Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Казан шәһәре 49 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насибуллина Раушания Галишан кызы
3 нче сыйныф (рус төркеме)
Дәреснең темасы: Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
Дәреснең тибы: Яңа беләмнәр бирү.
Максат: үткән заман фигыль турында белешмә бирү; фигыль формаларын сөйләмдә дөрес итеп куллану күнекмәләрен камилләштерү; гигиена, әхлак кагыйдәләрен үтәү.
Эш төрләре: уку, язу, тәрҗемә эше,тест, сорау-җавап.
Җиһазлау: дәреслек (Хәйдарова Р.З.), дәфтәрләр, презентация.
Дәрес барышы:
Оештыру.
Укучыларның хәлләрен сорашу.
- Исәнмесез, укучылар!
- Бүген көн нинди? (салкын, кояшлы, яңгыр ява... )
- Елның кайсы вакыты ? (Какое время года?) (көз)
- Ә безнең сыйныф бүлмәсендә җылы, күңелле. Шулаймы укучылар?
-Ә бүген атнаның нинди көне?
-Дөрес бүген сишәмбе.
Яңа белемнәр бирү.
Әйдәгез әле, тактадагы мәкальгә күз салыйк.(Аз сөйлә,күп эшлә.) (слайд№1)
(Бер бала мәк. мәгънәсен аңлата)
-Бу мәкальдә фиг. бармы?(сөйлә,эшлә).
-Укучылар, фиг. нәрсә ул?
-Әйе, дөрес фиг. эшне белдерә.(действие).
-Хәзер фиг. үзгәртәбез. Сөйлә-сөйләде,эшлә-эшләде.(слайд№2)
-Нинди кушымчалар ялгадык? Нинди сорау куярбыз?(слайд№3)
-Димәк, бу фиг. үтәлгән эшне белдерә. Бүгенге дәресебезнең темасы-билгеле үткән заман хикәя фигыль.(слайд№4).
Кушымчасы -ды-де;-ты-те. Соравы нишләде?(слайд№4)
Белемнәрне ныгыту.
1. Тактадагы фиг.билгеле үткән заманга куеп укырга.
Шул фиг. тикшерергә (слайд№5,6)
2.Дәфтәрдә эшләү(тактадан билгеле үтк. з. хик. фиг. күчереп язу.Тикшерү. 2-3 укучыдан сорау).(слайд№7)
3.Физкультминут (слайд№8)
4. Рәсемнәр белән эшләү (слайд№9)
5. Ситуатив күнегү (татарчага тәрҗемә) (слайд№10)
Белемнәрне тикшерү.
1. Тест (сораулары) (слайд№11). Тест җаваплары (слайд№12)
2. Тактада бирелгән текстны үз исемеңнән уку. (слайд№13)

Өй эше. Тактада бирелгән фиг. белән 4 җөмлә язарга.(Слайд№14)

Йомгаклау. Билгеләр кую.
Дәрес бетте.
Сау булыгыз!(Слайд №15)

У вас нет прав для создания комментариев.