"Йомры икмәк" рус халык әкияте
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

                          Татарстан  Республикасы  Әтнә  районы   

          мәктәпкәчә  белем  бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

                             “ Олы  Әтнә   балалар  бакчасы”.

      

 

 

           

                             

                “Йомры икмәк” рус халык әкияте.

(  икенче кечкенәләр төркеме - матур әдәбият белән таныштыру)      

                          

 

 

 

                                                       

                                                        

                                                          Югары   категорияле                                                                                                                                                                                                                    

                                                                                              тәрбияче

                                                                                  Мәрданова Рәисә Габдрахман кызы                                                                                                                                                                              

                                                                                             

                                                              

                                              

                                                        

                                                           2014  ел

Максат:

-Балаларның  матур әдәбият әсәрләре  белән кызыксынуларын һәм аларны ярату хисләрен үстерүне дәвам иттерү.

-Тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

-Тәрбияче биргән сораулар ярдәмендә әсәрнең  эчтәлегенә төшенү, сорауларга җавап кайтара белү.

- Кыргый хайваннар турында сөйләшү(куян, бүре, төлке, аю).

- Геройларның кылган эшләренә, кайбер әхлакый сыйфатларына (начар, усал,

кыю, хәйләкәр) бәя бирә белергә өйрәтү.  

        Тәрбияче: -Балалар, мин сезгә бүген “Йомры икмәк” әкиятен сөйлим. Безгә бүген кунак килергә тиеш иде, нишләптер күренми әле.

(Ишек шакыйлар). Ишектән төлке керә.

Тәрбияче:- Менә безнең кунагыбыз килеп тә җитте.

Төлке:- Исәнмесез, балалар! Балалар, сезгә кунакка  бик ашыгып килдем.Минем дә сезнең  яныгызга утырып, әкият тыңлыйсым килә.

Тәрбияче:- Балалар, төлке сезнең яныгызга утырып, әкият тыңласынмы? Ярар, төлке, рәхим итеп утыр. Тик  балалар кебек, аркаларыңны урындыкның артына сөяп,

аякларыңны кушып, кулларыңны матур итеп куеп, игътибар белән тыңлап утыра күр.

“Йомры икмәк” әкияте сөйләнә.

 Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр.

 Бервакыт бабай әбигә карап:

— Карчык, икмәк пешерер идең? — дигән.

— Нәрсәдән пешерим сон, он юк бит.

— Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?

Әби, кечкенә генә канат белән әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он җыйган.

Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суы­тырга куйган.

(№1 слайд).

Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, кинәт сәке өстенә тәгәрәп төшкән, сәке өстеннән идәнгә, идән буенча ишеккә, аннан, бусага аша сикереп, өйалдына, өйалдыңнан тышкы баскычка, тышкы баскычтан ишегалдына, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән.

(№ 2 слайд).

Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда, каршысына бер куян  килеп чыккан:

(№ 3 слайд).

— Икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!—дигән аңар  Куян.

— Син мине ашама, Кылый куян, мин сиңа җыр җырлармын,— дигән дә шунда ук җырларга тотынган.

— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән  кырдылар, бура төбеннән себерделәр. Каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, синнән дә, Куян, кыен булмас качуы! — дигән дә, үз юлына тәгәрәп китеп барган, куян  аны күреп кенә калган...

Йомры икмәк һаман тәгәрәвен белгән. Менә бервакыт аның каршысына бер бүре килеп чыккан.

(№ 4 слайд).

—  Йомры икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!

—  Син мине ашама, Соры бүре, мин сиңа җыр җырлармын.

—  Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бура төбеннән себерделәр, каймак белән тугладылар, май белән бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, син­нән дә кыен булмас качуы! — дигән дә алга тәгәрәгән, бүре аны күреп кенә калган.

Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән. Менә бервакыт аның каршына бер аю килеп чыккан.

(№ 5 слайд).

—  Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм!

—  Кайда ул сиңа, Кыйшык аяк, мине ашарга! Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бурадан себерделәр, каймак белән тугладылар, майда бастылар, тәрә­зә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, мин бүредән дә качтым, синнән дә, аю, кыен булмас качуы! — дигән һәм йомры икмәк тагын да алга таба тәгәрәп киткән, аю аны күреп кенә калган.

Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына бер төлке килеп чыккан:

(№ 6 слайд).

—     Исәнме, Йомры икмәк, син нинди гүзәл икән?!
Аңар каршы йомры икмәк җырлый башлаган:

— Мин — Йомры икмәк, Йомры икмәк, мине әрҗә төбеннән кырдылар, бурадан себерделәр, каймак белән тугладылар, май­да бастылар, тәрәзә төбендә суыттылар. Мин бабайдан да кач­тым, мин әбидән дә качтым, мин куяннан да качтым, мин бү­редән дә качтым, мин аюдан да качтым, синнән дә, төлке, кыен булмас качуы!

— Нинди яхшы җыр! — дигән Төлке.— Тик мин, Йомры ик­мәк, картайдым инде, бик начар ишетәм; минем борыным өстенә утырып тагын да бер генә җырлап күрсәт әле. Кычкырыбрак җырла.

Йомры икмәк төлкенең борын өстенә менеп утырган да шул ук җырны кабатлаган.

(№ 7 слайд).

—     Рәхмәт, Йомры икмәк, яхшы җыр. Мин тагын да тыңлар идем. Минем телем өстенә утырып соңгы тапкыр җырлачы! -дигән Төлке һәм телен чыгарган.

Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җи­бәргән.

Төлке:- Балалар, сезгә әкият ошадымы? Миңа да ошады. Балалар, әйдәгез, хәйләкәр төлке ничек итеп юл буйлап барганын  күрсәтик әле.

(Балалар төлкенең йөрешен чагылдырып йөриләр).

Сорау- җаваплар:

1.Әкиятнең исеме ничек?

2. Йомры икмәккә нинди хайваннар очраган? Йорт хайваннарымы, әллә кыргый хайваннармы? Кыргый хайваннар кайда яши?

Бабай: - Балалар, сез табышмаклар беләсезме? Әйтеп карыйм әле, белерсез микән?

  1.      Кыш көне ак,
  2.      Сорыдыр төсе,
  3.      Нечкә билле,
  4.      Җәен урманга патша,
  5.      Көлтә- көлтә койрыгым,

Җәй көне соры,

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар.                      (Куян).

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.                            (Бүре).

Көлтә койрыклы.                       (Төлке).

Кышын кардан да аста.            (Аю).

Селки- селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин

Тавык- чеби аламын.             ( Төлке).

Балалар, бик күп табышмаклар беләсез икән. Дөрес җаваплар бирдегез! Булдырдыгыз!

Тәрбияче:- Бу нәрсә?  Он. Он белән нишлиләр? Он нинди төстә? Әйе, дөрес. Оннан камыр изәләр, ә камырдан ипи пешерәләр.

Балалар, сезгә әбинең дә әйтә торган сүзе бар. Тыңлыйк әле.

Әби:- Йомры икмәк тыңламагач, сорамыйча качып киткәч, бәлага юлыкты. Сез, балалар, олыларны тыңлыйсызмы? Мактанчык түгелме сез?

Төлке:- Балалар, сез бүген бик акыллы булдыгыз, сорауларга дөрес җаваплар бирдегез.Мин сезгә күчтәнәч алып килгән идем. Менә. Бу чын йомры икмәк. Бу йомры икмәкне мин балалар ашасын, ашагач дәү, акыллы булып үссеннәр дип пешердем. Тәмлеме? Балалар, икмәкне ничек ашарга кирәк? Икмәк белән уйнарга ярыймы?

Тәрбияче:- Ипине вакларга, ташларга, әрәм итәргә ярамый, чөнки икмәкне үстерү өчен бик күп тырышлык һәм хезмәт сорала.

Анализ ясау.

Кулланылган әдәбият

1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы/ М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С. Комарова.-Казан: Мәгариф, 2006.

2. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы/Р.К.Шаехова.-Казан: РИЦ, 2012.

3. Балачак аланы/ К.В. Закирова.- Казан: РИЦ, 2011.

4. Көч һәм рух тамырлары/ К.В. Закирова, Р.А.Низамов.- Казан: Мәгариф, 1998.

5. Иң матур сүз/ К.В. Закирова.- Казан: Мәгариф, 2000.

6. Иң гүзәл тел- туган тел/ М.Ф.Кашапова.- Казан: Школа, 2009.

7. Иң татлы тел- туган тел/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.

8. Әхлак нигезе- матур гадәт/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.

9. Балалар бакчаларында сөйләм үстерү программасы/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.

10.Туган телдә сөйләшәбез/ З.М. Зарипова.- Казан: Фолиант, 2012.

У вас нет прав для создания комментариев.