2нче сыйныфның рус төремендә үткәрелгән дәрес конспекты"Туган ягым - Татарстан".
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Уку Дәрес тибы: гомумиләштерү – йомгаклау “28” апрель, 2015ел Укытучы: Гиниятуллина Алсу Рафисовна. ТЕМА: “Татарстан минем туган ягым “ темасын йомгаклау. МАКСАТ: 1)укучыларның Татарстан Республикасы турында белемнәрен тулыландыру; 2)туган як темасына монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү; 3)туган якны ярату хисен тәрбияләүне дәвам итү. ҖИҺАЗЛАУ: презентация, җөләләр язылган кәгазьләр. МАТЕРИАЛ: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. ДӘРЕС БАРЫШЫ: I. Оештыру өлеше. 1. Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру − Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап,елмаеп, яңа көн белән котлыйк. - Хәерле көн, миңа! - Хәерле көн ,сиңа! - Хәерле көн, сезгә! - Хәерле көн безгә! - Утырыгыз. Укучылар, сез дәрескә әзерме? - Хәлләрегез ничек? - Рәхмәт, яхшы. - Ә, сезнең хәлләрегез ничек? - Рәхмәт, әйбәт. 2. Һава торышы турында сөйләшү. -Бүген көн нинди? -Көн кояшлымы, болытлымы? -Яңгыр явамы? 3. Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе. - Әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр (комплиментлар) әйтәбез. - ...,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур! - Рәхмәт. II. Актуальләштерү. 1.Өй эшләрен тикшерү -Әйдәгез, өй эшләрен тикшерәбез: шәһәребез турында, Түбән Кама турында сөйлибез! 2. Иптәшләренә бәя бирү. - Матур сөйләде! - Сәнгатьлесөйләде! 3. Үткән дәрестәге материалны кабатлау - Бу нәрсә? - Әйе, бу Татарстан картасы! - Татарстанда нинди шәһәрләр бар әйтегез әле,күрсәтегез әле! - Ә син Чистайда булдыңмы? -Син Казанда булдыңмы? III.Дәреснең темасын, максатын, бурычларын билгеләү. -Без нәрсә турында сөйләшәбез. Димәк, дәреснең темасы нинди? -Әйе, Татарстан - туган ягым темасына сөйләшәбез! IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. Репродуктив характердагы күнегү эшләү. -Тактагага язылган җөмләләрне карагыз әле! Алар дөрес язылганмы? Ни өчен дөрес түгел? Мин яшим Татарстанда. Яратам мин туган ягымны. Татарстанда авыллар матур бик күп. Туган ягымда елгалар озын, урманнар куе бар. (Һәр бер җөмләне дөрес итеп укыйлар да хатасын аңлаталар.) 2. Диалоглар белән эш. - Балалар безнең туган ягыбыз матурмы? - Катя, Златадан сора әле, ул туган ягын яратамы икән? -Әйе, балалар, безнең туган ягыбыз бик матур. Ул урманнарга, елгаларга бик бай. (Презентацияне автопоказ белән күрсәтәм һәм сөйлим.) - Бирелгән диалогны карыйк әле! Бу диалогта нинди репликалар төшеп калган? - ... -Татарстанда яшим. -... -Мин авылда яшим.Ә син кайда яшисең? -... -Әйдәгез хәзер такта янында кемнәр бу диалогны сөйләп карый? 3. Эзләнү характерындагы эш. -Татарстандагы елгалар турында җөмләләрне табыгыз әле. - Ә сез тагын нинди елгалар беләсез? -Безнең шәһәр янында нинди елга ага? -Китаптан авыл турында язылган җөмләләрне табып укыгыз әле! -Ә хәзер шәһәр турында язылган җөмләләрне әйтегез әле! -Шәһәрдә нәрсә бар, ә авылда юк? - Автобуслар, трамвайлар, светофорлар юк. Физкультминутка. -Әйдәгез светофор уенын уйнап алабыз. 4.Хата табу характерындагы эш. -Әйдәге бу җөмләләр дөрес микән тикшереп карыйк әле. Казан – озын елга. Идел –чиста шәһәр. Татарстан – бай авыл. (хатасын табып төзәтәләр). 5. Үзалга эш. -Мин сезгә җөмләләр татаратам. Сез аларны парлашып 4 төркемгә бүлегез. Һәм хикәя төзегез, аңа исем бирегез! (“Мин яратам сине Татарстан” җыры астында) Мин Татарстанда яшим. Татарстан - минем туган ягым.Татарстан бик матур, бай республика. Татарстанда шәһәрләр чиста матур. Алар: Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән. Түбән Кама бик матур шәһәр.Шәһәрләрдә парклар, музейлар, мәчетләр, чиркәүләр бар. Татарстанда куе урманнар, киң кырлар, күлләр бар.Урманнарда пошилар, аблар, хәйләкәр төлкеләр, усал бүреләр яшиләр. Туган ягымның табигате матур. Татарстанда авыллар күп. Минем әбием авылда яши. Җәй көне без җиләккә барабыз, су коенабыз, балык тотабыз. Авылда күңелле, рәхәт. -Әйдәгез һәр теманы укып чыгабыз. Аннары теләүчеләр такта янында укытучы ролендә эчтәлеген сөйли дә укучыларга бер сорау бирә. V. Рефлексия. 1.Дәрес нәтиҗәсе -Бүген нәрсә турында сөйләштек. -Әйе, без туган ягыбыз турында сөйләштек. -Бүген үзегезгә ничәле куяр идегез? (төсле кәгазьләрне күтәреп үзләренә билге куялар). 2.Өй эшен аңлату. -үз урамың турында сөйлә; -үз урамың рәсемен яса; - дәреслектән эш.

У вас нет прав для создания комментариев.