым кайда синтезлана?
• Рибосома төзелеше.
6. Аксымның структурасы турында информация кайда саклана.
7. Бу билгеләрнең кайсы ДНК га, кайсы РНК га хас сайлагыз?
• Бер чылбырлы
• Ике чылбырлы
• Составына углевод рибоза керә
• Составына углевод дезоксирибоза керә
• Азотлы нигезләре: А. Т, Г, Ц.
• Азотлы нигезләре: А. У, Г, Ц.
• Редупликациягә сәләтле
• Нәселдәнлек информациясен саклый
• Нәселдәнлек информациясен күчерә
• Рибосома составына керә
• 3 төрлесе була
8. Нәрсә ул комплементарлык принцибы?
9. Нәрсә ул генетик код?
10. Генетик кодның үзлекләре.
III. Яңа тема.
1.Аксымнар биосинтезының төп этаплары Слайд 5

1)транскрипция -и-РНК синтезы-күзәнк төшендә бара
2)трансляция- аксым синтезы-цитоплазмада
рибосома катнашында бара
Аксым молекулаларының беренчел структурасы турындагы мәгълүматларны йөртүче информацион РНКкүзәнәкнең төшендә синтезлана. Төш тышчаларындагы тишемнәр аша үтеп,и-РНК рибосомага юнәлә. Анда генетик информациянең әифрын ачу, ягъни нуклеотидлар "теленнән" аминокислоталар "теленә" күчү процессы бара.

2.Аксым биосинтезында катнашучы матдәләр. Слайд 6
ДНК Аксым структурасы турында информацияне йөртә. РНК синтезы өчен матрица булып тора.
и-РНК ДНК дан информацияне рибосомага күчерә .Генетик кодны йөртә.
т-РНК Рибосомаларга аминокислоталарны китерә. Антикодонны йөртә.
Рибосома-лар Аксым биосинтезы бара
Фермент-лар Катализаторлар
Аминокис-лоталар Аксым молекуласы өчен төзелеш материалы
АТФ Энергия чыганагы.
Трансляция турыда сөйләп үтү.Слайд 7


Динамик кулланма ярдәмендә аксым синтезын карап үтү.
3. Синтезның этаплары:
Беренче этапта т-РНК “яфрагы төбенә” фермент атикодонны танып үз аминокислотасын китереп ялгый
Икенче этапта Т-РНК нуклеотидлар “теленнән” аминокислоталар “теленә” күчерү функциясен үти.Бу рибосомада уза.
Өченче этапта синтетаза ферменты т_РНК дан аерылган аминокислотаны үсә баручы аксым молекуласына китереп ялгый.
4. Аксым молекуласы синтезлану процессы өчен күп энергия таләп ителә. Һәр аминокислотаның т-РНК белән тоташуы өчен 1 молекула АТФ энергиясе тотыла.Моннан тыш, берничә АТФ молекуласының энергиясе рибосома буйлап и-РНК шуышу өчен кирәк.
5. Полисома- бу вакытта и-РНК еш кына бер үк вакытта бер генә рибосома аша түгел, берничәсе аркылы үтә.
VI.Ныгыту.
1.Мәсьәләләр чишү ((ЕГЭ материалы С өлеше) слайд 7-10
1. Трансляция процессында 30 молекула т-РНК катнаша. Сорала:1) аксым составына керүче аминокислоталар саны;
2) ген составына керүче триплетлар һәм нуклеотидлар саны?
2. ДНК төзелгән Т Т А Ц А Г Г Т Г Т А Т нуклеотидлары эзлеклелегендә.Сорала:1) и-РНК да нуклеотидлар эзлеклелеге;
2) т-РНК ның антикодоннары;
3) Аксым фрагментында аминокислоталар эзлеклелеге.
3. ДНК төзелгән Г Т Г Ц Ц Г Т Ц А А А А нуклеотидлары эзлеклелегендә.Сорала:1) и-РНК да нуклеотидлар эзлеклелеге;
2) т-РНК ның антикодоннары;
3) Аксым фрагментында аминокислоталар эзлеклелеге.

4. ДНК молекуласында 1100 нуклеотид аденин белән төзелгән. Барлык нуклеотидларның ул 10% алып тора.Билгеләргә тиминлы, гуанинлы, цитозинлы нуклеотидлар ДНК молекуласында күпме булыр?
5. Биосинтез процессында түбәндәге т РНК антикодоннары УУА, ГГЦ, ЦГЦ, АУУ, ЦГУ катнаша. ДНК молекуласындагы (ике чылбырындагы да) нуклеотидлар эзлеклелеген
билгеләгез. Ике чылдырлы ДНК да тимин, гуанин, цитозин, аденин нуклеотидлары күпме булыр?
6. Аксым 100 аминокислотадан тора.Билгеләргә ген участогы массасы ( аксымны кодлаштыручы), ничә тапкыр аксым молекуласы массасыннан артыгырак булыр? Аминокислотаның уртача молекуляр массасы
- 110, ә нуклеотидныкы – 300 гә тигез булса.
7.Полипептид чылбырның молекуляр массасы 40000 гә тигез. 1 аминокислотаның молекуляр массасы уртача 100 гә тигез. ДНК да бер нуклеотид белән икенчесе арасындагы ераклык 0,34 нм тигез булса, кодлаштыручы генның озынлыгы күпмегә тигез булыр?
Җаваплар
№1.
1) Бер т РНК 1 аминокислотаны транспортлый,30 тРНК 30 аминокислотага туры килә,аксым 30 аминокислотадан төзелер.
2) 1 аминокислотаны кодлаштыра 1 триплет,30 аминокислатаны 30 триплет кодлаштырыр
3) Гендагы нуклеотидлар саны,аксымны кодлаштыручы 30х3= 90
№2
1) иРНК:ААУГУЦЦАЦАУА
2) тРНК молекуласы антикодоннары:УУА,
ЦАГ,ГУГ,УАУ
3) аминокислоталар эзлеклелеге:
асн-вал-гис-иле
№3
1) иРНК:ЦАЦГГЦАГУУУУ
2) тРНК антикодоннары:ГУГ,ЦЦГ,УЦА,ААА
3) Аминокислоталар эзлеклелеге: гис-гли-сер-фен
№4
1) Т белән А комлементар, шунлыктан нуклеотидлар саны 1100 әр булыр
2) Аденин белән тиминның гомуми нуклеотидлар саны 20%(2200) тигез.
3) Гуанин белән цитозинн нуклеотидлары суммасы 80%(8800)
4) Г белән Ц комлементар, шунлыктан нуклеотидлар саны 4400 булыр
• №5
• 1)тРНК антикодоннары комплементар иРНК кодоннары белән, ә иРНК дагы нуклеотидлар комплементар ДНК ның бер чылбыры белән.
• 2) ДНК-ТТА ГГЦ ЦГЦ АТТ ЦГТ
• ААТ ЦЦГ ГЦГ ТАА ГЦА
• 3) нуклеотидлар саны: А-7,
• Т-7,
• Г-8,
• Ц-8
• № 6
• 1) генетик код триплетлы, 100 аминокислотадан торучы аксым, 300 нуклеотидны кодлаштыра
• 2) аксымның молекуляр массасы 100х110=11000 , генның молекуляр массасы 300х300=90000
• 3) ДНК участогы авыррак , кодлаштырган аксымга караганда 8 тапкыр
• ( 90 000: 11 000)

• №7
• 1) полипептидта аминокислоталар саны 40000 : 100= 400
• 2) нуклеотидлар саны гендагы 400х3=1200
• 3) Генның озынлыгы 1200х0,34=408 нм.
V. Йомгаклау.
Өй эше. 17 нче параграфны укырга. ЕГЭ материаллары буенча С5 мәсьәләләрен чишү.

Әдәбият:1) Биология справочник.Т.Л.Богданова,Е.А.Солодова.Аст-Пресс Школа,2011 ел
2) ЕГЭ 2012. Биология. Типовые экзаменационные варианты: 30 вариантов. Под ред. Калиновой Г.С.
3)ЕГЭ.ФИПИ. “Интеллект-центр” 2009.

У вас нет прав для создания комментариев.