Дәрес эшкәртмәсе. Шарт фигыль.
Рейтинг:   / 10
ПлохоОтлично 
Шарт фигыль

Тинбакова Римма Варис кызы,
Азнакай шәһәре 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышын өйрәтү.
2. Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
3. Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы балаларның игътибарын тирә-як мохитка, табигать күренешләренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү һәм аны ныгыту.
Кулланылган технологияләр: сәламәтлек саклау, компьютер, Ә.З.Рәхимовның үстерелешле укыту, шәхескә якын килү, эшчәнлек, уен технологияләре.
Кулланылган метод һәм алымнар: фронталь сорау, проблемалы сорау кую, өлешчә эзләнү, әңгәмә, төркемләп эш, индивидуаль эш, фәннилек.
Җиһазлау: “Шарт фигыль” темасына презентация, шәхси һәм төркемләп эш өчен карточкалар, перфокарталар.
Кулланылган дәреслек һәм өстәмә әдәбият: 6 нчы класс татар теле, “Татар халык авыз иҗаты” җыентыгы( сынамышлар).

Дәрес барышы:
I. Оештыру.
Исәнләшү, кәефләрне сорау. Укучыларны өч төркемгә бүлеп утырту.

II. Актуальләштерү. Белемнәрне тигезләү.
Тактада 1 нче слайд (Тамчы рәсеме):

УЕ ИЗГЕ: БАЛАСЫНА
БУЛЫШЫР ТАБИГАТЬ ТӘ.
ЭШКӘ ТОТЫНЫЙК, ДУСЛАРЫМ,
ХУШ, ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ. (Тамчыкай)
- Әйе, дусларым, бүген яңа дәрес материалын үзләштерергә безгә табигать, ягъни табигатьнең бер күренеше булган Тамчыкай ярдәмгә килер. Ул дәрес буе безнең белән бергә булыр. Без үзебез дә бит – табигать балалары.
А) Узган дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, фигыльләргә хас билгеләрне, төрләнешләрен атау.
- фигыльләр нинди сорауларга җавап бирә?
- Нәрсәне белдерәләр?
- Төрләнешләрен аңлатыгыз.
- Зат-сан белән төрләнү һәм төрләнмәвенә карап, аларны нинди ике төркемгә бүләләр?
Тактада бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрне тиешенчә төрләндереп, җөмләләрне укырга:
Чишмә ап-ак ташлар арасыннан челтер-челтер итеп агып чык- (хәзерге заман,III зат,берлек сан)
Кинәт урман караңгыланып кит- (билгеле үткән заман хикәя фигыль, III зат, берлек санда)
Әмма Ык тынычланып җит- (билгесез үткән заман хикәя фигыль, юклык формасы, III зат, берлек санда)
Тиздән күптән көтелгән яз җит- (билгеле киләчәк заман фигыль, барлык формасы, III зат, берлек санда)
Без туган ягыбызны ярат-(хәзерге заман хикәя фигыль, барлык формасы, I зат,күплек санда)
1. Яңа уку мәсьәләсе кую һәм аны чишү. Алдагы дәресләрдә алган белемнәренә таянып укучылар тарафыннан шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышын билгеләтү.
А) Куелган мәсьәләне чишүгә әзерлек. (Предметара бәйләнеш, тәрбия минутлары)
Тактада 2 нче слайд.
- Дусларым, без бүген тагын бер фигыль төре белән танышырбыз.Тик аның исемен Тамчыкай куйган сорауларга җавап эзләгәннән соң сез үзегез куярсыз, төрләнешен ачыкларсыз.
Тактада сынамышлар язылган 3 нче слайд:
 Кояш болытка капланып баеса, яңгыр явар.
 Томан җиргә төшсә, аяз булыр.
 Кар калын булса, ашлык уңар.
 Елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
 Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.
 Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.
- Укучылар, тактада язылган җөмләләрнек укып карыйк әле. Алар турында нәрсә әйтерсез. Алар халык авыз иҗатының кайсы жанрына карыйлар? (Сынамышлар).
- Халык авыз иҗаты икенче төрле ничек атала? (Фольклор)
- Сынамышлар нәрсә турында хәбәр итәләр?
- Алар ни өчен кирәк дип саныйсыз?
- -Сынамышлар халык арасында киң таралганмы? Аларның төп максаты нидә дип уйлыйсыз?
- Әйе. Халык сынамышлары безне, беренчедән, табигать дөньясын танып белергә, икенчедән, киләчәккә карап дөрес яшәргә, өченчедән, тирә-як мохитны сакларга өйрәтә. Димәк, аларның төп максаты: киләчәкне хәбәр итү, һава торышы ничек булыр, игеннәр уңармы. Сынамышлар алдан күрә беләләр. Чөнки әби-бабаларыбыз гасырлар буе табигать белән бергә яшәгән, күзәткән, кояш ничегрәк байый, хайваннар яки кошлар үзләрен кайчан ничек тоталар. Шулардан чыгып, нәтиҗә ясаганнар.
Б) Укучылар алдына логик сораулар кую һәм аларның үзләреннән куелган мәсьәләне чишү юлларын таптыру.
– Хәзер әлеге сынамышларны җөмлә буларак тикшерик. Сез биредә үзегезгә таныш булган нинди фигыльләр күрәсез? Алар нинди фигыль төркеменә керә, нинди мәгънә белдерәләр? Җөмләләрдә тагын фигыльләр бармы? (Бар) Ул фигыльләр нинди мәгънә белдерә дип уйлыйсыз? Моның өчен нишләргә кирәк? (Сораулар куеп карарга кирәк ) Нинди сорау куеп була? (Нишләсә?) Бу фигыль нинди мәгънә белдерә икән? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр)
- Димәк, әлеге фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? Нишләмәсә? сорауларына җавап булып килә..Ягъни, билгеле бер шартларда гына эш үтәлә. Шулай булгач, без бу фигыльне ничек атарбыз? (Шарт ф.)
-Димәк, бүгенге дәрес темасы да “Шарт фигыль» булыр.
- Әйтегез әле, шарт фигыльгә нинди кушымча ялганган? Моның өчен нишлибез? (Иң башта тамырны билгелибез, аерылып калган кушымча шарт фигыль кушымчасы була)


Тактада 4 нче слайд (-са/-сә куш.)
баеса өзсә
чыкса китсә
янса тисә
тамса үссә
акса сипсә
- Ни өчен кушымчалар ике төрле? (Чөнки татар телендә сүзләр рәт гармониясенә буйсыналар, алар я калынлыкта, я нечкәлектә ярашып киләләр.)
cool Фронталь бирем.
- Фигыльләрне без барлыкта-юклыкта төрләнә дидек, шарт фигыльнең дә төрләнешен билгелик. (5 нче слайд.) Фигыльнең юклык төрендә тамырга башта нинди кушымча ялганды?

Г) Төркемнәрдә бирем эшләү.
Тактада 6 нчы слайд.
- Тамчыкай тагын кыенлык алдында калды бит әле: фигыльләрне сез ике зур төркемгә бүленә дидегез - затланышлы һәм затланышсыз. Затланышлы фигыльләр зат-сан белән төрләнә. Ә шарт фигыль төрләнәме икән? Бу сорауга җавапны ничек табабыз? (Зат-сан белән төрләндереп карыйбыз) Биремне төркемнәрдә эшләрсез. (Һәр төркем бирелгән сүзләрне зат-санда төрләндереп карый. Һәр затта алынган кушымчалар аерым карап чыгыла)
Тактага укучыларның җавабын раслаган 7 нче слайд чыга.
- Шарт фигыль, димәк, затланышлы фигыльләр төркеменә керә.
III. Ныгыту. А) Белемнәрне беренчел ныгыту. Фронталь эш.(5-6 минут)
Тактада 8 нче слайд.
– Шулай итеп, Тамчыкай куйган сорауларга без җавап бирә алдык. Әйдәгез аларны тагын бер кат искә төшереп китәбез.
Б) Икенчел ныгыту. Төркемнәрдә эш.
9нчы слайд.
- Бирем: тактада бирелгән сүзләр белән (шарт ф-р) һәр төркем табигатькә сак караш булдыру турында 2-3 җөмлә уйлый. (5-6 минут)
Сүзләр: баеса, баемаса,чыкса, чыкмаса, өзсә, өзмәсә, янса, янмаса, тамса, таммаса, акса, акмаса, тисә, тимәсә, үссә, үсмәсә.
( Җавап җөмләләр тыңлана.Укучылар “Урманнарны киссәң, сулар һава калмас”, “Гөлләргә су сипмәмәң, шиңәрләр”, “Урамнарда гөлләр үссә күңелле” кебек җөмләләр әйтәләр)
- Укучылар, үзебез дә сизмәстән, нинди җөмләләр килеп чыкты? (Сынамышлар) Әйе, бу сынамышларыгыз, чыннан да дөрес. (Табигатькә сак караш, әйләнә-тирә мохитыбызны саклау турында әңгәмә уздырыла)
- Үз туган кырларыбызны, урман-суларыбызны сакламасак, киләчәктә эчәр суыбыз, сулар һавабыз да калмаячак. Табигать турында бүгеннән үк кайгыртмасак, тормышыбыз бозылыр. Экология болай да көннән-көн начарлана. Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен, без, балалар, һәрберебез кечкенә генә булса да өлешебезне кертә алабыз. Нинди эшләр кылыр идегез?(Җаваплар тыңлана 5- 6 минут)
В) Ишетеп аңлау. Перфокарталар белән индивидуаль эш.
Һәр балага перфокарта таратыла. Укытучы язучылар иҗатында кулланылган 6 сынамыш укый. Укучылар сынамышларда шарт фигыль ишетәләр икән, перфокарталарга билгели баралар.
- Укучылар, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Бәширов кебек язучыларыбыз сынамышларны үз әсәрләрендә дә кулланганнар. Хәзер мин сезгә аларны укыйм, ә сез кайсы сынамышта без өйрәнгән шарт фигыльне ишетеп аласыз, шул җөмләне билгели барасыз. Соңыннан билгеләнгән нокталарны тоташтырасыз. Килеп чыккан җавапны дөрес варианты белән чагыштырабыз.
Сынамышлар: 1.Кояш кич кызарып баеса, көн аяз булыр. 2. Карлыгачларның түбән очуы яңгырга. 3.Салават күперенең ике башы да суга төшсә, яңгыр кабат явар. 4. Явым алдыннан томан күтәрелә. 5. Күк болытлар арасында ак болыт булса, боз явар.6. Көнчыгыштан чыккан җил – буранга.
Җавап: Пычкы теше
Г) Теманы язуда ныгыту. Дәреслек белән эш. (Укытучы сайлаган күнегү язып эшләнә)
IV.Өй эшен төркемләп бирү. Шарт фигыльгә карата кагыйдәне кабатлыйбыз, 1 төркемгә- Шарт фигыль кергән 5 мәкаль табып язып килергә. 2 төркемгә- 5 табышмак. 3 төркемгә- сынамышлар.
V. Рефлекция. “Шарт фигыль” темасы буенча алган белемнәр искә төшерелеп кабатлана. (10 нчы слайд.)
Йомгак.
- Укучылар, онытмагыз: билгеле бер шартлар үтәлсә генә, тормышыбыз матур, киләчәгебез якты булыр. Шарт фигыль шуңа өйрәтә. Сез барыгыз да, Тамчыкай кебек - табигать балалары. Димәк, табигать- уртак йортыбыз. Үзебезнең изге эшләребез белән саклыйк аны, яклыйк аны.
VI. Билге кую.

У вас нет прав для создания комментариев.